Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Яхшы бел юлдагы тамгаларны һәм өйрәт башкаларны”

светофорЗурлар төркеме өчен

 

Максат: балаларның юл билгеләрен, кайгыйдәләрен белүләрен ныгыту, балаларның сәләмәтлеге, иминлеге өчен кайгырту, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.

Яңа сүзлекләр өстендә эш: зебра, тротуар, чат.

Җиһазлау: юл билгеләре, светофор.

 

Шөгыль барышы.

Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче: Балалар, бүген безнең юл кагыйдәләрен өйрәнү дәресе. Балалар, әйтегез әле, юл йорү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү кирәкме?

Балалар: Кирәк.

Т: Нәрсә өчен кирәк икән ул?

1б: Юлда бәхетсезлекләр очрамас өчен бу кагыйдәләрне белү кирәк.

2б: Юлларда аварияләр булмасын өчен.

3б: Машиналарга бәрелмәс өчен.

Т: Булдырдыгыз, балалар. Менә мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез җавабын белерсез микән?

 

Җәен, көзен, язын, кышын,

Иртә, кичен, көндезен

Ача-йомадыр өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен.

Бик тиз аңлыйлар үзен. (Светофор).

 

Т: Әйе, дөрес, бу – светофор. Менә мин сезгә бер әкият тә сөйләп китим әле.

 

Борын-борын заманда бер шәһәрдә 3 чәчәк яшәгән. Алар өчесе өч төстә булганнар: кызыл, сары һәм яшел. Чәчәкләр бер- берсе белән бик дус һәм тату торганнар. Төрле уеннар уйнарга яратканнар, шаярганнар, көлгәннәр. Бер көнне урамга чыксалар гажәпкә калганнар: бөтен җирдә машиналар йөри, ә кешеләр урам аркылы чыга алмый аптырыйлар икән. Чөнки бу вакытта светофорлар булмаган. Чәчәкләрнең кешеләргә ярдәм итәселәре бик килгән. Уйлаганнар да, бер фикергә килеп кешеләргә мөрәҗәгать иткәннәр: “Безнең сезгә булышасыбыз килә, шуның өчен без менә шушы баганага менеп утырабыз да урамдагы хәрәкәтне көйләп торабыз”. “Ничек итеп көйлисез?” –  дип сораганнар кешеләр. “Ә сез әйбәтләп тыңлап торыгыз!”- дигәннәр чәчәкләр. Кызыл чәчәк әйткән: “Мин күземне ачсам, сез туктап торыгыз!”. Сары чәчәк әйткән: “Ә мин күземне ачсам игътибар белән юл аша чыгарга әзерләнегез!”. “Ә мин күземне ачсам сез юл аша чыгарсыз!” – дигән яшел чәчәк. Кешеләр чәчәкләр белән килешкәннәр. Аларың сүзләрен тыңларга риза булганнар. Шул көннән башлап урамда светофорлар яна башлаган.

 

Шәвәли керә.

Ш: Исәнмесез, балалар. Менә мин дә килеп җиттем. Мин Шәвәли булам.

Т: Исәнме, Шәвәли. Син безнең дәрескә дип ашыккансыңдыр инде.

Ш: Әйе-әйе. Мин балаларга юлда үз-үзләрен ничек итеп тотарга кирәклеген аңлатырга дип килдем.

Т: Яхшы, Шәвәли. Ләкин син үзең юлда йөри беләсеңме соң?

Ш: Ничек белмәсен ди. Әле менә монда килгәндә юл чатында 3 күзле бер нәрсә тора. Әле миңа карап күзләрен дә йомып ала. Мин аны көтеп тормадым,  юл аркылы берничә тапкыр йөгереп чыктым да, монда килеп җиттем.

Т: Ай, Шәвәли, син бер дә дөрес эшләмәгәнсең бит. Син тыңлап тор әле, безнең балалар сиңа шигырьләр сөйләп китсеннәр.

 

1б: Урамны күзәтеп,

Ваемсыз кисәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор!

 

2б: Янып тора өч күзе,

Күреп тора ич безне.

Әйтеп тора өч сүзне.

-Кузгалма! – ди кызыл күз

-Сабыр! – ди сары күз.

-Ярый! – ди яшел күз.

 

Т: Балалар, әйтегез әле, ә светофор нәрсә өчен кирәк соң ул?

Ш: Мин беләм, апай, мин беләм, әйтимме?

Т: Әйт, Шәвәли.

Ш: Күзләрне йомып уйнар өчен. Алар бит күзеңне ач дисәң – ачалар, йом дисәң – йомалар.

Т: Шәвәли, син тыңлап тор әле. Яле, балалар, Шәвәлигә ярдәм итегез әле.

Б: Светофор җәяүлегә һәм машиналарга бер- берсенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк.

Т: Светофор кайда куела?

Ш: Апай, мин беләм, әйтимме?

Т: Әйт әле, Шәвәли.

Ш: Ул теләсә кайда куела.

Б: Юк, Шәвәли. Ул юл чатларына гына куела.

Т: Светофор булмаган урыннарда яисә ул эшләмәгәндә, аны хәрәкәтне көйләүче полиция алыштыра. Аны регулировщик диләр. Ә хәзер, балалар, ял итеп алыйк.

Уенның тәртибе белән таныштырам. Сез машиналар булырсыз, кызыл төс күтәрсәм туктап торырсыз, сары төс күтәрсәм әзерләнерсез, яшелдә хәрәкәтне башларсыз.

 

Т: Шәвәли, әйт әле, син безнең бакчага ничек килеп җиттең соң? Бик күп беләм дә дигән буласың.

Ш: Әй, нәрсәсе бар инде аның. Өемнән чыктым да, юл тулы машина. Машиналар арасыннан, юлның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып машиналар белән ярышып килеп җиттем.

Т: Балалар, Шәвәли дөрес эшләгәнме?

1б: Юк, ул дөрес эшләмәгән.

2б: Машиналар арасыннан йөгереп чыгарга ярамый, машинага тапталуың бар.

3б: Юлны чыкканда иң беренче светофорга карарга кирәк.

4б: Светофор булмаганда, башта сулга, ә аннан соң уңга карарга кирәк.

Т: Җәяүлеләргә юлны аркылы чыгу өчен күрсәтелгән махсус урын ничек билгеләнә? Ул ничек атала?

Б: Ак сызыклар белән билгеләнә. Ул “зебра” дип атала.

Т: Җәяүлеләр йөри торган җир нәрсә дип атала?

Б: Троруар дип.

Т: Дөрес әйттегез, балалар. Әйдәгез әле, искә төшерик, юлдан барганда тагын нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Шуның турында сөйләшеп китик. Шәвәли, син дә тыңлап тор.

 

Ш: Апай, мин юлда барганда кирәкле кагыйдәләрне беләм бит. Әйтимме?

-машина белән бер якка барырга,

-юлның теләсә нинди җиреннән чыгарга,

-машинага юл бирмәскә, машина килеп җитәрәк йөгерергә дә чыгарга.

 

Т: Юк, Шәвәли, син һаман бер нәрсә дә аңламагансың бит. Тыңлап утыр әле.

1б: Машиналар йөри торган җирдән бармаска.

2б: Җәяүлеләр йөри торган җирдән генә барырга.

3б: Юлны аркылы чыкканда “зебра” дан гына чыгарга.

4б: Тротуар булмаса, машинага каршы юл кырыннан гына барырга кирәк.

5б: Светофор булган җирдә, светофорның төсенә генә карап чыгарга кирәк.

Т: Булдырдыгыз, балалар. Рәхмәт. Әйдәгез әле, бу өстәл янына килик әле. Анда нәрсәләрдер яшерелгән.

 

(Балалар белән өстәл янына килү. Өстәл өстендә юл билгеләре). Балалар, менә без бүгенге дәрестә юл билгеләре белән дә танышып китик әле. Юл билгеләре 5 төркемгә бүленәләр:

-кисәтүче билгеләр

-тыючы билгеләр

-информация күрсәтү билгеләре

-сервис билгеләре

-күрсәтмә билгеләр.

 

Ә хәзер без күрсәтүче, тыючы, информация күрсәтү һәм күрсәтмә билгеләр белән танышып китәбез.

(Юл билгеләре белән танышу).

 

Дәрес уен белән тәмамлана.

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

“4 нче “ӘКИЯТ” балалар бакчасы”

муниципаль бюжет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЯРУЛЛИНА ЛӘЙСӘН РАШАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий