Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Дуслык”

Дуслык6-7 яшьлек балалар өчен

 

КҮЧЕРҮ – Дуслык белән көчле без презентациясе

 

МАКСАТ: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның Идел буе халыклары мәдәнияте, аның башлангычы, теле, гореф-гадәтләре, көн-күреше турында күзаллауларын формалаштыру.Үзенең милләтенә һәм башка милләт халыкларына карата хөрмәт тәрбияләү. Балаларның төрле милләт вәкилләре (татарлар, чувашлар, удмуртлар, марилар, башкортлар, руслар, мордвалар), аларның тормыш-көнкүреше, милли ризыклары, кул эшләре, уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли белүләренә ирешү. Төрле милләт халыкларының милли орнаментларын аера белергә өйрәтү. Ата-аналар һәм социум, балалар бакчасы, балалар арасында хезмәттәшлек итү теләге булдыру.

АЛДАН ЭШЛӘНГӘН ЭШЛӘР: Идел буе халыклары турында әңгәмә үткәрү. Җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннар уйнау.Үзәк китапханәсенә экскурсиягә бару. Әкиятләр уку, табышмаклар әйтешү. Интернет челтәреннән, китаплардан кирәкле материаллар эзләү, булдыру, слайдлар карау.

 

СҮЗЛЕК ЭШЕ: Әлам, тугъра, удмурт, башкорт, мордва, чуваш, Рәсәй.

 

 

Эшчәнлек барышы:

 

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче:  Балалар, без сезнең белән исәнләшеп, бер-беребезгә  исәнлек, иминлек теләдек. Бүген безнең балалар бакчасына күп кенә кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик.Тик бер шарт белән: сезнең һәркайсыгыз кунакларны үзенә генә хас сүзләр белән сәламләсен.

Балалар:

– Хәерле иртә!

– Хәерле көн!

– Имин булыгыз!

– Хуш киләсез, кунаклар!

– Исән-сау гына килдегезме?

– Әссәләмугәләйкум!

– Йортыгызга бәрәкәт телим!

Шул вакыт төчкерү тавышы ишетелә. Экранда Йорт иясе барлыкка килә. (СЛАЙД)

Й.иясе: Ниһаять, мин дә сезнең күзләргә күренергә булдым әле.

Тәрбияче: И-и-и, кем соң әле бу?

Й. и: Мин – Йорт иясе булам.

Тәрбияче: Ә-ә-ә, нәкъ үзе. Йорт иясе, каян килеп чыктың әле монда?

Й.и: Мин бит сезне ел буена бакчагызның музей почмагындагы мич арасыннан күзәтеп тордым. Миңа бик рәхәт, кызык булды. Ләкин мин бүген мич арасыннан чыкмыйча булдыра алмадым. Минем сезне тикшереп карыйсым килде.

Тәрбияче: Рәхим ит, Йорт иясе!  Без менә әле генә Идел буйлап сәяхәткә чыкмакчы булып тора идек. Әйдә, без сине үзебез белән ияртәбез.

Й. и: Бик рәхәтләнеп.

 

Тәрбияче: Балалар, күзләрегезне  йомыгыз да, әйдәгез, корабка утырып Идел буйлап сәяхәткә китик. (СЛАЙД-корабль. Балалар күзләрен йомалар, су тавышы. СЛАЙД)

Экранда карта барлыкка килә..(СЛАЙД). Анда  Идел буенда урнашкан республикалар -Татарстан, Мари, Удмурт, Чувашстан, Мордва, Башкортостан, Рәсәй күренеше.

Тәрбияче: Балалар, Йорт иясе, игътибар белән карагыз әле, без кая килеп эләктек?

Балалар: Идел буена.

Тәрбияче:  Бик дөрес. Без сезнең белән Идел буена килеп чыктык. Игътибар белән карасагыз, Идел буенда урнашкан  республикаларны күрерсез.

Й. и.  Менә, менә, миңа шушы жирләр кирәк тә инде.Мин хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм әле. Минем кулымда тамгалы конвертлар. Бу конвертлар эчендә сораулар. Әгәр дә минем сорауларыма дөрес җавап бирсәгез, мин сезгә менә бу хәрефләрне биреп барачакмын. Ә хәрефләр җыелып беткәч, тәрбияче апагыз белән минем сезгә әйтәсе килгән сүзне укырсыз. Мин 1,2,3 диюгә, күзләрегезне йомыгыз, 1,2,3 диюгә – ачыгыз!

 

Экранда республика әләмнәре, тугралары барлыкка килә (СЛАЙД).

 

Уен:  «Бу кайсы республика әләме?» , «Бу кайсы республика туграсы?»

(Йорт иясе «К» хәрефен  бирә) (СЛАЙД)

Экранда Мари халык көе яңгырый (СЛАЙД-карта, почмагында – кызыл шакмак)

Тәрбияче: Балалар, без кайсы республикага барып җиттек?

Балалар: Мари республикасына.

Тәрбияче: Әйе, чынлап та. Мари республикасы икән бит. Картаның почмагында кызыл квадрат бар. Димәк, өстәлдәге кызыл квадратлы конвертны ачабыз. Һәрбер халыкның табышмаклары булган кебек, мари халкының да табышмаклары күп төрле. Безгә Йорт иясе мари халык табышмаклары язган, ә сез аңа җавап табыгыз.

 

1. Урманда кызыл белән чигелгән сөлгеләр /кура җиләге/

2. Ак башына кызыл башлык кигән /кура җиләге/

3. Канаты бар – очмый, аягы юк – артыннан куып житеп булмый /балык/

4. Басу уртасыннан түгәрәк йомгак тәгәри /куян/

5. Мыегы үзеннән зуррак /арпа ярмасы/

 

Йорт  иясе «Ы» хәрефен бирә.

Башкорт халык көе яңгырый (СЛАЙД – карта, почмагында – зәңгәр ромб)

Балалар: Балалар, без кайсы республикага килеп җиттек?

Балалар: Башкортстан республикасына.

Тәрбияче:  Бик дөрес. Карта почмагында зәңгәр ромб фигурасы да бар. Димәк, безгә зәңгәр ромблы конвертны ачарга кирәк. Бирем – экранда күрсәтелгән милли киемнәр арасыннан башкорт халык киемен табарга кирәк.(СЛАЙД) (һәрбер киемнең кайсы милләтнеке икәнен аерып әйтәләр).

 

Йорт иясе «Л» хәрефен бирә.

Мордва халык көе яңгырый (СЛАЙД – карта, почмагында – сары түгәрәк).

Т. Балалар, әйтегез әле, без кайсы республикага килеп җиттек?

Б. Мордва республикасына.

 

Тәрбияче: Җыр (көй) тыңлый-тылый Мордва республикасына да килеп җиткәнбез икән. Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп «Түгәрәктә» дип аталган Мордва халык уенын уйныйк әле.

(Балалар уен уйныйлар. Йорт иясе «С» хәрефен бирә).

Рус халык көе яңгырый. (СЛАЙД – карта, почмагында – куе сары квадрат).

Т. Балалар, без сезнең белән кая килеп җиттек?

Б. Рәсәй федерациясенә.

Т. Йорт иясе безгә нинди тамгалы конверт астында бирем әзерләгән?

Б. Куе сары конвертта.

 

Т. Әйе. Биремне укып карыйк әле. Бирелгән шаблоннардан рус халык бизәге төзергә (СЛАЙД). (балалар төзиләр, Йорт иясе «У» хәрефе бирә).

Экранда Удмурт халык көе яңгырый. (СЛАЙД – карта, почмагында – алсу квадрат).

Тәрбияче: Балалар, бу кайсы республика картасы?

Б. Удмурт республикасы.

Т. Бирем нинди конвертта булды  инде?

Б. Алсу квадрат.

Т. (биремне уку). Мәсьәләләрне чишеп, Удмурт республикасының башкаласын әйтү.

 

4+2=       Ж

8-1=        У

5+3=       И

2+7=       А

8

6

9

7

И

Ж

А

У

 

Татар халык көе яңгырый. (СЛАЙД – карта, почмагында – яшел түгәрәк).

Тәрбияче:  Балалар, без кайсы республикага килеп җиттек?

Балалар: Татарстан республикасына.

Тәрбияче:  Йорт иясе безгә нинди тамгалы конверт астында бирем әзерләгән?

Балалар: Яшел түгәрәк билгесе астында.

БИРЕМ: Милли ризыклар арасыннан татар халык ашларын табарга (СЛАЙД).

 

Йорт иясе «Д» хәрефен бирә.

Тәрбияче:  Менә, Йорт иясе, безнең балалар синең биремнәрне үтәделәр, ә хәзер әйдә, син әйтергә теләгән сүзне төзеп укыйк инде.

Балалар тәрбияче ярдәмендә сүз төзиләр. ДУСЛЫК  сүзе килеп чыга.

Тәрбияче:  Булдырдыгыз, балалар! Йорт иясе биргән барлык биремнәрне үтәдегез. Киләчәктә дә барлык кешеләр, дуслар, туганнар, башка милләт вәкилләре белән дус яшәрсез дип өметләнеп калам. Дуслык булса, бөтен җир шарында гомергә тынычлык булыр. Тынычлык булса гына дус-тату гомер итәргә мөмкин.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

Сарман авылы

 “2 нче “ЛИЛИЯ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАМИГУЛОВА ГӨЛНАЗ НАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий