Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Юлда булсаң, уяу бул”

пдд5-6 яшьлек балалар өчен

Максат: Өйрәнелгән юл билгеләрен искә төшерү, яңа билгеләр белән танышу. “ Бер яклы хәрәкәт”, “Машиналар кую урыны” билгеләрен танырга өйрәтү. Юл билгеләрен белүнең әһәмиятенә төшендерү. Транпортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту. Танып белү эшчәнлеген һәм сөйләмне үстерү. Игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: Тәрәзәле Теремкәй, юл билгеләре, урам макеты, машиналар, зебра юлы.

Дәрескә әзерлек:  шигырьләр өйрәнү, поезд җырын өйрәнү.

 

Т: Балалар, бүген без сезнең белән “Зирәкләр һәм тапкырлар” клубына сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәт барышында без берничә тукталыш ясарбыз. Ул тукталышларда төрле биремнәр чишәрбез, ял итәрбез. Ә хәзер поездга утырыйк та юлга кузгалыйк.

Алга таба барабыз:

Тик-так-так!

 Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз,

Юл тап-тап,

Юл тап-тап.

                                                Ак төтен артта кала:

Пух-пах-пух!

Пух-пах-пух!

                                                Бик күп җирләрне үттек:

Чың-чың-чың!

Чың-чың-чың!

                                                Станциягә җиттек:

 Дың-дың-дың!

                                                      Дың-дың-дың!

Т: Балалар, без  беренче тукталышка килеп җиттек. Безнең каршыбызда –   Теремкәй. Әйдәгез, сорап карыйк әле, Теремкәйдә кем яши икән? Балалар чиратлашып (шакылдатып)  Теремкәйдән сорыйлар:

-Терем-терем, Теремкәй,

Теремкәйдә кем яши?

-Бу мин, Юл билгесе! (Балалар, бу юл билгесенең нинди төргә керүен, нәрсә аңлатуын әйтәләр)

Тәрбияче Теремкәй тәрәзәсендәге юл билгеләрен бер-бер артлы алыштырып тора, балалар шул билгеләр турында сөйлиләр. (“Җәяүлеләр хәрәкәте тыела” , “Әйләнә буенча хәрәкәт”, “Ике яклы хәрәкәт” , “Ашханә”, “Юлда хайваннар”)

Бу билгеләрне карап бетергәннән соң, тәрәзәгә мәгълүмат бирүче билгеләр куела: “Бер яклы хәрәкәт”, “Машина кую урыны”.

Т: Балалар, бу билгеләр сезгә таныш түгел. Алар – мәгълүмат бирүче билгеләр. Аның беренчесе – машиналарның бер генә якка йөрүен, икенчесе машиналарны куеп тору урыны булуын аңлата. Шуңа да аларны мәгълүмат (информация) бирүче билгеләр, диләр.

Т: Сәяхәтебезне автобус белән дәвам итик. Искә төшерик әле, автобуска кергәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Б-р: – Чират белән керергә, этешмәскә.

-Әби-бабайларны алдан кертергә.

Т: Ә автобус кузгалгач нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска?

Б-р: – Автобус салонында йөрергә ярамый.

–   Башны,  кулны тәрәзәдән чыгарып барырга ярамый.

–   Өлкәннәргә урын бирергә кирәк.

Т: Шигырь сөйләп барсак юлыбыз кыскарак тоелыр.

 

1 бала:

“Минем таныш автобусым” ( Роберт Миңнуллин)

Яңгыр булсын, буран булсын,

Минем таныш автобусым

Тукталышта көтә мине,

Тибрәлдереп йөртә мине,

Бакчага ук илтә мине –

Бигрәк якын итә мине.

Алып кайта аннан өйгә –

Әйбәт шул ул әллә нигә.

Җилдәй җитез йөртә бик тиз

Минем таныш автобусым –

Ул бит минем авто-дустым.

 

Икенче тукталышка килеп җиттек. (Белмәмеш йөгереп килеп җитә. Кулында юл билгеләре, алар кискәләнгән).

Т: Исәнме, Белмәмеш, кая ашыгасың болай? Кулыңда нәрсәләр ул?

Б-ш: Әнә теге юлга ниндидер рәсемнәр куеп бетергәннәр. Шуларны җыеп алдым әле. Нәрсәгә ул урамга. Мин алар белән өйдә уйныйм.

Т: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Белмәмеш дөрес эшләгәнме? Белмәмешкә аңлатыйк әле, ни өчен кирәк икән юл кырыендагы билгеләр?

Б-р: Алар юлдагы хәрәкәтне көйләп торалар.

Т: Дөрес әйттегез. Ә хәзер тиз генә юл билгеләрен җыяек та урыннарына куяек. Юкса юлда куркыныч хәлләр булуы бар. (Балалар кисәкләрдән юл билгеләрен җыялар. Аны урам макетында  тиешле урыннарга урнаштыралар. Нинди билге һәм нәрсә аңлатуы турында сөйлиләр).

Т: Белмәмеш, хәзер аңладыңмы инде бу билгеләрнең ни өчен кирәк булуын? Башка алай эшләмәссеңме?

 

“Светофор” уены уйнала.

 

Шигырь:

“Светофор”

Мин – светофор.

Һәр баланы күзәтәм.

Юлны аркылы чыгарга,

Юл йөрергә өйрәтәм.

Кызыл утымны яндырсам,

Туктап кал син, ашыкма!

Юлда барган машиналар

Үтеп китсен барсы да.

Сары утымны яндырсам,

Игътибарлы, әзер бул!

Хәзер яшел утым яна –

Юл ачык, дигән сүз ул.

Яшел ут янганда гына

Чыгарга кирәк юлны.

Исән-сау йөрегез диеп

Озатып калам сезне.

 

Т: Булдырдыгыз, Азилә белән Линарның өйләренә кайтыр вакытлары җитте. Аларны юл аша чыгарып, озатып куяек әле. (Ике бала уртанчыларны кулларыннан тотып зебра аша чыгарып куялар).

 

Т: “Зирәкләр һәм тапкырлар “ клубына барып җитәргә ерак ара калмады. Юлыбызны җәяүләп дәвам итәрбез. Җәяү барганда без юлның кайсы өлешеннән барырбыз?

Бал-р: Җәяүлеләр йөри торган юл тротуар дип атала. (Балалар бердән унга кадәр һәм уннан бергә таба санап атлыйлар)

Т: Килеп җиттек. Инде аргансыздыр, утырыгыз, ял итегез. Хәзер без “Бу нинди билге?” уенын уйнап алырбыз. Мин сезгә юл билгеләре таратам һәм сораулар бирәм. Ә сез тиешле юл билгесен күтәрерсез.

  

 Сораулар:

  1. Без, машинабызга утырып, кунакка барырга чыктык. Юлда машинабыз ватылды. Нинди билгегә карап, ремонтлау урынын табарбыз икән?
  2. Без әйберләрне сатып алырга кибеткә керергә уйладык. Машинабызны калдырып тору өчен без нинди билгене табарга тиеш?
  3. Кибеттә әйберләр сатып алдык һәм юлыбызны дәвам иттек. Ләкин безнең бензиныбыз аз калган икән. Нинди билге буенча без бензин салу урынын табарбыз?
  4. Кайдадыр паровоз тавышы ишетелә. Нинди билге якында шлагбаумлы тимер юл кичүе барлыгын кисәтә?
  5. Хәзер безгә юлыбызны дәвам итү өчен борылыш ясарга кирәк. Нинди билге борылыш урынын күрсәтә?
  6. Борылыштан соң бер яклы хәрәкәт юлыннан барабыз. Аны нинди билге күрсәтә?
  7. Кунакка барганда без бары тик автомобиль юлыннын гына бардык. Аны нинди билге күрсәтә?
  8. Без килеп җиттек. Машинабызны кайда туктатырга?
  9. Туганнарыбызга керү өчен юлны аркылы чыгарга кирәк. Аны нинди билге күрсәтә?

 

2 уен: Автобус рәсеме эленә. Автобусның нинди төр транспортка керүе ачыклана. Автобус сүзе нинди авазга башлана? “А” авазы ишетелгән транспортларны санау.

 

3 уен:” Нинди билге югалган?”

Тактага юл билгеләре рәсемнәре куела. Күзне йомганнан соң бер билге арты белән әйләндереп куела. Балалар нинди билге югалганын белергә тиешләр.

 

4 уен: Өстәлгә юл билгеләре куела. Һәр бала берәр төр юл билгесен җыя.

Т: Балалар, безнең сәяхәтебез тәмамланып килә, ә хәзер без паровозыбызга утырып, бакчабызга кайтырбыз.

Алга таба барабыз.

Тик-так-так!

Тик-так-так!

Вагоннар җырлап чаба.

Ах-ах-ах!

Ах-ах-ах!

Бик күп җирләрне үттек.

Чың-чың-чың!

Чың-чың-чың!

Зур паровоз уфылдый:

Пуф-пуф-пуф!

Пуф-пуф-пуф!

Бүген бигрәк ардым ди:

Уф-уф-уф!

Уф-уф-уф!

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

Починок-Шәмәрдән авылы

 “Починок-Шәмәрдән балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАКИРОВА ЗӨЛФИЯ РАСИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий