Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Әби-бабайларны хөрмәтлик!»

эбиЗурлар төркемендә интеграль шөгыль

 

Дәреснең максаты:

–  зурларга карата хөрмәт тәрбияләү;

–  куелган сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү;

–  әби-бабайларның кадерле кешеләр булуын төшендерү.

Дәрестә кулланылган материал: шигырьләр, аудиоязмалар, татар халык уеннары.

Әзерлек эшләре: сандык әзерләү, милли киемнәр туплау.

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән иң кадерле булган кешеләребез, әти – әниләребез турында  күп сөйләштек.  Ә менә бүгенге шөгылебездә  аларның  әти-әниләре турында сөйләшербез. Әби-бабасы булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Әбием! Бабам! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүзләр, “әни”, “әти” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әби -бабайларны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.

 

Балаларның әби-бабалары турында чыгышы.

 

Тәрбияче: Балалар, кемдер ишек шакый түгелме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Кем бар анда? Тиенкәй, син нишләп йөрисең?

Тиенкәй: Минем дә сезнең белән шөгылләнәсем килә.

Тәрбияче: Ә синең кулыңда нәрсә? Ялгышмасам, серле сандык бугай.

Тиенкәй: Әйе, аны миңа сезнең янга барырга җыегач әбием бирде. Аның  эчендә бик күп серләр саклана диде. Минем бу сандыкны балалар белән бергә ачып карыйсым килә.

Тәрбияче: Балалар, тиенкәйгә сандыкны ачарга ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Бу сандык – тормыш чынбарлыгын, күп серләрне үзенә сыйдырган тарих ул. Анда татар халкының эшчәнлеге дә, осталыгы да, уңганлыгы да; әби – бабаларыбызның, әти- әниләребезнең күңел серләре дә, шатлыгы да, кайгылары да тупланган. Әнә шундый хәзинәне саклый торган узган гасыр сандыгы ул.

– Карагыз әле, нәрсәләр болар?

Балалар: Түбәтәйләр һәм яулыклар.

 

Малайлар түбәтәй киеп, кызлар яулыкларын бәйләп басалар.

 

Тәрбияче: Тиенкәй, татар  егетләре һәм кызлары әнә шулай матур итеп киенеп су буйларына, болыннарга уенга төшкәннәр, уйнаганнар, күңел ачканнар. Гармун тавышы кичке авыл өстендә яңгырап торган. Бу киемнәрне киеп эшкә  йөргәннәр, урак урганнар (сандыктан бала итәкле күлмәк, чигелгән алъяпкыч алып күрсәтелә).Балалар, әйдәгез әле, тиенкәйгә уен уйнап күрсәтик.

 

“Йөзек салыш” уены уйнала.

 

Тәрбияче: Балалар, сандык эчендә матур сүзләр бар, бугай, тиенкәй, тартып ал әле шул сүзләрне.

Әбекәем. Бабакаем. Әнкәем. Әткәем.

Без әти – әниләр, әби – бабайлар турында бик күп шигырьләр укыдык, яттан да өйрәндек, тиенкәй. Хәзер сиңа сөйләп күрсәтәбез.

 

Балалар чыгышы.

1. Кайберәүләр: “Кояш – бер генә!” – ди.

Мин килешмим – икәү ул минем

Аның берсе балкый күк йөзендә,

Икенчесе – өйдә – әнием.

 

2. Әтием минем электрик

Аның куллары алтын.

Өең җылы, көнең якты була,

Әтием булгач якын.

Ут бетсә дә курыкмыйм,

Әтием ялгап куя.

Күз ачып- йомганчы,

Өй яп-якты була.

 

3. Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын.

Әбиләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

Ә безнең шигырьләребез сезгә

Бүләк булып яңгырасын.

 

4. Минем бабай капитан,

Сугышта булып кайткан.

 

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

Безнең илдә һәр бала,

Уйнап – көлеп йөрсен дип,

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип.

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны  җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан.

 

Тәрбияче: Балалар, сезнең чиккән сөлгеләр күргәнегез бармы?

 

Сандыктан сөлгеләр күрсәтелә.

 

-Карагыз әле, нинди матур сөлгеләр! Чигелгән сөлгеләр, сезнең әбиләрегезнең гомер юлдашлары булганнар. Аларны сабантуй бәйрәмендә җиңгән атларның ялларына бәйләгәннәр, өйләрне бизәгәннәр. Тиенкәй, син чиккән сөлгеләр турында нәрсәләр беләсең?

Тиенкәй: Безнең әбиләребез элек-электән кич утырып сөлгеләр чиккәннәр.Ул сөлгеләрне алар бирнә итеп сандыкларда саклаганнар, дусларына, туганнарына бүләк иткәннәр.

 

Сандыктан читекләр күрсәтелә.

 

Тәрбияче:  Ай, нинди матур читекләр, карагыз әле, кызлар, карагыз! Борынгы бабаларыбыз – Идел буе болгарлары йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре, башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. Күпме гүзәл әйберләр!.. һәркайсы затлы, асыл, зиннәтле. Сандыкның төбе дә, сере дә тирән икән. Хәзер генә төбенә төшеп җитеп аның серен ачып бетереп булмас. Анда бит әле сез яшисе тормыш, сезнең балаларагызның, оныкларыгызның сере дә ята. Әйдәгез, инде чыгарган хәзинәләребезне сандыкка кире тутырыйк.

 

“Түбәтәй” уены уйнала.

 

Тәрбияче: Тиенкәй, сиңа бик зур рәхмәт. Безгә күпме яңалыклар алып килгәнсең. Сандыгың эчендә бигрәк күп яналыклар бар. Без  менә бу конвертны ачырга онытканбыз. Ачып балаларга укы әле.

Тиенкәй: Исемә төште, әбием бирде. Әбиемнең сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйсы килде.

– Безнең өчен бик якын, газиз кешеләр кемнәр алар?
– Кем әти-әнине карап үстергән?
– Әби-бабай дип кенә түгел, тагын нинди ягымлы сүзләр белән эндәшәбез?
– Сез читтә яшәгән әби-бабаларыгызның хәлләрен ничек беләсез?
– Алар нинди эшләр башкара?
– Әби- бабайларыгызга ничек булышасыз?

 

Балалар чыгышы.

Тәрбияче: Менә, тиенкәй, шөгылебез дә ахрына  җитте. Без синең белән саубуллашабыз. Без сине башка шөгылләребезгә дә көтеп калабыз. Балалар, әйдәгез, тиенкәй белән  хушлашыйк,  әбисенә сәлам тапшырыйк.

Балалар: Сау бул, тиенкәй.

 

“Дәү әнием” җырын тыңлау.

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “1 нче “ЧИШМӘКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АХУНҖАНОВА ЗӨЛФИЯ ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий