Яңа фикерләр:

postheadericon Курчак ясау буенча мастер-класс

Мин сезгә курчак ясау буенча мастер-класс күрсәтәм.

КҮЧЕРҮ – Курчак ясау буенча мастер-класс

 

1. Кирәкле материалларны алдан әзерлибез. Ике кисәк тукыма, кызыл төстәге җеп, кайчы, үлчәр өчен линейка һәм карандаш әзерлибез.

1
2

2. Әлеге тукыманың бер кисәген зуррак итеп турыпочмаклык формасында кисәбез, ул курчакның гәүдә өлешен ясау өчен кирәк булачак. Икенче кисәк тукыма кулларын ясау өчен, ул беренче кисәктән кечкенәрәк була. Тукыманы җәеп салабыз, ярты өлешен эчкә каратып бөгәбез.

3

4

3. Калган яртысын да шулай ук бөгәбез. Бөкләнгән ярты өлешне кабат бөгәбез.

5

6

4. Икенче яртысын да шулай ук итеп бөгәбез. Бөгүдән барлыкка килгән катламнарны бергә кушып шундый тасма ясыйбыз.
7
8

5. Тасмабызны урталай бөгәбез, бу курчакның гәүдә өлеше. Кызыл җеп белән курчакның баш өлешен аерып бәйлибез. Кулларын шул ук рәвешле ясыйбыз.
9
10

6. Куллары өчен ясалган тасманы баш бәйләнгән урынга кертәбез һәм баш бәйләгән җепнең калган өлеше белән чалмаштырып бәйлибез.
11

12

7. Менә шундый курчак килеп чыгарга тиеш. Хәзер кулларының очын бәйләп куябыз.
13

8. Кулларын бәйләп кую матур булсын өчен эшләнә.

16

 

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Киров районы

 “417 нче “РАУШАН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨХЕТДИНОВА РУЗИЯ РАФИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий