Яңа фикерләр:

postheadericon Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 3

уен3Дәвамы. Башы монда:

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 2

 

16)    Ак, димә, кара, димә…

Уенның максаты: балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.

Балалар тезелеп утыралар. Санамыш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сорау алучы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:

— Синең күлмәгең нинди, акмы?

— Кызыл.

— Синең аягыңда туфлимы?

— Итекләр.

— Сөтнең төсе нинди? һ. б.

Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә, ул бала сорау алучы була. Уенның кагыйдәсен шигырь юллары белән әйтеп, уенны дәвам итә:

«Ак», димә, «кара», димә,

Башыңны түбән имә.

«Әйе», димә, «юк», димә,

Көлмә, елмайма.

Искәрмә: без кечкенә чагында бу уенны ике кеше уйный идек. Шигырьне әйткәндә соңгы ике юлында берәр нинди сорау бирелә һәм шул сорауны ачыклый-ачыклый әйтергә ярмаган сүзләрне әйттерергә тырыша идек:

Әйе-юкны әйтмәскә,

Ак-карага тимәскә,

Өч миллион акчаң булса

Нишләр идең?

 

17)    Чүлмәк сатыш

Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар.

Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса.

Берәү чүлмәк алучы була һәм:

— Чүлмәк сатасыңмы?— дип сорый.

Хуҗа:

— Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди. Яки:

— Мин китсәм, каймагымны урлыйлар,— ди.

Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәк»ләрен җиң чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы «чүлмәк»нең баш киемен, яулыгын сыдырып ала да:

«Ачык авызларның каймагын шулай итәләр»,— дип, икенче хуҗага килә . Йөгереп-йөгереп берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага дәшә:

— Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?

— Сатам.

— Күпмегә сатасың?

— Өчкә,— дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышынна н кара-каршы шулхәтле чабышалар . Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә. Уен шулай дәвам итә.

 

 

18)    Песи белән тычканнар

Бу да почмак алыш уеннарының бер төре. Уенда биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе «песи» була. Калган дүртесе, «тычкан» булып, почмакта урын алалар. Песи уртада тора.

Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша.

Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар элек бер-берсенә күз белән яки кул белән ымлап, йә булмаса йөткереп, «Әйдә урыннарны алмашабыз!» дигән серне белдерәләр.

Шул вакыт песи, башын аска игән, күзен йомган булып, астан гына аларны күзәтеп тора. Тычканнар, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:

Мияу-мияу мышнаган,

Мич башында кышлаган,

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде йоклаган.

Песи-песи поскан,

Ике күзен кыскан,

Кысса безне тоталмый,

Тотар иде, җиталмый…

Шулай дип җырлашкан арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең почмагына таба чаба башлыйлар. Шул чагында песинең «күзләре ачыла», почмакка җиткәнче бер тычканны тотып ала. Кулына төшкән тычкан песи була да, элгәреге песи, буш почмакны алып, тычкан була. Уен шулай дәвам итә.

 

19)    Алырмын, кош!

Балалар арасыннан «тилгән» һәм «ана кош» сайлап куела. Калган балалар «бәбкәләр» була. Алар «ана кош» артына бер­бер артлы булып тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар.

«Тилгән» «ана кошка » ташлана: «Алырмын, кош!» «Ана кош», кулларын җәеп, балаларын саклый, «тилгән» кайсы якка ташланса, шунда «тилгән»гә каршы чыга: «Бирмәмен, кош!» «Тилгән» иң арттагы баланы тартып ала алса, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам иттерә. Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, «ана кош»тан ераклашмаска тырышалар.

 

20)    Песием, песием

Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, түбәндәгечә тиз-тиз такмак әйтә:

Песи, песи, пес итәр,

Ана песи сөт эчәр,

Ана песи сөт эчкәндә,

Ата песи күз кысар.

Ал дигәндә алмасаң,

Лап итәр дә шап итәр!

«Лап итәр» дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була.

Искәрмә: 2-3 яшьлек балалар да бу уенны яратып уйный.

 

21)    Буш урынлы

Йөгереклек һәм җитезлекне булдыру өчен булган бу уен җәй көне тышта, кышын киң залларда ир һәм кыз балалар арасында уйнала.

Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:

Саескандай чыйкаклап,

Мин йөримен өй саклап,

Каздай булып кыйгаклап,

Сиңа тиям, син әбәк!

Шулай дип берсенең аркасын а суга да түгәрәк әйләнә йөгерә. Сугылган бала, урыныннан чыгып, аңар каршы яктан йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам иттерелә.

 

22)    Казлар-аккошлар

Бу уен балаларның сөйләм телен үстерү һәм к, г авазларының дөрес әйтелешен тикшерү, ныгыту максаты белән үткәрелә.

Мәйданчыкның бер башына «казлар өе», икенчесенә «көтүче өе» билгеләп куела. Бу өйләрдән читтәрәк — «бүре өне».

Буш урын — «болын».

— Казлар, казлар!

— Га-га-га!

— Ашыйсыгыз киләме?

— Бик килә шул, бик килә!

— Алай булса кайтыгыз!

— Без бит кайта алмыйбыз,

Тау астында бүре бар,

Ул безне тотып ашар.

— Сезнең бар канатыгыз —

Очып кына кайтыгыз.

«Казлар», канатларын җәеп, болын өстеннән «өйгә» таба «очалар», аларга «бүре» каршы чыга һәм «казлар»ны тотарга тырыша. Тотылган «казлар»ны «бүре» үз өенә алып китә.

 

23)    Кунаклар

Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар;

Кунакларны сыйларга,

Салдык майлы коймаклар,

Чыж-пыж итеп коймаклар

Җәелде, әй җәелде. (Кулларын як-якка җәяләр.)

 

Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды. (Кысылалар.)

 

Җыелды, әй җыелды,

Аннан ары кабарды. (Кулларын югары күтәрәләр.)

 

Кабарды, әй кабарды,

Шиңде, юп-юка калды. (Чүгәлиләр.)

 

Пеште инде коймаклар,

Сыйландылар кунаклар.

Дога кылдылар, тордылар, 

Таралдылар, әй шатлар. ( Кулларын дога кылган кебек куялар)

 

Бииләр, ай-яй шатлар. (Бииләр.)

 

24)    Тәкыя үрәм

Балалар түгәрәк ясап баса, алып баручы уртада кала.

Алып баручы:

Мин йөримен болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Чәчәкләр җыям,

Тәкыя үрәм.

(Алдан балаларның һәрберсенә чәчәк исеме кушылган була.)

Алып баручы:

Кыңгырау чәчәк, кил әле,

бер елмаеп көл әле,

Кочагыма кер әле.

Кыңгырау чәчәк уртага чыга. Алып баручы белән кыңгырау чәчәк икесе ике якка йөгереп китә, буш урынны алырга тырышалар. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.

Чәчәк чакыру сүзләре:

 

Зәңгәр чәчәк, күк чәчәк,

Бигрәк тә матур чәчәк,

Тәкыямны матур итәчәк.

Аллы-гөлле миләүшә,

Безнең белән сөйләшә:

— Мине онытып калдырма,

Тәкыя үр,— дип дәшә.

Сары күзле, ак керфекле

Ромашка да бар әле.

Тәкыя бик матур булыр,

Кочагыңа ал әле.

Тузганак, тузганак,

Җил белән шаярып,

Алчы бер тузгалап.

 

25)            Зәңгәр чәчәк

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри.

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр —

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, аңа тезләнеп, кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

 

26)            Түбәтәй

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлы й түбәтәйне бер-берсенә бирәләр . Җы р ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа «җәза» бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.) Уен шулай дәвам итә.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм,— дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

 

27)            Ватык телефон

Балалар бер рәткә тезелеп утыралар. Бер бала уенны алып баручы була. Ул иң беренче утырган баланың колагына тиз генә бер сүз әйтә. Анысы үз чиратында янындагы иптәшенә, ә ул — күршесенә… Шулай итеп, бу сүз, колактан-колакка әйтелеп, теземнең икенче башына барып җитә. Шуннан соң уенны алып баручы сүз барып тукталган соңгы баладан:

«Нинди сүз?» — дип сорый. Тегесе әйтә. Әгәр сүз дөрес барып җитмәсә, ул рәт буенча сүзнең кемдә «бозылганлыгын» эзләп китә. Сүзне бозган бала артка барып утыра, һәм уен яңадан башлана. Әгәр сүз дөрес килеп җитсә, уенны алып баручы үзе артка барып утыра. Аның алдындагы бала уенны алып баручы була.

 

28)            Энә, җеп, төен

Бу уен ачык һавада да, бүлмәдә дә уйнала.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала — энә, икенчесе — җеп, өченчесе төен булып, шул тәртиптә бер сафка тезеләләр. Энә, балалар арасыннан төрлечә йөреп, җеп белән төенне адаштырырга тырыша. Тегеләре берберсеннән калмыйча аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашып калса, аның урынына икенче бала уйный. Ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

 

29)            Мияу-мияу, нинди төс?

Балалар санамыш ярдәмендә бер «песи» сайлап куялар.

Калганнары бер сафка тезелә. Песи алга баса һәм «Мияу-мияу!» ди. Балалар: «Нинди төс?» — дип сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Мәсәлән, сары булсын, ди. Балалар тизрәк якын-тирәдәге сары төстәге әйберне тотарга тырышалар (сары күлмәк, салам һ. б.). Андый әйбер тапмаган бала тиз генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тиеш. Тота алса, тотылучы песи булып, тота алмаса, үз урынында калып, уен шулай дәвам итә.

 

30)            Төсле автомобильләр

Балалар бүлмәнең бер як стенасы буйлап, як и мәйданчык кырыена куелган урындыкларда утыралар. Алар — «автомобильләр». Уйнаучының һәрберсенә нинди булса да (үз теләге буенча) төсле флаг, яки төсле түгәрәк боҗра бирелә.

Тәрбияче бүлмә (мәйданчыкның) уртасына йөзе белән уйнаучыларга карап баса. Ул кулына төрле төстәге өч флаг тоткан. Тәрбияче флагларның берсен югары күтәрә. Кулларына тәрбияченеке төсендәге флаглар тоткан балалар мәйданчык буйлап (теләсә кайсы юнәлештә) йөгереп йөри башлыйлар; йөгергәндә алар автомобиль булып гүелдиләр. Тәрбияче кулындагы флагны югарыдан түбәнгә төшергәч, балалар туктыйлар һәм «автомобильләр кире кайталар» дигән сигналдан соң әкрен генә үз «гаражлары» (урындыклары) янына юнәләләр . Аннан соң тәрбияче икенче төстәге флагны югары күтәрә, һәм уен яңадан башлана.

Тәрбияче флагларны югарыга берәмләп, икешәрләп яки өчесен дә берьюлы күтәрә ала. Флагларның өчесен дә берьюлы күтәргәндә, барлык автомобильләр дә үз «гаражларыннан» чыгалар.

 

 

31)            Аю урманында

Мәйданчыкның бер очына сызык сызып куела. Бу «урман чите» була. Сызыктан 2—3 адым арыра к аю торган урын билгеләнә. Мәйданчыкның каршы ягына «балалар өе» сызып куела.

Бер бала «аю» итеп билгеләнә. Калган уйнаучылар үзләренең өйләрендә урнашалар.

Тәрбияче: «Урманга барабыз»,— ди. Балалар гөмбә, җиләк җыйган сыман, бер бөгелеп, бер тураеп, урманга киләләр һәм әйтәләр:

Аю бабай урманында

Җиләк, гөмбәләр җыям.

Аю өнендә утыра,

Безгә карап үкерә.

Аю бу вакытта үз урынында утырырга тиеш. Балалар «үкерә» дигән сүзне әйтүгә, аю, үкереп, урыныннан тора, ә балалар өйгә йөгерәләр. Аю аларны тотарга (әбәкләргә) тырыша. Тотылган баланы аю үз өненә алып китә. Балалар яңадан җиләк һәм гөмбә җыя башлыйлар.

Аю 2—3 уйнаучыны тоткач, яңа аю сайлана, һәм уен яңадан кабатлана.

 

32)            Соры куян юына

Уйнаучыларның берсе «куян» булып билгеләнә. Калганнары түгәрккә басалар. Куян түгәрәк уртасына баса. Түгәрәккә тезелгән балалар тәрбияче белән бергә түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Соры куян юына,

Ул кунакка җыена,

Юды борынын,

Юды авызын,

Юлы колагын,

Сөртте корытып!

Куян барлык хәрәкәтләрне шигырьдәге сүзләргә килештереп башкара, борынын, авызын, колагын юа һәм сөртенә.

Аннан соң ул ике аякта сикерә-сикерә түгәрәктә торучы берәр бала янына (кунакка) бара. Ул бала куян урынына түгәрәк уртасына баса, һәм уен кабатлана.

5—б куян алмашынгач, уен тәмамлана.

 

33)            Нардуган

Бер бала уртага чыгарыла. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып , шушы нардуган җырын җырлап әйләнәләр. Ул үзенә бер көйгә җырлана:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, нардуган,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар да шул хәрәкәтне ясыйлар. Кем шуны булдыра алмаса, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

 

34)            Без дә

Иң беренче уенны алып баручы билгеләнеп куела. Ул салмак кын а берәр вакыйга сөйли. Әгәр аны ң сөйләмендә балалар башкара ала торган хәрәкәт-шөгыль телгә алынса, уенчылар хор белән: «Без дә!» — дип кычкыралар. Аларның хәленнән килми торган эшләр турында сөйләнелсә, дәшми калырга тиешләр. Кем дә кем булдыра алмас шөгыль, хәрәкәт турында сүз барганда, ялгышып: «Без дә!» — ди икән, ул бала уеннан чыгарыла. Мәсәлән, уенны алып баручы шундый хикәя сөйли:

— Мин урманга киттем (уенчылар: «Без дә!» — диләр).

Урманда мин җиләк җы я башладым («без дә!»). Менә көчле җил чыкты (дәшмиләр). Яңгыр ява башлады, күк күкрәде (дәшмиләр). Мин печән куышы астына кереп утырдым («без дә!») һ. б.

Уен җавап бирүчеләрнең берсе генә калганчы дәвам итә. Һәм ул җиңүче булып санала. Икенче уенда ул бала уенны алып баручы була.

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Иске Икшермә авылы

 “КОЯШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАРИФУЛЛИНА ИЛСӨЯР НӘҖИП КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий