Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Минем сәламәтлегем”

clnnovx7929398Зурлар төркеме

Максат:

Балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, сәламәт булу турында уйландыру.

Кояш, һава, суның нинди файдалы яклары барлыгын аңлату.

Организмга нәрсә файдалы, ә нәрсә юклыгын ачыклау.

Культура-гигиеник күнекмәләрне ныгыту.

Җиһазлар: шәхси-гигиена әйберләре (шулай ук рәсемнәре).

Рәсемнәр: файдалы һәм файдалы булмаган әйберләр, сәламәт һәм сәламәт булмаган кеше, тешләр рәсеме; һәрбер балага шарлар, муз.

 

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: – Балалар, сез бүген шундый матур. Кәефләрегез ничек, үзегезне ничек хис итәсез? Мин сезне шундый кызыклы сәяхәткә чакырам. Анда без сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген белербез! Сез әзерме?

– Әйдәгез, автобусларга утырып, юлга чыгабыз!

(Муз.уйнаганда уйланма автобуска утыру, бару)

Автобус ишекләре ачыла

 

– Менә без килеп тә җиттек! Мин сезгә бер табышмак әйтәм: “Аны эчәләр дә, сибәләр дә, ансыз бар тереклек кибер, корыр иде? (Су)

– Су безнең сәламәтлегебез өчен бик кирәкле әйбер, шулаймы? Сез ни өчен алай дип уйлыйсыз, безгә нәрсә өчен кирәк ул, без аның белән нәрсә эшлибез? (Эчәбез, юынабыз)

– Ә кайчан без кулларны юабыз? (Ашау алдыннан, саф һавадан кергәч, пычырангач, хайваннарны сыйпагач, шөгыльләрдән соң һ.б.)

– Ә сез кулларыгызны дөрес юасызмы? Әйдәгез әле, схемадан карыйк әле (Схема карала, анда юу тәртибе аңлатылган).

 

(Разминка ясау)

 

– Балалар, карагыз әле, нәрсәләр бу? (Балаларның игътибарын шәхси-гигиена әйберләре төшерелгән рәсемнәргә (слайдларга) юнәлтү)

–       Нәрсә өчен сабын белән сөлге кирәк? Кайсыгыз әйтә ала? (Кулларны юып сөртер өчен)

–       Дөрес, ә тарак? (Чәчне тарау өчен)

–       Кеше тарагы, сөлгесен кулланырга ярыймы? Нишләп?

–       Балалар, ә хәзер карагыз әле рәсемгә. Нәрсәләр бу? (Тешләр)

–       Көненә ничә тапкыр тешләрне чистартырга кирәк? (Иртә һәи кич)

–       Ә ни өчен аларны чистартырга кирәк? (Алар сәламәт, нык булсын өчен, сызламасыннар өчен)

–       Ә хәзер бер-берегезгә карагыгыз да, елмаеп күрсәтегез! Сез елмайганда бик матур!

–       Карагыз әле, бу теш нинди, ул нишли? (Елмая, чөнки ул сау)

–       Ә икенчесе нигә андый? (Ул авыру)

(Файдалы һәм файдалы булмаган ашамлыклар рәсемнәрен карау)

 

–       Балалар, сез ничек уйлыйсыз, безнең тешләребезнең саулыгы өчен нинди ашамлыклар ашау файдалы? (Яшелчә һәм җиләк-җимешләр)

–       Бик дөрес, яшелчә һәм җиләк җимешләр безнең сәламәтлегебез өчен дә, тешләребезнең саулыгы өчен дә бик файдалы һәм кирәк әйберләр.

–       Ә кайсылары файдасыз? Ни өчен? (Балалар җавабы)

–       Балалар, сез хәзер инде аңладыгыз суның, файдалы ризыкларның безнең организмга бик кирәк икәнен. Шулай ук безгә саф һавада, урманнарда йөрү дә файдалы. Без үзебезне урманда дип хис итик. Урманда сулавы җиңелрәк, рәхәтрәк. Ни өчен дип уйлыйсыз? (Һава чиста)

–       Саф һава безнең сәламәтлегебез өчен файдалымы? (Әйе, файдалы)

–       Әйдәгез әле, һаваны йотабыз һәм чыгарабыз (2-3 тапкыр борыннан сулап, авыздан чыгару)

 

–       Тагын, балалар, безнең организмыбызга кояш җылылыгы кирәк.

–       Әйдәгез, яңадан санап чыгыйк әле, нәрсәләр файдалы? (Балалар җавабы)

–       Балалар, без сезнең белән шундый төрле, сез бер-берегезгә ошамаганыгыз. Сезнең күзләрегез дә, чәчләрегез, киемнәрегез дә төрле. Без моны күрә алабыз. Ләкин без күңел дөньясын күрә дә, тотып та карый алмыйбыз. Без күңелдә кемнедер ярата алабыз, нәрсәдер уйлый алабыз, шулай ук сөенә алабыз. Ә әгәр без кемгәдер үпкә тотып йөрсәк, үч сакласак без чирләргә, авырырга мөмкинбез!

–       Мин сезгә шарлар бирәм. Һәрберегез кемгә дә, нәрсәгә дә булса үпкәгезне, ачуыгызны әйтегез. Бу шарлардан һава чыгып беткәч сезнең үпкәгез, ачуыгыз да чыгып бетәр!

–       Бүген без сезнең белән күп нәрсә турында сөйләштек, искә алдык, күп нәрсә белдек. Минем уйлавымча, сез хәзер инде сәламәтлегез турында кайгыртырсыз, аны сакларсыз, сау-сәламәт балалар булып үсәрсез!

–       Ә хәзер безгә кайтырга кирәк (Муз.тавышына автобуста кайту)

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

 “4 нче “ӘКИЯТ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШӘЙХЕТДИНОВА ЙОЛДЫЗ ФӘРИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий