Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Кызыл калфак hәм бүре”

14-5 яшьлек балалар өчен

 

Катнашалар: Кызыл калфак, бүре, әби, аучылар.

Балалар:

Бүре килә юл буйлап

Ашау турында уйлап.

 

Бүре Кызыл калфакны күреп ала.

Бүре. Кызыл калфак, син кая

Ашыгып шулай алга?

 

Кызыл калфак.

Юк, бүре тоткарлама

Бик ашыгам урманга

Әбием тора анда

Аңа күчтәнәч илтәм.

 

Балалар.

Бүре бик хәйләкәрләнде

Әбисенең хәлен сорашкан булды.

Кайда торганын белде

Икенче якка китте.

 

Менә килеп тә җитте

Ишек шакый башлады.

Тавышын да нечкәртте.

 

Бүре.

Әби, ач ишегеңне,

Бу мин, синең кызчыгың

Бүредән качып килдем,

Күчтәнәчләр китердем.

 

Әби.

Әй, кызым, акыллым,

Мин бит бик авырыйм.

Бауга тотып – аны тарт,

Ишек үзе ачылыр.

 

Балалар.

Ишек бик тиз ачылды,

Соры Бүре өйгә керде.

Әби янына килде,

Аны ашамакчы булды.

 

Әби.

Син минем балам түгел,

Тешләрең дә зурайган,

Күзләрең дә акайган,

Кулларың да бик зурлар.

 

Бүре.

Син нәрсә шаяртасың,

Күзлегеңне ки башта,

Мине тизрәк танырсың.

 

Балалар.

Чү! Кинәт нәрсә булды?-

Өйгә аучылар тулды.

 

Аучылар.

Соры Бүре, аh, явыз

Кансыз җан, комсыз авыз!

Кешеләрне ярат син,

Гел яхшылык тарат син!

 

Бүре.

Мин бит бик үкенәм,

Сездән гафу үтенәм,

Явызлыклар эшләмәм,

Комсызларга юл куймам.

 

Балалар.

Ишетәсезме, Бүре дә үкенә белә

Барбыздан гафу үтенә.

Әллә соң аңа ышанып,

Аны гафу итикме?

 

Бүре.

Әй, рәхмәт инде сезгә,

Мине гафу иткәнгә,

Сезнең белән бергәләп,

Бергә бәйрәм итик без.

 

Кызыл калфак.

Әйдәгез, биеп алыйк

Бүрене уртага алыйк.

 

Уен “Күрсәт әле, Бүрекәй”

 

Балалар.

Әби дә терелгән бит

Торып та утырган бит.

 

Әби.

Рәхмәт сезгә, балалар!

Явызлыклар булмасын,

Хаталар ясап атып,

Үкенерлек булмасын.

 

Бүре.

Бигрәк күңелле икән

Дуслар җыелган җирдә,

Дуслар җыелган җирдә

Шатлык туа күңелдә!

 

Татар халык көенә күмәк бию башкарыла.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәhәре

“78 нче “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ФАТХУТДИНОВА РЕЗЕДА ФАССАХУТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий