Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?”

34-5 яшьлек балалар өчен

 

Балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча коплекслы шөгыль.

Максат: балаларда яхшы һәм начар сыйфатлар турында кузаллаулар булдыру, начар һәм яхшы сыйфатларны  аера белергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү , тигез итеп, карандашка дөрес басым  ясап буяу күнекмәләрен ныгыту, уңай эмоциональ халәт булдыру, яхшы сыйфатлар башкаруга теләге уяту.

Җиһазлау: куян уенчыгы, поезд уенчыгы, магнитофон, кызгылт-сары, яшел төстәге карандашлар, кишер силуэты ясалган битләр, сюжетлы рәсемнәр, ал, көрән җәймәләр, өй силуэты.

Әзерлек эше: “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” дидактик уенын оештыру, яхшы, начар сыйфатлар турында әңгәмә.

 

Шөгыль барышы.

Тәрбияче:  Ак куян, йомшак куян

                    Безгә кунакка килгән!

                    Койрыгы кыска гына,

                    Колагы озын икән!

Карагыз әле, балалар, безгә кунакка куян килгән. Куян нинди ул? Нигәдер куяныбыз бик моңсу, куңелсез күренә. Ул адашкан икән, өен таба алмый! Әйдәгез, балалар, бергәләп куянга өен табырга ярдәм итик! Юлыбыз бик озын һәм мавыктыргыч булыр! Әйдәгез. Балалар, утырышыгыз поездга!

 

Паровоз” сулыш алу гимнастикасы

Балалар зал буенча хәрәкәт темпын үзгәртә-үзгәртә, “чух”-“чух” дип йөриләр.

 “Дөресен әйт!” станциясе.

Тәрбияче: Балалар , күрегез әле, ниндидер картиналар ята монда. Әйдәгез, аларны карыйк әле. Яхшы сыйфатлар сурәтләнгән рәсемне ал өстәлгә җыярбыз, ә начар сыйфатлар сурәтләнгәнен көрән өстәлгә.

Тәрбияче: Молодцы, балалар, булдырдыгыз! Менә куяныбыз да елмая башлады! Әйдәгез, юлга чыгыйк!  (“Паровоз”)

 

“Күңелле уеннар станциясе”

Тәрбияче: Хәзер без сезнең белән уйнап алырбыз! Әйдәгез, зур , матур түгәрәк ясап басыйк.

Мин  сезгә шигырьдән өзекләр укырмын, ә сез уйларсыз, яшхы сыйфат булса кул чабарсыз, начар булса – тыпырдарсыз!

 

 

Һәр көн иртән балалар

Бит – кулларын юалар!

 

Борыннарын, колакларын,

Тешләрен дә  чистарталар!

 

Уенчыкларын алар

Җыярга яраталар!

 

Һәм шулай ук, мендәрдә,

Бик оста сикерәләр!

 

Әниләре белән алар

Әкиятләр укыйлар!

 

Укып аргач китапның

Битләрен ерткалыйлар!

 

Елыйлар, кирләнәләр,

Юкка да сугышалар .

 

Әниләрне тыңлыйлар

Олыларны зурлыйлар!


 

“Рәссамнар” станциясе.

Тәрбияче:  Балалар, безгә кемдер яхшылык эшләсә без нишлибез?  Ә кемдер безне үпкәләтсә нишлибез?

Куяныбыз бит безнең бик моңсу, куңелсез. Әйдәгез, әле, аңа яхшылык эшлик – кишерләр ясап бүләк итик! Ә ул безгә рәхмәт әйтер!

 

Балалар урыннарына утырып кишер силуэтларын буйыйлар.

Молодцы, балалар, булдырдыгыз! Карагыз әле, куяныбызның кәефе дә күтәрелеп китте. Шулай шул. Кемдер безгә яхшылык эшләсә, безгә бик рәхәт, бик күңелле булып китә бит!Куяныбыз ничек сөенә!

Карагыз әле, балалар, куяныбызның өенә килеп тә җиткәнбез бит!

Менә аның өе! (Тәрбияче күрсәтә). Куян  сезгә аның өен табарга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт әйтә!  Сезнең гел шулай яхшы гамәлләр генә кылуыгызны тели!

Без куянга булышып яхшы эшләдекме, әллә начармы?

Ә хәзер әйдәгез, балалар, куяныбыз турында җыр җырлыйк!

“Ак куян” җыры.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “1 нче “ҖИР ҖИЛӘГЕ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЯГАФАРОВА ГҮЗӘЛИЯ ИСРАФИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий