Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Юлда йөрсәң, уяу бул!”

00016-7 яшьлек балалар өчен юл йөрү кагыйдәсе буенча үткәргән күңел ачу кичәсе

 

Максаты: Балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, светофор сигналы, юл-транспорт хәрәкәтендә үзләрен тоту кагыйдәсен дөрес үтәүне практикада тикшереп билгеләү. Тапкырлык, зирәклек сәләтен үстерү.

Җиһазлау: урам рәвешендә ясалган төркем бүлмәсе: машина йөрү юлы, җәяүлеләр чыгу урыны, юл билгеләре, юл-транспорт чараларын күрсәткән рәсемнәр, ЮХДИ хезмәткәре киеме, балаларга сувенирлар.

 

Бәйрәм барышы

Алып баручы: Кадерле балалар! Без сезнең белән бу бүлмәгә тагын бер кат юл хәрәкәтенең иң кирәклесе турында сөйләшергә җыелдык! Сөйләшү генә түгел, ә сезнең бу кагыдәләрне ничек исегездә калганын тикшереп үтәбез.

Юлдан ничаклы машиналар үтә! Елдан –ел аларның саны күбәйгәннән күбәя. Алар барысы да каядыр чабалар, ашыгалар: төзелешләргә, заводларга, йөк ташыйлар, кешеләрне кирәкле урыннарына илтеп куялар.

Сез барыгыз да күреп, белеп торасыз инде, машиналар юлда бер берсен узып ничек телиләр шулай йөриләр, төрле якларга борылалар, майданчык (площадка) һәм юл чатларын (перекрестокларны) кисеп үтәләр. Юлда йөрү куркыныч булмасын өчен бөтен автомашиналар да бер юл йөрү кагыйдәсенә буйсыналар . Юлда йөрү кагыйдәсен җәяүлеләр дә , балалар һәм олылар да белеп үтәп торырга тиешләр.Һәм сез аларны беләсез дә.

Кем безгә юл йөрү кагыдәсен саклап тәртип белән йөрүне күзәтеп тора? (ГИБДД).

Мин сезгә юлны аркылы чыгарга ярдәм итүче тагын бер ярдәмче турында табышмак әйтәм:

 

Өчәр ул һәр ягында.

Бер юлы барысы белән дә

Карамый беркачан да.

Тик шулай да күзләренең

Һәммәсе кирәк аңа,

Бар нәрсәне күзәтә ул

Әллә кайсы заманнан.

Нәрсә инде бу???

 

Балалар: Светофор!

 

Җыр: “Светофор”

 

Алып баручы: Дөрес, балалар. Ә сезнең светофорны кайда күргәнегез бар? Икенче вакытта сез светофор сигналына кешеләр һәм машиналарның ничек хәрәкәт итүенә игътибар итегез. Балалар, ә кайсыгыз светофор турында шигыр белә?

 

Алып баручы:

Башлыйбыз сөйләшүне

Өч күзле светофордан.

Төрле төсләрен балкытып

Тиккә басып тормыйдыр.

 

Балалар светофор турында шигырьләр сөйлиләр.

 

1 бала:  Басып тора багана,

Бер аяклы багана.

Өлкәннәргә эндәшә,

Эндәшә һәр балага.

Менә сезгә багана?!

 

2 бала:  Күзе белән эндәшә,

Авызы булмаганга…

 

3 бала:  Багананың өч күзе,

Өч күзендә – өч сүзе

Берсе аның – кызыл күз,

Икенчесе – сары күз,

Өченчесе – яшел күз.

 

4 бала:   Өч күздәге өч сүзне

Һәр бала да беләдер.

Безнең песи дә белә,

Сезнеке дә беләдер.

Белгәннәргә бүләгем –

Булсын әле бу шигырь.

0002

Алып баручы: Бик яхшы, әфарин, балалар! Ә хәзер табышмаклар тыңлагыз:

Машинаны бер кул белән

Юлда туктатыр.

Кайсыгыз әйтә ала:

Бу нинди батыр?

 

Балалар бергә: Юл хәрәкәтен көйләүче инспектор.

Алып баручы: Дөрес ,балалар! Ә кем юл хәрәкәтен көйләүче инспектор турында шигыр белә?

 

Балалар шигырь сөйли:

 

5 бала:    Здесь, на посту, в любое время

Дежурит ловкий постовой,

Он управляет сразу всеми,

Кто перед ним на мостовой.

 

6 бала:    Никто на свете так не может

Одним движением руки.

Остановить поток прохожих

И пропустить грузовики.

 

Алып баручы: Балалар, ә безгә бүген бер кунак килде. Ул юл хәрәкәтен хәрвакыт күзәтеп тора, җәяүлеләр һәм машиналар юл хәрәкәтенең кагыйдәләрен үтәлешен тикшерә. Ничек уйлыйсыз, кем микән ул? (Юл хәрәкәте инспекторы)

 

Бүлмәгә ЮХДИ хезмәткәре керә.

Исәнмесез, балалар. Сез дөрес җавап бирдегез, мин – ЮХИДИ инспекторы. Әйтегезче миңа, сезнең кайсыгыз ЮХИДИ сүзенең нәрсә аңлатканын белә.

Балалар җавабы: Юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекторы.

 

Инспектор: Бик дөрес, әйтегез әле, бу хезмәт ни өчен кирәк микән? Кешеләр бәлки алардан башка да яшәрләр?

Балалар җавабы: Юл хәрәкәте иминлеге өчен, юлда сак булырга.

Инспектор: Сез тагын да хаклы, балалар. Бу хезмәт безгә бик кирәк. Алардан башка юлда тәртип булмаячак.Тагын нәрсә җәяүлеләр һәм шоферларга юл кагыйдәсен үтәргә ярдәм итә?

Балалар җавабы: Светофор.

Инспектор: Әфарин, балалар! Әйдәгез, без сезнең белән уйнап алабыз.

 

“Светофор” уены уйнатыла.

(Уен кагыйдәсе: кызыл төстә – басып торалар, сарыда – чүгәлиләр, яшелдә -урында атлыйлар.)

Инспектор: Мин сезнең светофор сигналларын бик яхшы белгәнегезне күрдем, молодцы! Ә менә сез юл билгеләрен танып беләсез микән? (Инспектор билгеләр күрсәтә, балалар җавап бирәләр).

 

Знак: “Пешеходный переход”:

Здесь наземный переход,

Ходит целый день народ.

Ты, водитель, не грусти,

Пешехода пропусти!

 

Знак : “Подземный пешеходный переход”:

Знает каждый пешеход

Про подземный этот ход.

Город он не украшает,

Но машинам не мешает!

 

Знак :  “Җәяүлеләргә хәрәкәт итү тыела”

Машина йөри торган

Юл уртасына чыксаң,

Билгегә игътибар бир:

Кызыл түгәрәктә кара.

Киемнән кеше тора –

Ул билге җәяүлеләргә

Монда йөрмәскә куша.

 

Знак :  “Балалар”:

Нәрсә аңлата бу билге?

Ничек икән исеме?

Өчпочмактагы балалар

Каядыр ашыгалар.

 

Знак: “Больница”:

Юлда кәефең китсә,

Эзләп тап шул билгене –

Ул сиңа әйтер беренче

Ярдәм кайда икәнне.

 

Знак:  “Железнодорожный переезд”:

Тимер юлны чыкканда

Борчылмый мөмкин түгел.

Монда шлагбаум юк,

Саклану артык түгел.

 

Бию: “Юл билгеләре”

 

Инспектор: Молодцы, балалар! Бик дөрес җавап бирдегез! Мин сезгә бер сюрприз әзерләдем (Балаларга значоклар, бүләкләр тарата, саубуллашып китә).

Алып баручы: Балалар, сез нинди булганнар, белемлеләр булып чыктыгыз. Бөтен билгеләрне дә дөрес әйттегез. Ә шоферлар бу билгеләргә карап кайдан узарга, кайда туктап калырга кирәклеген белеп торачаклар, ә тагын бу билгеләр юлдагы куркынычлык турында кисәтеп тә торалар. Бу билгеләрне җәяүлеләр дә белеп торырга тиешләр. Балалар, без сезнең белән бүген юл хәрәкәте кагыйдәләре турында бик күп файдалы һәм кызыклы әйберләр турында искә төшердек. Без аларның тормышта ничек кирәклеген аңладык. Әгәр дә без шушы кагыйдәләрне бозмасак, “Үрнәк җәяүлеләр” булабыз.

Татарстан Республикасы

Мөслим районы

Мөслим авылы

 “МИЛӘШКӘЙ” гомумүстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ДУСАДБЕКОВА АСИЯ ӘХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий