Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Ашамлыклар”

03Мәктәпкә әзерлек логопед төркеме өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек

 

Максат: Программа таләпләренә туры китереп балаларның белемнәрен киңәйтү, ныгыту, камилләштерү.

Программа эчтәлеге:

1) Кечкенә рәсемнәр буенча эзлекле итеп хикәя төзү  күнекмәләрен ныгыту; бәйләнешле сөйләмне формалаштыруга булышлык итү; төркемнәрдә эшләргә өйрәтүне дәвам итү; темага кагылышлы сүзлек запасын активлаштыру;

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту.

2) Күзаллау, логик фикерләү сәләтен үстерү. Үз-үзеңне танып белергә булышлык итү.

3) Икмәк үстерүчеләргә ихтирам, ашамлыкларга сак караш тәрбияләү.

 

Сүзлек өстендә эш: ризык, агроном, эре – вак.

 

Күрсәтмә материал: “Икмәк юлы” (рәсемнәр), пешекче киеме, ашханә күренеше.

ТСО, А. Раскинның “Как папа бросил хлеб.”

 

Таратма материал: Д\у. “Эче, баллы, тозлы”, Д\у. “Кечкенә пешекче”, азык – төлек рәсемнәре.

 

Алдан эшләнелгән эш: икмәкнең табынга килү юлы турында сөйләшү, рәсемнәр карау; бөртекле культураларны утырту (үсүен күзәтү), ашханәгә экскурсия; тизәйткеч, табышмаклар өйрәнү.

 

Эшчәнлек барышы.

Балалар, әйдәгез, түгәрәккә басыйк.

 

Психогимнастика

Кулларны кулга куйык,

Изге уйларда булыйк.

Кояш нурын юлдаш итеп

Шатланышыйк, дуслашыйк. (Кочаклашалар)

-Бүген сезнең кәефләрегез ничек? Аделина синең кәефең ничек? (Яхшы, әйбәт, искиткеч, күңелле һ.б.)

Бар баладан сорап чыгыла.

 

-Бик яхшы. Безгә бүген бик күп сөйләшергә, сөйләргә туры киләчәк. Шуңа күрә телләребезне шомартып алыйк әле:

 

Са-са-са  саескан су сала;

Ша-ша-ша Шамил чана шуа.

 

Тизәйткечне дә кабатлыйк.

 

Ямьсез ялкын яуга бара,

Ялкынланып янгын яна.

 

Ә хәзер “Киресен әйт” дигән уенны искә төшереп уйнап алыйк.

Баллы – эче,                          тәмле – тәмсез,              әз – күп.

Кечкенә – зур,                     йомшак – каты              салкын – кайнар

Яңа – иске                             куе – сыек                         эре – вак

Кичә – бүген                       биек – тәбәнәк               озын – кыска

 

-Бик яхшы, фикерләребезне тупладык. Балалар, мин сезгә өйгә эш итеп табышмаклар өйрәнеп килергә кушкан идем. Кайсыгыз өйрәнде?

 

1. Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк

Эче тулы күзәнәк. (Икмәк)

2. Кулы юк, аягы юк, үзе өскә үрмәли. (Камыр)

3. Тоз түгел – ак,

Бал түгел – татлы. (Шикәр)

 

Балалар, табышмаклар нәрсә турында булды? (Ашамлыклар)

Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Ашамлыклар)

Ашамлыкны, балалар, икенче төрле РИЗЫК дип тә әйтәләр. Ягез әле, бергәләп кабатлыйк, пышылдап, бер-беребезгә, эчтән генә. (Сүзлек өстендә эш)

Ә сез ризык сүзенә нәрсәләрне күз алдына китерәсез? (Ипи, алма, банан, аш, ботка һ.б.)

Бик дөрес.

 

Ә хәзер, әйдәгез, төркемнәргә бүленеп утырыгыз. Бергәләп киңәшләшеп җитәкчеләрне сайлагыз.

(Җаваплар тыңланыла)

Бик яхшы, рәхмәт.

 

Балалар, игътибарлы булыгыз әле, мин сезгә бер хикәя сөйләп китәм.

Бер гаиләдә 6 яшьлек малай үскән, ул ипи яратмаган, ул аңа тәмсез булып тоелган. Бер көнне табын артында ул бер әдәпсезлек кылган. Әбисе әзерләгән кичке аш вакытында ипине идәнгә тотып аткан. Шул вакыт әбисе аңа ачуланып: “Син нишлисең?

Ипи безгә күктән төшми                  

 Ул киң кырларда үсә.                        

 Дистәләгән кешеләрнең  

Күпме хезмәте китә,

Икмәк табынга килгәнче,                 

Озын-озак юл үтә”, – дигән.

Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ипи табынга килгәнче нинди юллар үтә икән? Без бит аның белән танышкан идек.

Сезнең өстәлләрегездә рәсемнәр бар. Шул рәсемнәр буенча икмәк юлы турында эзлекле итеп хикәя тәзегез әле.

Төркемнәрдә бергәләп уйлап эшлибез.

(Балалар җавабы тыңланыла)

Бик яхшы, рәхмәт. Эзлекле итеп сөйләдегез. Димәк, ипи табынга килгәнче бик озын, озак юл үтә. Сезнеңчә, бу юлда нинди һөнәр ияләре катнаша инде?

(Балалар җавабы)

 

Балалар, әле тагын агроном дигән һөнәр иясе да бар. Агроном – ул авыл җирендә үсемлекләр үстерүче, утыртылган ашлыкны карап, күзәтеп торучы. Бергәләп әйтик әле. АГРОНОМ. Пышылдап, кычкырып, бер-берегезгә. (Сүзлек өстендә эш)

Шушы санап үткән һөнәр ияләренең куллары аша узган икмәк безнең табынга килә дә инде. Шуңа күрә халык телендә:

“Ипи – һәр нәрсәгә баш” дигән мәкаль бар.

Бергәләп кабатлыйк әле.

Ә хәзер төркемнәрдә эшләп алыйк. Ипи сүзе белән җөмләләр төзибез.  Бергәләп уйлап, киңәшләшеп эшлибез.

Әйдәгез, хәзер ял итеп алыйк. (Физ. минуткага чыгалар)

 

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга

Ә аннары артка.

Уңга, сулга борабыз

Аннан карап торабыз.

Иңнәрне сикертәбез

Кулларны биетәбез

Алга, артка сузып

Күңелле ял итәбез.

Балалар, безгә бакчада ризыкны кем пешерә әле?

-Пешекчеләр.

Әйдәгез, пешекчеләр янына сәяхәткә барабызмы?

Күзләребезне йомдык. (Серле көй уйный, тәрбияче пешекче киемен кия, проектордан ашханә күренеше куела.)

1-2-3 – пешекчеләр бүлмәсенә күч.

Исәнмесез, мин баш пешекче булам.

Ярый әле килгәнсез. Эшем бик күп иде. Менә бу өстәлдә ризык рәсемнәре бар. Шуларны тәменә карап аерырга кирәк иде. Әйдәгез, бергәләп уйлашыйк.

 

Д\уен “Эче, баллы, тозлы”

Сез нинди ризыкларны берләштердегез? (Һәр төркемнән сорап чыгыла.)

Бик яхшы.

Менә мин сезгә тагын ризык рәсемнәре бирәм. Шулар буенча сез үзегезнең билгегезне табып басырга тиеш. Һәм нинди билге буенча аерылганыгызны аңлатырга тиешсез.

 

Д\уен “Ризык төрләре”

Сез ни өчен монда бастыгыз?

Димәк ризыклар тагын нинди төрләргә аерыла? (Камыр, сөт, ит)

(Бер баладан сорала (индив. эш.)

Пешекче: Сез ашамлыклар турында күп беләсез икән, афәрин булдырдыгыз.

Мин сезгә шуның өчен күчтәнәч бирим әле, крәндилләр, шөгылегез беткәч кулларыгызны юып ашарсыз.

Ярар, балалар, минем кешеләрне ашатыр вакыт җитте. Сезне дә тәрбияче апагыз көтә торгандыр. Ягез күзләрегезне йомып ял иттереп алыгыз әле.(Серле көй)

1-2-3 – төркем бүлмәсенә күч.

 

Тәрбияче.

Әйдәгез, балалар, урыннарга утырыйк. Менә сез пешекче белән очраштыгыз, күп нәрсәләр өйрәнгәнсез дип уйлыйм, инде пешерә дә беләсездер. Ягез әле,  пешерә беләсез микән, тикшереп карыйк. Сезнең өстәлдә конверт эчендә ризыклар рәсемнәре бар, шулардан сез берәр аш төре пешерегез. Төркемнәрдә бергәләп уйлап эшлибез.

 

Д\уен” Кечкенә пешекче”

  Бик яхшы, булдырдыгыз. Ә бу ризыкларны кайда пешерергә мөмкин соң?

– Газда, мичтә, духовкада, микроволновкада.

Бик яхшы. Алардан янгын чыгарга мөмкин бит. Ә сез янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен беләсезме соң?

 (Балалар җавабы тыңланыла)

Ә ут чыкса нишләргә кирәк?

-Янгын сүндерүчеләрне чакырырга.

-01 телефонына шалтыратырга.

Бик яхшы, балалар, читен хәлдә югалып калмыйсыз икән.

Сак эш иткәндә генә ризык тәмле булып пешә.

Татар мәгърифәтчесе Ризатдин Фәхретдин дә ашамлыклар турында алдынгы фикерләрен әйтеп калдырган. Икмәккә, барлык ризыкка ихтирам белән карарга өндәгән.(Фотографиясен күрсәтә)

Балалар, миңа бүген сезнең җавапларыгыз бик ошады. Ә үзегез ничек бәяләр идегез үзегезне. Сезнең өстәлдә үзбәя  өчен рәсемнәр бар (Кояш, күбәләк, чәчәк). Кем үзенә нинди бәя куя шуны күрсәтә.

– Ни өчен кояшны алдың? (Чөнки мин сорауларның барсына да җавап бирдем)

– Ни өчен күбәләк алдың? (Чөнки мин бар сорауларга да җавап бирә алмадым)

Рәхмәт, балалар, сез мине үзегезнең җавапларыгыз, белемнәрегез белән шатландырдыгыз.

Мин сезгә бүгенге дәрес истәлеге итеп серле крәндилләр бүләк итәм. Анда ризык турында мәкаль язылган. Өйдә әниләрегез белән укып, фикер алышып, өйрәнеп килерсез. Дәресебез тәмам. Ә хәзер ял итегез.

 

Литература:

  1. Р.А. Бурганова, Юсупова Ф.Ф. Программа обучения детей родному языку в детском саду.
  2.  М. Ф. Кашапова «Иң гүзәл тел – туган тел”  Школа Казань, 2009г.
  3. Т.Г. Хромцова  Воспитание безопасного поведения в быту. Педагогическое общество России  Москва, 2005г.
  4. Хрестоматия “ Иң матур сүз.”  Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2000

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “82 нче “КӨНБАГЫШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ТУХБАТУЛЛИНА ГӨЛНАРА ГАЙНЕЛХАК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий