Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кышкы урманга сәяхәт”

КЕРПЕ4-5 яшьлек балалар өчен

Аралашу – сөйләм телен үстерү.

 

Балалар эшчәнлеге төре:

Балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын, хәрәкәтләр төгәллеген үстерү.

Праграмма эчтәлеге:

Шигьри әсәрнең эчтәлеген аңлауларына, сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү; тәрбияче артыннан аерым сүзләрне, фразаларны кабатларга теләк уяту; ел фасыллары турындагы белемнәрен тирәнәйтү; кышкы табигатьнең матурлыгын күрә, соклана белүләренә шартлар тудыру.

 

Көтеләчәк нәтиҗә:

Кышкы табигать турында күзаллауларын киңәйтү, сөйләмдә сыйфатларны дөрес кулланып тулы җөмлә белән җавап бирү. Әвәләү ысулы ярдәмендә ярдәмчел булу.

 

Әсбаплар:

Китап “Туган телдә сөйләшәбез” 3-4 яшь, уенчык керпе, КҮЧЕРҮ – “Кыш” презентациясе.

 

 

Шөгыль барышы:

Мин сезгә хәзер шигырь сөйлим, игътибар белән тыңлагыз.

 

Балалар, бу шигыр нәрсә турында бара? (Кыш, кар…)

Урамда елның кайсы вакыты? (Кыш)

Ни өчен кыш дип уйлыйсыз? (Кар ява)

Тагын ни өчен кыш дип уйлыйсыз? (Салкын, кешеләр җылы итеп киенеп йөриләр)

Балалар, кыш көне суык, кояш чыкса да җылысы юк, җил, буран була.

Сез бакчага килгәндә игътибар иттегезме юлга? Нәрсә яуган? (Кар яуган, кар каплаган.)

Ә менә урманда кар күбрәк.

Урманга сәяхәткә барырга телисезме? (Әйе)

Без урманга нәрсәгә утырып барырбыз икән? (Машинага, автобуска…)

Туктагыз әле, балалар, нәрсәгә безгә машина, әйдәгез, җәяү барабыз.

 

Без атлыйбыз, атлыйбыз,

Суыктан да курыкмыйбыз.

Юл юк дип тормыйбыз,

Карга эз салып барабыз.

Урманга килеп җиткәнбез,

Сизми дә калганбыз.

 

 Слайд – Кыш№1

 

Менә, балалар, урманга да килеп җиттек.

Урманны күзәтү өчен төпләргә утырыйк. (Утыралар)

Урман нинди? (Ап-ак)

Тагын тыңлап карагыз әле. (Тып-тын)

Җирне нәрсә каплаган? (Кар)

Кар каян ява? (Күктәге болыттан)

Күккә карагыз әле. Күк кая? (Өстә, биектә, югарыда)

Күктәге болыттан кар кая төшә? (Җиргә)

Хәзер җиргә карагыз. Җир кая? (Аста, түбәндә)

Кар нинди? Әйдәгез, аның үзенчәлекләрен искә төкшерик.

Төсе ягыннан ул нинди? (Ак)

Кулга алгач кул нишли? (Туңа)

Озаграк тотсак, кар нишли? (Кулда эри)

Агачларның ботакларына игътибар итик, агачның ботаклары бәсләнгән.

Балалар, киң итеп сулыш алыйк әле.

Урманда һава нинди? (Саф, чиста)

Бик дөрес. Урман һавасы саф һәм чиста, сулаулары ук рәхәт.

Урман шулкадәр матур. Килешәсезме, балалар? (Әйе)

Утырып туңмадыгызмы?

Әйдәгез, бераз җылынып алыйк.

 

Без суыктан курыкмыйбыз,

Куллар белән колакларны,

Борыннарны ышкыйбыз.

 

Кулларны чәбәклибез,

Аякны күтәрәбез.

Урында сикерәбез.

Аннары йөгерәбез.

Суыктан курыкмыйбыз.

(Аяк очларына басып, кулларны өскә күтәреп чәбәклиләр)

 

Җылындыгызмы инде? Хәзер суык сезгә куркыныч түгел, шулай бит. (Әйе)

Чү, балалар, ниндидер тавыш килә.

 

Слайд – Керпе

 

Бу нәрсә? (Керпе)

Балалар, кышкы суыкта япа-ялгызы нишләп йөри икән? Сез ничек уйлыйсыз?

(Азык эзләп чыккан икән)

Хәзер ул азык таба аламы? (Юк)

Ни өчен юк? (Кар каплаган)

Дөрес, бөтен җирне кар каплаган. Керпене, әйдәгез, үзебез белән бакчага алып кайтабыз.

Ярдәм итәргә ризамы? (Әйе)

 

Слайд (сүнә) (Керпене күтәреп исәнләшәбез)

 

Исәнме, керпе. Әйдә, безнең белән бакчага кайтабыз.

 

Без атлыйбыз, атлыйбыз,

Суыктан да курыкмыйбыз.

Салган эздән атлыйбыз,

Бакчага кайтып җитәбез.

 

Менә, бакчага кайтып та җиттек, әйдәгез, өстәл артына утырыгыз.

Сез керпе дуска ярдәм итәбез дигән идегез, шулаймы? (Әйе)

Кем белә, керпеләр нәрсә яраталар? (Гөмбә, алма)

 

Слайд - Алма, гөмбә

 

Дөрес, балалар, керпе урманга гөмбә эзләп чыккан булган, ләкин җир өстен ак кар каплаган. Сез хәзер гөмбә әвәләгез. Исегезгә төшерәм: гөмбә ике өлештән тора. (Аяк, шләпә)

Башта пластилинны нишләтәбез? (Йомшартабыз)

Аннан (ике өлешкә бүләбез)

Бик дөрес. Эшне башлыйбыз.

Гөмбәләрне карзингә тутырып керпе дуска тапшырыйк, бу гөмбәләр аңа кыш чыгарга җитәр. Керпе сезгә рәхмәт әйтә. Урманга кайтып, балаларымны сөендерим, – ди.

Һәрвакыт шундый ярдәчел булыгыз! Сау булыгыз! – ди

Сау бул, керпе!

 

Слайд – Керпе

 

Эш беткәч уйнарга ярый, әйдәгез, бармак уены уйнап алыйк.

Хәтерлисезме беренче кар яуган көнне? (Әйе)

Башта нәрсә яуды? (Яңгыр)

Аннан? (Кар)

Башта янгыр ява, (Күрсәтмә бармаклар белән күрсәтегез)

Менә кар ява,

Ишеп – ишеп кар ява. (Бармаклар белән күрсәтегез)

 

Балалар, керпе урманга барып җиттеме икән, әйдәгез, бинокль ярдәмендә карыйк.

 

Слайд – Кыш№2

 

Уманда кар тагын да нишләгән? (Күбәйгән)

Керпенең эзләре нишләгән? (Күмелгән)

Кар астында калган.

Агачтагы бәс нишләгән? (Коелган)

Аны нәрсә каплаган? (Кар)

Кышкы урман тагын да матурланган.

 

Слайд (сүнә)

 

Бүгенге сәяхәт сезгә охшадымы? (Әйе)

Сиңа нәрсә охшады? (1-3 бала)

Кыш ае суык булса да, бик матур, күңелле ай.

Чү, ишектә кемдер бар.

Балалар, керпе дус сезгә күчтәнәч җибәргән.

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Шәмәрдән авылы

 “3 нче “САЛАВАТ КҮПЕРЕ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАБДРАХМАНОВА ИЛСӨЯР ГАЛИХАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий