Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Уенчыклар иленә сәяхәт”

уенчыкУртанчылар төркеме өчен

 

Максат: Заман технологияләрен кулланып узара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашырга өйрәтү.

Бурычлар:

Бер-берсенә карата дуслык мөнәсәбәте, ярдәмләшү, киңәшләшү кебек сыйфатларны тәрбияләү.

Балалар күңелендә телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, халкыбызга хөрмәт, тарихыбызга туган ягыбызга кызыксыну уяту.

Уенчыклар исемлегенә кергән гади диалогта катнашырга чакыру, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү.

Зур һәм кечкенә дигән төшенчәләрне аерырга өйрәтү.

Берләшкән белем бирү өлкәләре: аралашу, танып белү, иҗат, социяләштерү, физкультур, сәләмәтләштерү.

Актив сүзләр: уенчыклар.

Кирәкле җихазлар: уенчыклар, (һәр бер балага җитәрлек) дәфтәр, карандаш, карусель, тартма, пластилин, юеш салфеткалар.

 

Шөгыль барышы:

Шөгыль үткәреләсе зал уенчыклар белән матур итеп бизәлгән. Алып баручы һәм балалар залга керәләр.

 

Тәрбияче: – Балалар, карагыз әле, безгә күпме кунак килгән, әйдәгез, алар белән матур итеп исәнләшәбез.

Балалар: – Исәнмесез, кунаклар!

Тәрбияче: – Балалар, хәзер бөтен игътибарыгызны миңа юнәлтәбез, миңа карыйбыз.

Исәнмесез, балалар!

 

Балалар: Исәнмесез, саумы сез!

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!

Имин үтсен көнегез!

Хәлләрегез ничек соң?

 

Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә без килдек.!

 

Тәрбияче: – Ребята, Мияу нас пригласил в магазин игрушек, хотите туда пойти?

Да, хотим.

Тәрбияче: Интересно, на чем же мы туда поедем, как вы думаете? (Ответ детей)

Тәрбияче: Ну ладно, поедем на автобусе, чтоб скучно нам не было, споем песню на татарском языке «Автобус» (Автобуска утыралар)

Автобуска утырып

Сәяхәткә барабыз,

Барабыз, барабыз,

Сәяхәткә барабыз

Барабыз урман аша,

Безгә кояш елмая.

Елмая, елмая,

Безгә кояш елмая

 

Тәрбияче: – Менә, балалар, исән-сау килептә җиттек (Мияуның уечыклар кибете янына килеп басабыз,  исәнләшәбез).

Балалар: – Исәнме, Мияу.

Мияу: – Исәнмесез, балалар, хәлләрегез ничек?

Балалар: – Әйбәт.

Мияу (Уенчыклар кибете белән таныштыра) Балалар, менә бу кибетемдә бик матур уечыклар бар. Сезгә уенчыклар кирәкме?

Балалар: – Әйе, бик кирәк.

Мияу: – Таня, сиңа нинди уенчыклар кирәк?

Таня: – Кечкенә песи бир.

Мияу: – Мә, кечкенә песи. Кечкенә песи нинди?

Таня : – Кечкенә песи йомшак.

(Шул рәвешле балалардан төрле уенчыклар турында сөйләшү)

Тәрбияче: – Мияу, минем дә бер уенчык аласым килә, матур карусель бир.

Мияу: – Мә, матур карусель.

Тәрбияче: Балалар, матур карусель нишли?

Балалар: – Матур карусель әйләнә.

Тәрбияче: – Бергәләп басыйк әле.

Түгәрәк ясыйк әле.

 

Түгәрәк уены “Карусель”

Тәрбияче: – Балалар, әйдәгез, Мияуга рәхмәтебезне әйтеп бакчага кайтыйк.

Балалар: -Мияу, рәхмәт. Сау бул (Мияу дәшми бик күңелсез генә басып тора)

Тәрбияче: – Балалар, карагыз әле Мияуга, ул бик күңелсез, ни булды сиңа, Мияу?

Мияу: – Минем дә сезнең белән барасым килә.

Тәрбияче: – Әйдә, Мияу, әйдә, безнең белән балалар бачасына.

Тәрбиче: – Менә исән-сау кайтып та җиттек. Балалар, килегез әле минем яныма,  менә монда уенчыклар почмагы бар, уенчыклар кибетеннән алган уенчыкларыбыз белән шул почмагыбызны тулыландырыйк әле (Балалар уенчыкларны куялар), шөгыльдән соң алар белән уйнарбыз.

Тәрбияче: – Балалар, өстәл артларында безнең дәфтәрләребез көтә, әйбәтләп утырдык. Нинди матур уенчыклар ясалган? Карагыз игътибар белән. Балалар, мин нинди уенчык турында әйтәм, шул уенчыкны сез табырга һәм кызыл карандаш белән билгеләп куярга тиешсез.

Мәсәлән: – Кая зур туп, таптык һәм билгеләдек.

Тәрбияче: – Балалар, Булатка карыйк әле, ул дөрес эшли микән. Булат, кечкенә песи кая? Күрсәт һәм билгелә (Балалар дәфтәрдә эшләрне тәмамлыйлар)

Тәрбияче: – Булдырдыгыз, бик тырышып эшләдегез. (Шулвакыт Мияу туп белән уйный-уйный килә )

Мияу: – “Эш беткәч уйнарга ярый”. Балалар, туп нишли?

Балалар: – Туп сикерә.

Тәрбияче: – Балалар, өстәл артларыннан торып килегез әле минем янга (Өстәл янына балаларны чакырам,  тәлинкәдә пластилиннар ята), әйдәгез, без шул матур тупны әвәләп карыйк. (Баскан килеш балалар тупны әвәлиләр)

Бик тырышып әвәләдегез, менә монда тартма бар, шунда салыйк, кулларны юеш салфеткаларга сөртик.

 

Тәрбияче: – Балалар, безнең шөгылебез ахырына якынлашты, сезгә шөгыльдә нәрсәләр ошады?

Диана, сиңа нәрсә ошады?

“Карусель” уены ошады.

Лилия, сиңа нәрсә ошады?

Дәфтәрдә эш ошады.

Тәрбияче: – Балалар, әйдәгез кунаклар белән саубуллашабыз.

Балалар: – Сау булыгыз, кунаклар.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “64 нче “СӨЕМБИКӘ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

САБИРҖАНОВА ХАЛИДӘ ӘХМӘТҖАВАЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий