Яңа фикерләр:

postheadericon “Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен формалаштыру” буенча проект

юлМәктәпкә әзерлек төркеме өчен

.

1. Проектның темасы: “Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен формалаштыру”

Балалар юл-транспорт  һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белсеннәр өчен балалар бакчасында махсус эш алып барыла. Шөгыльләр барышында балаларга төрле ситуацияләрдән  чыга белү юлларын аңлатырга өйрәтергә тырышабыз, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез.

Берничә принципка таянып эш итәбез:

– Иң мөһиме, кагыйдәләрне ныклы гадәткә әверелдерү.

– Юлда үзеңне дөрес тота белү кагыйдәләренә өйрәтү.

– Барлык эшләрне дә гаилә белән тыгыз бәйләнештә алып бару.

 

2. Проектның төре: танып-белү.

 

3. Үтәлү вакыты: 1 ай.

 

4. Проектның максаты: шәһәр урамнарында юл йөрү куркынычсызлыгы булдырмау шартлары тудыру.

 

5. Проектның бурычлары:

–  Юл йөрү кагыйдәләре турында балаларның белемнәрен ачыклау һәм арттыру.

–  Әти-әниләр ярдәме белән төрле методлар һәм ысуллар кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту.

– Бирелгән юнәлеш буенча материаль-техник базаны арттыру.

 

Катнашучылар:

– балалар;

– ата-аналар;

– ГИБДД хезмәткәре;

– белгечләр.

 

6. Эшчәнлекнең этаплары:

– Әти-әниләр белән анкета уздыру.

– Балаларның белемнәрен ачыклау (диагностика).

– Юл йөрү кагыйдәләре буенча әдәбият белән танышу.

 

Балалар белән эшчәнлек берничә юнәлеш буенча алып барыла:

– транспорт;

– урам;

– юл билгеләре;

Транспортта  үз-үзеңне тоту.

Һәрбер юнәлеш буенча танып-белү шөгыльләре әзерләнә.

Рәсем, аппликация шөгыльләре дә яхшы нәтиҗә бирә.

Уеннар аша балаларның белемнәре ныгытыла:

– сюжетлы уеннар;

– дидактик уеннар;

– хәрәкәтле уеннар;

– төзү уеннары.

 

7. Гаилә белән эшчәнлек:

– рәсемнәр күргәзмәсе;

– анкета уздыру;

–  ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырып тематик җыелыш;

– гаилә конкурсы.

Тема ИЗО Сөйләм телен үстерү Уеннар Күңелачу Әти-әниләр белән эш
“Транспорт” төрләрен аера белүне формалаштыру (юл, су, махсус, тимер юл, һава). Рәсем“Юлда- гы автомобильләр” Транспорт төрләре Төзү: гараж, АЗС сюжетлы рольле уеннар, “АЗС”, “Автосалон” Викторина “Транспорт төрләре”. Консультация “Юл куркынычсызлыгы”
“Урам” Урамнарның төзелешен аңлату. ГИБДД хезмәткәренең эше белән танышу. Аппликация“Безнең урам” План буенча хикәя төзү: “Мин бакчага барам” Дидактик уен: “Юл һәм юл билгеләре”, “Безнең шәһәр”, С/р уен “ГИБДД посты”. Күңел ачу кичәсе “Әти, әни һәм мин шәһәр урамында”. Папка “Балалар юлда”.
“Юл билгеләре” Юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Юл билгеләрен санламау нинди нәтиҗәгә китерүен искәртү. Кул хезмәте“Юл билгеләре” (кәгазьдән ясау “Юл билгеләре иленә сәяхәт”. Әйләнә- тирә белән танышу. Дидактик уен: “4 нче артык”, “Домино”, “Чабыш”, С/р уен “Авто- мәктәп”. Курчак театры: “Игътибарлы бул”. Юл макетын ясау.
“Транспортта үз-үзеңне тоту” Әдәплелек, әхлаклылык тәрбияләү. Рәсем: “Юл чатында” В.Осеева “Бер әби ич” хикәясенең эчтәлеген сөйләү. Сөйләм телен үстерү. Дидактик уен: “Урамда”, “Юл һәм юл билгеләре”, “Нәрсә начар”, С/р уен: “Автобус”, “АЗС”. Күңел ачу кичәсе: “Иң яхшы җәяүлеләр”. Консультация «Сез моны белергә тиеш».

 

8. Проектның нәтиҗәләре:

– Балалар бакчасында тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай шартлар тудыру.

– ЮХИДИ хезмәткәрләре белән ныклы бәйләнеш булдыру.

– Перспектив план төзү һәм куллану.

 

9. Йомгаклау өлеше:

– стена гәҗите “Үрнәк җәяүлеләр”

– КВН: “Юл йөрү кагыйдәләре – безнең дуслар”.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “42 нче “АЛЧӘЧӘККӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НУРДИНОВА ЧУЛПАН ВИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий