Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кышкы урманда”

УРМАН3-4 яшьлек балалар өчен

 

Программа эчтәлеге:

– Балаларның кыш һәм карның үзенчәлекләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү;

– Карның үзенчәлекләре белән таныштыру, таныш булмаган ысул белән ябыштыру аша балаларны сәнгатьлелеккә өйрәтү;

– Әйләнә-тирәгә сак караш тәрбияләү, эмоциональ кабул итү үзлеген, күзаллауны, фикерләү сәләтен үстерү;

– Кечкенә кисәкчекләрне тигез аралар калдырып урнаштыру осталыгына өйрәтү;

– Эш барышында балаларны активлаштыру һәм кулларның вак мускулатурасын үстерү.

Җиһазлар: проектор, чыршылар, болытлар, аю, кар бөртекләре, чиләк белән кар, мамык, клей.

Алдан эшләнелгән эш: кыш турында хикәяләр уку, кышны хайваннарның ничек кышлаулары турында әңгәмә алып бару.

 

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез әле, алар белән исәнләшик!

Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә!

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген кышкы урманга сәяхәткә барырбыз. Кыш көне урманда бик салкын, әйдәгез әле, җылы киемнәребезне киик. (Киенү хәрәкәтләре ясыйлар). Балалар, шапкаларны киик, туннарыбызны яхшылап төймәлик, аякларыбызга итекләр киик, әйдәгез, бер- беребезгә ярдәм итик.

Әйдәгез, балалар, юлга кузгалыйк. Кар бик күп, аякларны югары күтәреп атлыйбыз.

Менә, балалар, урманга килеп тә җиттек, карагыз әле, нинди матур алан, нинди агачлар үсә икән монда? (Проектордан чыршы урманы рәсемен күрсәтү.)

Балалар: Монда чыршылар үсә.

Тәрбияче: Чыршылар нинди төстә?

Балалар: Яшел төстә.

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер югарыга карагыз әле, нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Болытлар күрәбез…

Тәрбияче: Нинди зур болытлар тора безнең матур аланыбыз өстендә. Сез ничек уйлыйсыз, кыш көнендә болытлардан нәрсә явар икән?

Балалар: Карлар ява.

 

(Тәрбияче баудан тарта һәм болыттан кар бөртекләре коела.)

 

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре яуды, алыгыз әле аларны кулларыгызга. Алар нинди?

Балалар: Җиңел, йомшак, ак, матур, салкын, бизәкле…

Тәрбияче: Әйдәгез әле, аларны бераз гына очыртып уйнап алыйк. (Музыка астында балалар кар бөртекләре белән уйныйлар).

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, кемдер монда чиләген онытып калдырган, ә аның эчендә кар тулган.

(Тәрбияче чыршы төбеннән чиләк белән кар ала.)

Тәрбияче: Әйдәгез бу карны да кулларыбызга тотып карыйк әле. Балалар, ул нинди?

Балалар: Ак, салкын, йомшак, җиңел…

Тәрбияче: Әйдәгез әле, бу карны учларыбызда кысып карыйк, нәрсә тама, балалар?

Балалар: Кар суга әйләнде, тамчы тама…

Тәрбияче: Әйе, балалар, димәк без карны җылыга кертсәк, ул суга әйләнә. Салкын кар кулларыбызны туңдырмасын, әйдәгез, аны чиләккә салыйк. (Кулларны сөртү. Аю улаган тавыш ишетелә.)

Тәрбияче: Балалар, сез ишетәсезме, ниндидер тавыш килә? Нинди тавыш икән бу? Мин сезгә әз генә булышам, табышмак әйтәм:

 

Кышлар буе өнендә

Йоклый көнен – төнен дә

Бик яратканга күрә,

Төшендә дә бал керә.

 

Балалар: Аю

Тәрбияче: Әйе, дөрес, бу аю. Ул кыш көне үзенең өнендә йоклый, ә без аны уяттык. Аю әйтә: “Быел кар бик аз, миңа салкын”, – ди. Әйдәгез әле, без аюга җылы итеп өн ясап бирик. Ә аю карап утырсын. (Балалар урыннарына утыралар. Ә өстәлләргә рәсемнәр таратылган.) Ә мин сезгә кар яудырырга өйрәтәм. Мамыкны кечкенә генә итеп өзеп алабыз һәм клейга манып картинага ябыштырабыз. Менә нинди матур кыш картинасы килеп чыкты. Ә хәзер һәрберегез үз картинасына кар яудырсын әле.

(Балалар эшли, эшләп бетергән балаларның эшләрен тәрбияче җыеп ала бара һәм тактага элә.)

Тәрбияче: Балалар, сез күпме кар яудырдыгыз, бу карлардан аю үзенә җылы өн ясар.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бик күп эшләр эшләдек, ардык, әйдәгез, хәзер бергәләшеп уйнап, ял итеп алыйк. Без хәзер кар бөртекләре булабыз. (Кар бөртекләре көй яңгыраганда очалар, ә көй туктагач кунып ял итәләр.) Балалар, карагыз әле, без уйнаган арада аю бик матур итеп үзенә җылы өн ясаган һәм йокыга талган, әйдәгез әле, тыныч кына аны уятмаска тырышып үзебезнең бакчабызга кайтып китик. (Аяк очларында урыннарына барып утыралар.)

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген кайда бардык?

Балалар: Кышкы урманга бардык.

Тәрбияче: Анда нинди агачлар күрдек?

Балалар: Чыршы агачлары күрдек.

Тәрбияче: Кышын агачлар нәрсә белән каплана?

Балалар: Кар белән каплана.

Тәрбияче: Безгә урманда нәрсә очрады?

Балалар: Аю очрады.

Тәрбияче: Без аңа ничек ярдәм иттек?

Балалар: Күп итеп кар яудырдык.

Тәрбияче: Балалар, сез бүген бик матур шөгыльләндегез, тырыштыгыз, рәхмәт сезгә, эшчәнлегебез тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

Сарман авылы

 “2 нче “ЛИЛИЯ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАЙНЕМОВА СИРИНА РЕНАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий