Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме»

25-7 яшьлек балалар белән үткәрелгән бәйрәм сценарие

 

Максат:

1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.

2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.

3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Әзерлек эше:

-шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

– слайдлар карау (хәрбиләрнең  киемнәре, эблемалары…танышу)

– төсле кәгазьдән hәм картоннан әтиләргә бүләкләр ясау.

– залны тутыргычлар, чәчәкләр белән  бизәү.

– “Минем әтием” темасына рәсем ясау.

– “Әтиемнең кул эше” күргәзмә оештыру.

 

 

Балалар бүлмә буйлап маршировкалыйлар (Советлар Армиясе маршы Салих  Сәйдәшев музыкасы).

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле балалар, әтиләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телибез.

 

Шигырьләр  сөйләү.

“Батыр hөнәр” (Вәсимә Хәйруллина)

 Батыр hөнәр бар җирдә –

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине – hәркемне

Дошманнардан яклаучы.

 

 Генералмы, майормы,

Капитанмы йә сержант –

Барсының да исеме

Дөнья бер ул – солдат.

 

Ватанны саклаучылар

Аямыйлар үз-үзен:

Беләкле, йөрәклеләр,

Ихтыярлы hәм түзем.

 

Саклап Ватанны, безне

Хәтәр сугыш утыннан,

Батыр hөнәр иясе

Китә туган йортыннан.

 

“Әти дә көлеп торсын” (Зәкия Туфайлова шигыренә үзгәртүләр кертеп).

-Бәйрәм бүген,бәйрәм! – диеп,

Бар дөнья балкып торсын.

Әти бәйрәме икәнне

Әни дә белеп торсын,

Әни дә көлеп торсын.

 

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

 

Алып.баручы: Ә хәзер, балалар, әйдәгез, без сезнең җитезлегегезне, кыюлыгыгызны сынап карыйбыз. Уйнарга әтиләребезне дә чакырабыз.

1. “Сазлык аша чыгу”. Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса билгеләнгән урынга барып җитәргә hәм кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә.

2. “Асылмалы сумка”. Әтиләр баласын  җилкәсенә утыртып билгеләнгән урынга кадәр чабып баралар, баланы җилкәдән төшерәләр, уенны  шулай дәвам итәләр.

3. “Адымнар”. Бала әтисенә карап, аяклары белән аның аякларына баса, әти кеше баланың кулыннан тотып билгеләнгән аралыкны үтәргә тиешләр.

4. “Кем җитезрәк?”. Тутыргычларны кем беренче hәм зурырак тутыра.

5. “Кем күбрәк ясый?” (Отжимание ясау).

6. “Кем беренче танкка барып җитә?” Уен өчен ике кыска таяк кирәк. Таякка 8-10 метр озынлыктагы бау бәйләнә. Бауның уртасына уенчык танк эленә. Ике уенчы таякларны алып, бауны тарттырып кара-каршы басалар. Уйнаучылар сигнал буенча, тиз-тиз таякны әйләндереп, бауны чорныйлар hәм әкрен генә бер-берсенә каршы баралар. Бауны уртага кадәр беренче булып чорнаган уенчы җиңүче була.

 

Алып.баручы: Кызлар башкаруында җыр: “Әтиемә” (Рәмзия Вәлиуллина сүзләре, Әлфия Һәдиева музыкасы).

Алып баручы: Ә хәзер сезнең каршыгызда Фахртдинов Илназ hәм Салихов Данис Җәүдәт Дәрзаманның “Солдат булдым” шигырен сөйлиләр (Сәхнәләштерү).

Каеш будым билемә,

Тасма тактым җиңемә,

Йолдызлы бүрек кидем:

-Мин солдат булдым! – дидем.

 

Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым:

-Килдем, иптәш командир,

Әйдә, берәр (фәрман) приказ бир.

-Смирно! (Алып баручы) – ди әти дә,-

Печән ашат бәтигә.

Бераз утын ярырсың.

Аннан…суга барырсың!

 

-Була! – дидем фырт кына.

Шуннан китте, и китте…

Мине чын солдат итте.

Бетте ялкау гадәтем,

Санаулы hәр сәгатем,

Иртүк торам, юынам,

Сөлге белән уынам,

Ялт иттерәм тешләрне,

Аннан эшлим эшләрне.

 

Бүлмәдә тәртип хәзер.

Ни кирәксә шул әзер.

Солдат булу шулай ул,

Өйрәнгәч бик уңай ул.

 

Җыр: «Без матрешкалар» (Рус халык җыры, Ф.Хәзрәтова тәрҗемәсе; кызлар  башкаралар).

 Бию “Без хәзер, солдатлар” (Малайлар).

 

Алып баручы: безнең илебез матур, чикләре бик зур. Халкыбыз тыныч яшәсен өчен, аның чикләрен  җирдән дә, судан да, hавадан да сакларга кирәк. Хәрбиләрнең җирне, күкне, диңгезне  саклаучы төрләре була. Аларны без нинди билгеләреннән чыгып аера алабыз? (Погоннарыннан, эмблемаларыннан, киемнәреннән hәм корал төрләренә карап). Аларның барысының нинди уртак сыйфатлары бар? (Алар барысы да кыюлар, батырлар, җаваплылар, түземлеләр….)

 

“Әйе-юк” уены.

-Самолетны кем йөртә, матросмы?

– Самолетны кем йөртә, очучымы?

-Корабльне кем йөртә, очучымы?

-Корабльне кем йөртә, матросмы?

-Танкны кем кем йөртә, матросмы?

 

Җыр: “Солдатта булган диләр” (Шамил Маннапов сүзләре, Гариф Нигъмәтҗанов музыкасы) Малайлар башкаралар.

 

Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

 

Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрыклы булырбыз.

 

Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен

Ватан терәге – ир, дигән

Исемне аклар өчен.

 

Илгә биргән изге антын үтәп

Кайтыр алар исән булсалар.

Илләр имин булып, афәт килми

Тыныч кына булсын дөньялар!

 

Балалар үзләренең кул эшләрен әтиләренә бүләк итәләр.

 

Алып баручы: Ә хәзер, Замдиханова Айзиләнең әтисе сезгә, балалар,  җыр бүләк итә.

 

Кумәк бию: балалар әтиләрен татар биюенә чакыралар.

 

Алып баручы: Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебез болыт капламасын,

Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

 

Татарстан Республикасы

Чүпрәле муниципаль районы

“Кече Чынлы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ТУКТИЕВА РЕЗЕДӘ СӘГЫЙТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий