Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Имин һәм хәвефсез сәяхәт”

1364196268_a4-kopiyaМәктәпкә хәзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе 

 

Максат.

1.  Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.

2. Балаларның игътибарын, фикерләү сәләтен  үстерү.

3. Җаваплылык хисен тәрбияләү.

Кичәнең барышы

Тәрбияче.  Балалар, бүген без сезнең белән “Имин һәм хәвефсез” сәяхәткә чыгачакбыз. Ә сәяхәтебез барышында сезгә үзегезнең белемнәрегезне, өйрәнгәннәрегезне искә төшергә кирәк булачак.

Кемнәр тели ил күрергә?

Кемнәр тели күп белергә?

Юлга чыгабыз, дуслар кирәк

Кемнәр кыю, кемнәр зирәк?

Ә хәзер, әйдәгез, юлга, автобуска утырабыз.

(Урындыкларга утыралар, җыр җырлыйлар).

 

                                   Җыр “Юл җыры”

 

I. Тукталыш  “Табышмаклар борылышы”.

1. Барам, барам

Очы юк. (Юл)

 

2. Тәрәзәле һәр ягы,

Җиргә тими аягы,

Сыртында бар дугасы,

Я, бу нинди юрга соң? (Трамвай)

 

3. Маңгаенда мөгез бар,

Боргаласаң – үкерә.

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (Мотоцикл)

 

4. Аяклары түгәрәк,

Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая табан.  (Велосипед).

 

Нәтиҗә ясала.

 

II. Тукталыш  “Юл йөрү әлифбасы”.

Тәрбияче. Балалар, менә без икенче тукталышка килеп җиттек. Монда төрле рәсемнәр эленгән һәм сораулар язылган. Мин сезгә сорауларны укыйм, ә сез җавапның рәсемен табып миңа күрсәтергә тиеш буласыз.

1. Юл күрсәтүче. (Регулировщик).

4. Җәяүлеләр һәм машиналарның хәрәкәтен нәрсә көйли? (Светофор).

2. Юлдан атлап баручы кеше. (Җәяүле).

3. Һава транспорты. (Самолет).

 

                                                  Җыр “Светофор”.

 

III тукталыш “Автомультик”.

Тәрбияче. Балалар, сезнең бик күп әкиятләр, мультфильмнар караганыгыз бар. Бу тукталышта сезгә аларны искә төшерергә кирәк булачак.

1. Леопольдның яраткан транспорты. (Велосипед).

2. Кечкенә негр малае Чунга нәрсәдә сәяхәт иткән? (Корабль).

3. Убырлы карчыкның “самолеты”? (Себерке).

4. “Карпатшабикә” әкиятендә Кай нәрсәдә шуган? (Чана).

Тәрбияче. Балалар, сез барысын да дөрес әйттегез. Ә хәзер уен уйнап алабыз.

Уен: “Бу тавышны таныйсызмы? ” дип атала (самолет, паровоз, автобус,   трамвай, параход, махсус җәмәгать транспорты)

 

Машинага утырып Бүре белән Кызыл калфак килеп керәләр.

 

Бүре. Менә килеп тә җиттек. Әйдә, төш машинадан.

Кызыл калфак. Кая, әбием юк бит монда. Син мине кая алып килдең? Син мине алдадың. (Елый).

Бүре. Мин сине хәзер ашыйм. (Бүре Кызыл калфакка таба килә башлый).

Тәрбияче. Әй, бүре, син нишлисең? Тимә аңа. Бар кит моннан.

Бүре. Монда тагын кемнәр бар? Сез кемнәр? (Куркып).

Тәрбияче. Без күп, син берүзең.

                                     Бүре  куркып  машинасына утырып кача.

Кызыл калфак.  Рәхмәт сезгә. Сез мине бүредән коткардыгыз. Сез кемнәр?

Тәрбияче. Без “Миләшкәй” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, сәяхәткә чыктык. Ә син кая барасың?

Кызыл калфак. Ә мин әбигә кунакка барам, аңа пәрәмәчләр белән май  илтәм. Әбием хәзер шәһәрдә яши. Юлда миңа  бүре очрады, ул миңа “Әйдә, үзем илтәм әбиеңә” дип мине машинасына утыртты. Ул мине алдаган. Бүре машинасында бик тиз йөри, котым чыга язды куркудан. Әле ялгыш юлда бер куянны бәрдерде, (юл билгеләре рәсемнәрен күрсәтә) юлда торган бу рәсемнәрне аударып бетерде, менә алар. Сез аларның нәрсә икәнен белмисезме? Мин аларны кая куйыйм?

Тәрбияче. Борчылма, Кызыл Калфак, безнең балалар аларның нәрсә икәнен беләләр, алардан сорыйк.

–  Балалар, бу нәрсә? (Юл билгеләре). Ни өчен кирәк?

(Балалар сорауларга җавап бирәләр. Кызыл Калфак күрсәткән билгеләрнең исемнәре әйтелә, аңлатыла).

Кызыл Калфак. Рәхмәт сезгә, балалар. Хәзер мин бу рәсемнәрнең ни өчен кирәклеген аңладым, мин шәһәрдә шул билгеләргә генә карап йөрермен. Ә хәзер миңа китәргә кирәк. Сау булыгыз. (Чыгып китә).

Тәрбияче. Сау бул, Кызыл Калфак. Юлда сак бул!

Балалар, инде безгә дә кайтырга вакыт. Сез дә арыгансыз. Сезгә сәяхәтебез ошадымы?

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Мөслим  авылы

 “МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЙФИЕВА АЛСУ ЗӨФӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий