Сценарий: “Корбан бәйрәме”
“Кәүсәр” сүрәсе яңгырый.
Мәгънәсе. “ Әлбәттә, без сиңа Кәүсәрне, ягъни җәннәттәге Кәүсәр елгасын бирдек, син намаз укы, Раббың өчен корбан чал. Әлбәттә, сине хурлаучы – ул үзен юк итә.”
Балалар ярым түгәрәк булып басалар.
1 бала.
Без нәни мөселманнар
Бүген иртүк уяндык.
Матур киемнәребезне киеп
Бакчабызга ашыктык.
2 бала.
Дин кардәшләрем, бүген бәйрәм,
Олыларга, кечеләргә.
Чын күңелдән котлыйм сезне
Корбан бәйрәме белән.
Тәрбияче.
Әссәләмүгаляйкүм вә рахматуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле әти – әниләр, балалар, кадерле кунаклар.
Хәерле кич (көн), мөхтәрәм кунаклар,
Сәлам биреп, сәлам алу белән
Чит белән дә туган буласың.
Ерак араларны якынайта
Динебезнең матур йоласы.
Сәлам сезгә, дуслар, хуш киләсез.
Корбан бәйрәменә рәхим итегез.
Тәрбияче. Балалар, Корбан нәрсә дигән сүз соң ул?
Бала. Корбан – ул Аллаһка якынлык өчен Корбан бәйрәме көннәрендә чалынган хайван.
Тәрбияче. Нинди хайваннар соң алар?
1 бала. Корбан хайваннары – сыер, сарык,
Һәм шулай ук дөя була ала.
Гаеттән соң 3 көн рәттән аны
Чалу дөрес безнең Исламда.
2 бала. Сыерларга 2 яшь тулган булсын.
Дөяләре булсын 5 яшьлек,
Сарык белән тәкә симез булса,
6 ай тулу да җитәрлек.
3 бала. Сарык белән кәҗә бер кешегә.
Күп балалы гаиләгә дә.
Сыер белән дөя кебекләрнең
Җидегезгә җитә берсе дә.
4 бала. Бер өлешен садака иттереп
Өләшергә кушкан Әл-Кадир
Икенчесен бүләк итеп тарат
Диде безгә аны Әр-Рахим.
5 бала. Бар галәмгә яңгыраган
Шундый бер сүз бар.
Җанга якын, кадерле.
Балалар барысы бергә
Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр.
Ләә иләһә илләллаһ.
Аллаһу әкбәр,
Вә лилләһил хәмде.
Тәрбияче.
Изге юлдан барган чакта
Яманнарга юлыктырма.
Җаным тәнемнән аерылганда
Иман сүзен оныттырма.
Бала.
Онытылмый, әбекәем,
Син өйрәткән догалар.
Әлиф, бә, тә, җим, хә диеп
Йокларга яткан чаклар.
Балалар.
Ашыкмагыз картаерга,
Йөрәгегез тынмасын.
Сагыш – моңнарны таратып,
Мөнәҗәтләр җырлансын.
“Ләә иләһә илләллаһ” Мөнәҗәт
“Ләә иләһә илләЛлаһ”ны
Әйтеп йөр һәр заман.
“Ләә иләһә илләЛлаһ”ны
Әйтмәгән көн бик яман.
“Ләә иләһә илләЛлаһ”ның
Карамагыз әзенә.
“Ләә иләһә илләЛлаһу” –
Мәңге бетмәс хәзинә.
“Ләә иләһә илләЛлаһ”ны
Җирләр, күкләр басалмас.
“Ләә иләһә илләЛлаһ”ны
Таулар, ташлар басалмас.
Тәрбияче.
Аллаһым, сорыймын мин Синнән,
Шул 4 нәрсәне бир безгә:
Балалар белән бергә:
Берсе – тәүфыйк, берсе – дәүләт.
Берсе – иман, берсе – Җәннәт.
(Балалар утыралар).
Тәрбияче.
Хәзер “Тапкырлар һәм зирәкләр” уенын үткәрәбез. Һәр балага бер сорау таратыла. Һәм сорауларга җаваплар биреп “ Корбан ” бәйрәменә багышланган кроссвордны чишәбез. Әти – әниләр сүзләр язарга булышачак.
1. Динебез нинди? (Ислам)
2. Раббыбыз Кем? (Аллаһ)
3. Пәйгамбәребез кем? (Мөхәммәд сәләЛлаһу галәйһи вәссәләм)
4. Иң кечкенә сүрә (Кәүсәр)
5. Динебезнең бәйрәме (Корбан)
6. Корбан чалу тарихы нинди сурәдә бәян ителә? (“Саффәт”)
7. Корбанга чалына торган хайван. (Кәҗә)
8. Малаен корбан итеп чалырга алып барган пәйгамбәр. (Ибраһим галәйһис сәләм)
9. Ибраһим (галәйһис сәләмнең) малае. (Исмәгыйль)
10. Кешеләрне начар юлга өндәүче. (Иблис)
11. Корбанга чалына торган хайван. (Сарык)
12. Изге китабыбыз (Коръән)
13. Яхшы гамәл өчен (Саваб)
14. Начар гамәл өчен (Гөнаһ)
Тәрбияче.
Бәйрәмебез дәвам итә. Балалар, бәйрәм булгач, бәйрәм булсын, бәйрәм табыны булсын. Әйдәгез әле, “кунаклы” уйнап алыйк.
Татар халкында “Коры табынга кунак утыртмыйлар” диләр. Кунакларны сыйлап алыйк. (Балалар өстәлгә чәй белән чәк-чәк куялар).
Балалар. Чәйләрегез тәмле булсын!
Бала. “ Түрдән узыгыз” шигыре
Ишегебез ачык –
Түрдән үтегез.
Кайчан булмасын
Рәхим итегез!
Кемнәр килсә дә,
Йөзебез ачык.
Дус-ишләр килү –
Үзе бер шатлык.
Тәрбияче. Рәхмәт, балалар. Кунакларны матур итеп каршы ала беләбез.
“Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт” дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Тагын кунаклар турында нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?
1 бала. “Кунак булган йортта бәрәкәт бар”.
2 бала. “Кунак булсаң, тыйнак бул”.
3 бала. “Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз,
Аннан кала – ипи-тоз.”
Тәрбияче. Гадәттә, кунакка килү, ул ашап-эчү генә түгел, әңгәмәләшеп, файдалы сөйләшү, күңел ачу да бит әле.
Ягез, нидән башлыйк икән?
Бала. Театрдан башлыйк әле.
( В.Осеева буенча “ Уллар” күренеше)
Катнашалар: 3 хатын, 3 малай, бабай.
2 хатын коедан су ала.
1 хатын. Хәлләр ничек соң, Алсу?
2 хатын. Яхшы әле. Менә балалар торганчы су алып кайтыйм дигән идем.
1 хатын. Мин дә шул. Аталары кайтканчы барып килим дидем. Җитсә “Ник суга сез бармыйсыз?” – дип малаемны аптырата башлый. Эшләрләр әле, өлгерерләр. Яшь чакта йокласыннар.
Тәрбияче. Алар янына мөселман хатыны килә.
3 хатын. Әссәләмүгаләйкүм, күршеләр.
1 хатын, 2 хатын: Ә, сәлам, сәлам.
3 хатын. Хәлләрегез ничек, бәйрәм белән сезне. Корбан бәйрәме котлы булсын. Сезне корбан ашына чакырам бүген.
1 хатын. Хәлләр изге, ни, нәрсә, бүген бәйрәм дип ишеткән идем шул.
2 хатын. Рәхмәт, керербез.
Бабай. Әссәләмүгаләйкүм киленнәр.
3 хатын. Вәгаләйкүм әссәләм бабай. Хәлләрең ничек? Бәйрәм белән сине.
Бабай. Рәхмәт балам, яшь кенә булса да дин-исламда, әлхәмдүлиЛләһ. Балаларыгыз ни хәлдә соң?
1 хатын. Минеке әйбәт, минем улым зур инде, үзе җитез, үзе көчле, беркем дә аны җиңә алмый.
2 хатын. Ә минем улым сандугач сайрагандай матур итеп җырлый. Андый тавыш беркемдә дә юк.
3 хатын эндәшми.
Бабай. Фатыйма, кызым, син нигә улың турында бер сүздә сөйләмисең?
Фатыйма. ӘлхәмдүлиЛләһ, минем улымда искитәрлек берни дә юк, бабай.
Тәрбияче. Хатыннар чиләкләрен тутырып су алдылар да кайтып киттеләр. Ә бабай алар артыннан атлады. Хатыннар баралар, баралар да туктап ял итәләр. Куллары авырта, сулары чайкала, аркалары сызлый. Кинәт аларның каршысына 3 малай йөгереп чыга.
Аларның берсе мәтәлчек атына, тәгәрмәч кебек тәгәри, хатыннар аңа сокланып карыйлар.
1 малай. Привет, мама.
2 малай. Әни, мин монда.
Икенчесе шундый итеп җырлый, әйтерсең, сандугач сайрый.
2 малай. Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы.
Таң атканда…
3 малай. Әссәләмүгаләйкүм, әнием, апалар. (Бабай белән күрешә). Хәлләр ничек, бабай? Бәйрәм белән сезне.
Әнисенә: Әнием, арыгансыңдыр, бир чиләкләреңне, үзем алып кайтам.
Фатыйма. Аллаһның рәхмәте булсын, улым.
1 хатын, 2 хатын: Я, бабай, безнең улларыбыз ничек?
Бабай. Ә кайда соң алар? Мин берегезнең генә улын күрдем. Ә сез?
Тәрбияче. Монда “Ислам нуры” газетасыннан хәбәрче килгән. Сезгә сораулары бар.
Хәбәрче. (Микрофон белән әниләрдән сорый). Гафу итегез, исемегез ничек?
Әни. Гүзәл.
Хәбәрче. Сезгә тамаша ошадымы?
Әни. Әйе.
Хәбәрче. Башкаручыларның уйнавы ошадымы? (Хәбәрче бала янына килә). Сиңа кем ошады?
Бала. Фатыйма апа һәм аның малае.
Хәбәрче. Ни өчен?
Бала. Алар мөселманнар. Тәрбияле әнисе дә, малае да тәрбияле.
Хәбәрче. (Башка бала янына барып). Синең нинди буласың килә?
Бала. Кыю, җитез, акыллы, иманлы буласым килә.
Хәбәрче. Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Бүлмәгә як-якка карана-карана киребеткән кыз керә.
Тәрбияче. Чү, сеңелем, ни эшләп йөрисең?
Кыз. Минме? Мин бүген үземә дуслар эзләп йөрим. (Балалар янына килә). Йә, кызый, син минем белән дус буласыңмы? (Балалардан җаваплар: “Син тәртипсез, җыйнаксыз, кыланчык, матур киенмәгән, тупас, әгәр үзеңне төзәтсәң дус булам”).
Тәрбияче. Балалар, ә сез бу кызның шундый икәнен каян белдегез?
Бала. Тышкы кыяфәтеннән, сөйләшүеннән.
Тәрбияче + балалар. Сеңелем, син белмисеңме, кешене “киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар”.
Кыз. (Кулын селти, тыңлап бетерми, өстәл янына килә) Аһ, нинди тәмле ризыклар (ашый башлый).
Бала. Рәхим ит, кызый. Син исемеңне дә әйтмәдең, исәнләшмәдең дә, кулыңны да юмадың. Сыйлан, тик шуны онытма, “Сыйны сорап алмыйлар, ашарга өйрәнмичә, кунакка бармыйлар”.
Кыз. Ий, минме ул ашый белмим, бик тәмләп ашыйм әле, мине киребеткән диләр. Үз-үземә бик ошыйм, теләгәнемне эшлим. Сез соң кемнәр, бик тәртипле булып кыланасыз?
Бала. “Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын”. “Мактауны хур итә, тыйнак булуга ни җитә”. Без мөселман балалары, һәр көнне әдәп-әхлакка өйрәнәбез. Кил безнең янга, сине дә өйрәтербез.
Кыз. Чынлапмы? Ярый, мин риза, туйдым киребеткән булып йөрергә. Мин дә мөселман булам, сезнең янга киләм. Киттем, юынып матур киенеп килермен. Пока (китә).
Тәрбияче. Күрдегезме, балалар, сезгә эш күп монда, бу кызны да, шундый башка балаларны да, күршегезме, туганнарыгызмы, үзегез белән әдәпкә өйрәтергә кирәк икән. Аллаһы Тәгалә савабын бирер.
Ә хәзер уйнап алыйк.
Татар халык уены “Түбәтәй”
Балалар түгәрәкләп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр, җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә. (бии, җырлый, шигырь сөйли, Коръән уку, мөнәҗәт әйтү, әтәч булып кычкыру һ.б.) Уен дәвам итә.
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең.
Төскә матурлыгың белән
Шаккаттырыйм дигәнсең.
Түп-түп түбәтәй
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Уен беткәч.
Тәрбияче. “Уеңнан-уймак чыга”- дип
Әйткәннәр борынгылар.
Уйнаганда дус булыгыз,
Юкка чыксын борчулар.
Шуның белән бүгенге “Корбан бәйрәме” тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Әссәләмүгаләйкүм.
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре
“64 нче “СӨЕМБИКӘ” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ӘХМӘТОВА ХАЛИДӘ ГӘЛЛӘМ КЫЗЫ
Комментарии: |