Мөселман балалары өчен бармак уены
Бармакларны бөгәбез.
Көне буена алар
Безнең бигрәк арганнар!
(чәнти бармакны бөгәбез)
Чәнти бармак – нәни бәби
Ул: “Аллаһу әкбәр!” – ди!
Булса да ул нәни генә
Әнә нинди сүз белә!
(атсыз бармакны бөгәбез)
Исемсез бармак хәзер
Нидер әйтергә әзер…
Намаз турында безгә
Исебезгә төшерә!
(урта бармакны бөгәбез)
Урта бармак әйтә ипләп:
“Расулебез – Мөхәммәд!
Син, сабыем, моны бел,
Һәм гел шулай әйтеп йөр!”
(имән бармакны бөгәбез)
Имән бармак бирә киңәш:
“Әйтеп йөр син һәрчак, иптәш:
“Лә иләһә илләЛлаһ,
Мөхәммәд – расулуЛлаһ!”
(баш бармакны бөгәбез)
Баш бармак зикер әйтә гел.
Син дә шулай әйтеп йөр:
“Аллаһу әкбәру кәбиран,
ҮәлхәмдүлиЛләһи кәсиран!”
(Аллаһ һәр нәрсәдән өстен,
Аңа күп мактау булсын!!!)
Комментарии: |