Яңа фикерләр:

postheadericon Сенсор тәрбия нәрсә ул һәм аның үсеше ни өчен шулай әһәмиятле?

Материалы_для_развития_чувств0-3 яшьлек балаларда сизү органнарының үсеше бик интенсив рәвештә бара. Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә.

Әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны тулы кабул итүгә юнәлдерелгән сенсорика буенча дәресләр дөньяны танып белүнең нигезе булып торалар.

Балада акыл, физик , эстетик тәрбиянең алга китеше иң беренче чиратта сенсорик тәрбиянең үсешенә бәйле: ул ни дәрәҗәдә күрә, ишетә һәм сизә.

Сенсорик тәрбиянең әһәмияте шунда:
– интелектуаль үсешнең нигезе булып тора;
– тышкы дөнья нәтиҗәсендә алган хаотик күзаллавын җиңеләйтә;
– күзәтү сәләтен арттыра;
– чын тормышка әзерли;
– эстетик сиземләвенә позитив тәэсир итә;
– күзаллау үсешенең нигезе булып тора;
– игътибарлылыкны арттыра;
– өйрәнү эшчәнлегенең яңа алымнарыннан кулланырга мөмкинлек бирә;
– сенсор эталоннарны үзләштерүгә ярдәм итә;
– укыту эшчәнлеге алымнарын үзләштерүне тәэмин итә;
– баланың сүзлек байлыгын арттыра
– күреп, ишетеп, образлы истә калдыру үсешенә йогынты ясый.
Дидактик уеннар үз эченә баланың сенсор кабул итүен ала, беренчедән яшь, әхлак үзенчәлекләрен исәпкә ала, икенчедән иреклек принцибы, ягъни мөстәкыйль сайлау хокукы.

Көндәлек тормышта бала төрле төсләр белән очраша. Бу аның яраткан уенчыклары һәм әйләндереп алган предметлар. Шул ук вакытта бала сәнгать әсәрләрен: картина, сыннарны күрә, музыка ишетә, ләкин бу белемнәрне кабул итү, үзләштерү олылар ярдәменнән башка гына булса, аның тәэсире аз була.

Менә шушы вакытта сенсор тәрбия ярдәмгә килә дә инде – бер-бер артлы, тәртипкә салынган кешелек дөньясының сенсор культурасы белән таныштыру. Һәр чор өчен сенсор тәрбиянең үз бурычлары бар.

 

Кечкенә яшьтә балаларда төс, форма, зурлык буенча күзаллау булдырыла. Бу күзаллауларның төрле булуы әһәмиятле.

Баланың барлык төр үзенчәлек белән таныштырырга кирәк: барлык төсләр , геометрик фигуралар (түгәрәк, овал, квадрат, турыпочмак, өчпочмак, шар, куб, кирпеч).

 

Сөйләм һәм танып белү сәләтен үстерү – күрү, сизү, тотып карау, чагыштыру юлы белән җисемнәрнең төсен, зурлыгын формасын аерырга өйрәтү.Сөйләмдә сүзләр куллану һәм аңлау – зурлыкны һәм форманы әйтү.

Урта яшьтәге балаларда сенсор этап формалаша – төс, геометрик фигуралар, берничә предметның зурлыгы буенча аерма турында нык күзаллаулар урын ала. Шул ук вакытта балаларга предметларны тикшерү юллар өйрәтергә кирәк. Төсләр, формалар буенча төркемнәргә аерырга һәм башка катлаулы эшләргә өйрәтү мөхим. Балаларның аналитик күзаллавын үстерү шулай ук төп максат булып тора: төсләр кушылмасын күрә белү, предметларның кайбер формаларын, зурлыкларын аерып күрсәтү. Зур мәктәп яшендәге балаларны грамоталылыкка өйрәтүдә фонематик ишетү төп урынны алып тора – сөйләм авазларын дөрес аера белү. Сенсор үсешенең түбән булуы баланың мәктәптә яхшы укуына бик нык комачаулый.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

“4 нче “ӘКИЯТ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МӨХӘММӘТҖАНОВА РЕЗЕДА САЛИМҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий