Яңа фикерләр:

postheadericon Проект: “Чишмәләр – табигатебезнең күзе”

CHANGE-2-trЗурлар төркемендә балаларга экологик тәрбия бирү проекты

.

Актуальләштерү: Бүгенге көндә чиста су проблемасы үзен сиздерә. Тәбигатебезнең пычрануы нәтиҗәсендә күп кенә елга, сулыклар, чишмәләр корый, юкка чыга. Шуңа күрә дә балаларыбызга экологик тәрбия бирү бурычы көн кадагындагы беренче мәсьәлә булып тора.

Балаларыбызга кече яшьтән үк суга сак караш тәрбияләү бик мөһим.

Бу проект 5-6 яшьлек балаларга экологик тәрбияне саф сулы чишмәләребезнең гомерен озайту аны сакларга өйрәтү аша бирә. Проект аша балаларга чишмә суының файдасы турында аңлату, аны карап, саклап торсаң гына, гомере озын булып, табигате безгә, кешлеләргә файда китерәчәгенә төшендерү. Бу проект аша балаларга суның кадере турында, аны саклап тоту кирәклеген аңлату.

Экспериментлар аша балаларга чиста һәм пычрак суның аермасын күрсәтү, чишмә суының файдалы булуына төшендерү.

 

Чишмәләр – табигатебезнең күзе.

5-6 яшьлек балалар белән эшләү өчен.

Проектта катнашучылар:

–       Балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр.

Бурычлар:

–       Балаларда табигатькә сакчыл караш формалаштыру

–       Чишмәләрнең тереклек чыганагы булуын аңлату.

–       Чишмәләребезнең кешеләр һәм табигатебезнең иң кирәкле, файдалы бер чыганак булуына инану.

–       Чишмәләрне саклап, карап тору кирәклегенә төшендерү.

  Тәрбияченең эшчәнлеге:

1. Балаларга “Актанышыбызның чишмәләре” сөйләү шөгыль үткәрү.

2. Ата-аналар белән берлектә чишмәгә экскурсия ясау һәм аны чистарту.

3. Стенд ясау. “Актаныш чишмәләре”, “Чишмәдә кунакта” рәсемләү буенча күргәзмә ясау.

  Ата-аналар белән эш.

1. “Чишмә суының файдасы” турында әңгәмә.

2. Ата-аналар һәм балалар белән берлектә чишмәгә экскурсиягә бару һәм аның тирә-ягын чистартуда катнашу.

  

Балалар белән эш.

–       “Актаныш чишмәләре” шөгыль үткәрү.

–        Чишмәгә экскурсиягә бару.

–       “Актаныш чишмәләре” җырын өйрәнү.

–       Балалар эшеннән күргәзмә.

 

    Көтелгән нәтиҗә:

–       Балалар белән чишмәләр янында төшкән фотолардан “Актаныш чишмәләре” альбомы ясау.

 

Кирәк булган материаллар: эш кораллары, фотолар, альбом,

карандашлар, фломастерлар, уенчыклар.

 

Актаныш чишмәләре.

Программа эчтәлеге: Балаларны туган ягыбызның  иң гүзәл почмагы – чишмәләребез һәм аларның кайларда булуы, аларның  табигатебезнең иң  кирәкле бер өлеше булуына инандырып, балаларны таныштыру. Алар турында булган белемнәрен системалаштыру, сөйләмнәрен үстерү, сүзлекләрен баету. Аларда чишмәләребезгә ярату һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: җыр тексты, фотолар, Айсылу курчак, магнитофон. “Чишмәкәй”гә кием.

 

Шөгыль барышы:

–       Шөгыль башында Айсылу курчак кунакка килә. Ул үзе белән диск алып килә:

–       Исәнмесез, балалар! Мин сезгә бүген кунакка килдем. Үзем белән сезгә бер диск та  алып килдем. Анда бер бик матур җыр язылган. Әйдәгез әле, шуны бергәләп тыңлап карыйк.

–       Балалар “Актаныш чишмәләре” җырын тыңлыйлар (Лилия Шәйгарданова сүзе, Инсаф Хәбибуллин көе).

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән  нинди җыр тыңладык? Бу җыр нәрсә турында?

–       Чишмәләр турында.

–       Нинди чишмә исемнәрен ишеттегез?

–       “Хәмит”, “Мәликә”, “Җидегән чишмә”.

–       Бу чишмәләр кайсы авылда урнашкан?

–       Актаныш авылында.

–       Балалар, менә безнең Актанышыбызда никадәр чишмәләр бар.

–        Мин сезгә бер чишмәнең рәсемен күрсәтәм. Кем таныды? Бу нинди чишмә? Кемнең монда булганы бар?

(“Хәмит” чишмәсенең рәсеме күрсәтелә).

–       “Хәмит” чишмәсе.

Балаларның җаваплары тыңланыла.

–       Әйе, балалар. Бу – “Хәмит” чишмәсе.

Чишмәнең суы җир астыннан ургылып чыга, әгәр дә күргәнегез булса, ул кайнап торган суны хәтерләтә. Бу чишмәне  Хәмит  исемле кеше тапкан, ул аны карап, чистартып торган. Кешеләр шуннан су алганнар. Бу чишмә Бүләк урманының тау итәгенә урнашкан. Анда бөтен кеше чишмә суына килә. Чөнки чишмә суы бик тәмле. Ул кешенең сусавын баса. Ләкин чишмәләребезне гел карап торырга кирәк.

–       Ай, ай! (ишектән Чишмәкәй керә).

–       Нәрсә булды, Чишмәкәй?

–       Карагыз, карагыз  миңа. Миңа шундый авыр, суымны да чыгара алмыйм,күзләрем яшьле, күлмәгем пычранган.

–       Ай, һай, хәлең бик начар икән!

–       Балалар, Чишмәкәйгә ничек ярдәм итәбез?

–       Аның яннарын чистартырга, аның өстенә тулган чүп-чарны алырга кирәк. (Балаларның җаваплары тыңлана).

–       Бу чүпләр каян барлыкка килгән соң?

–       Аның янында ял итүчеләр, суга килүчеләр калдырган!

–       Әйдәгез, балалар, аңа булышыйк!

(Бер бала чыгып, аның өстендәге чүпләрне ала, чистарта.

–       Менә рәхмәт, сулышларым иркенәеп китте. Килегез минем яныма. Тәмле суым белән сыйлармын!

(Чишмәкәй, рәхмәт әйтеп китә).

–       Балалар, кешеләр чишмә янында үзләрен ничек тотарга тиешләр?

–       Суын теләсә кая түкмәскә, чүпләр ыргытмаска кирәк. Аның янында ял иткәннән соң утырган урыннарны чистартып китәргә, андагы корылмаларны сакларга кирәк.

–       Балалар, уйлагыз әле: чишмәләр булмаса нәрсә булыр?

–       Үсемлекләр үсми, күлләр, елгалар булмый. Табигатебезнең  матурлыгы бетә.

–        Бик дөрес әйттегез. Чишмәләр – елга-күлләребезнең башы, чыганагы.

–       “Хәмит” чишмәсе күпме кешене су белән туендыра. Су – кеше өчен иң кирәклесе. Сусыз кеше озак яши алмый.

–        Балалар, Актанышыбызның тагын нинди чишмәләрен күргәнегез бар? “Җидегән”, “Мәликә”.

–       Бу чишмәләр “Җидегән”, “Мәликә” аскы Актанышта урнашканю.

–       Бергәләп сезнең белән чишмәгә экскурсиягә барырбыз.

Шөгыль ахырында “Чишмә” җырын җырлау.

Шөгыльгә йомгак ясау.

 

Чишмәгә экскурсия планы.

Программа эчтәлеге: балаларны чишмә белән таныштыру һәм аның тирә-ягын бергәләп чистарту, матурлау. Балаларның чишмәләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Аларга үзләренең, әниләренең хезмәтен күреп сөенү, горурлану хисе тудыру һәм экологик тәрбия бирү.

Материал: эш кораллары, уенчыклар,капчыклар, буяу, пумала.

Экскурсиягә әзерлек эшләре:

–       Алдагы көндә экскурсиягә барасы чишмәнең юлын карап кайту һәм эш фронтын билгеләү.

–       Ата-аналарны экскурсиягә барырга әзерләү. Балаларга җиңел кием, эш кораллары булдыру, уен өчен уенчыклар алу.

–       Юлда йөрү, үзеңне чит җирдә, табигатьтә тоту кагйдәләрен искә төшерү, әңгәмә үткәрү.

 

Экскурсия планы:

–       Балалар белән тезелеп бару.

–       Чишмә юлыннан төшү.

–        Балалар, менә без сезнең белән чишмә янында.Нәрсә соң ул чишмә? Ул җир астыннан бәреп чыккан саф, чиста сулы су чыганагы. Карагыз әле, чишмәгә. Ул нәрсәдән агып тора? Торбадан. Ни өчен торба куйдылар икән?

–       Чишмә тау эченнән үк агып чыга. Без суын эчәрлек булсын өчен, аңа торба куйганнар. Ул торба буйлап агып, улакка тошә. Менә бу – улак. Су җыелып тору урыны. Улактан су Актаныш елгаларына ага. (балалар белән карау).

–       Балалар, әйтегез әле, чишмәнең суы нинди булыр, салкынмы? Әллә җылымы?

–       Салкын? Ни өчен салкын?

–       Чөнки ул җир астыннан ук чыга. Анда кояш җылытмый.

Әйдәгез, Актаныш елгасының суын карыйк (ике савытка су салып, бу суларны чагыштыру, кулны тыгып карау).

–       Ни өчен Актаныш елгасының суы җылы? (Чөнки аны кояш җылыта).

–       Балалар белән чишмәнең тирә ягын күзәтү. Пычранган өлешләренә, утыргычны улакны карау. Чишмәнең ян-якларын ата-аналар, балалар белән бергәләп чистарту, себерү, урындыкларын юу, баскычларын себерү.

–       Балалар, карагыз әле, чишмәбезнең йөзе матурайды, чистарды.

Ул безгә рәхмәт әйтә.

Чишмәнең улакка чылтырап агуын тыңлау. Халкыбыз борын-борыннан чишмәгә суга йөргән, аның янында төрле уеннар уйнаганнар.

–       Әйдәгез, бергәләп без дә уйнап алыйк.

“Капкалы” татар халык уенын уйнату. (Бу вакытта әниләр табын әзерли).

Әниләрнең балалар белән берлектә “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнаулары.

–       Чишмәнең тәмле суы белән сыйлану, аны күчтәнәчкә  алу. Кайтыр юлга кузгалу.

Балалар белән чишмә яннарын пычратмаска, карап торырга сүз куешу.

 

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

 Актаныш авылы

 “4 нче “ӘТӘЧКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ӘХМӘТОВА СВЕТЛАНА ИХСАНГАЛИ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий