Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Шаян бияләйләр”

2459402398Икенче кечкенәләр төркемендә  шөгыль

 

Программа эчтәлеге: балаларның  ел фасыллары турында  белемнәрен арттыру  һәм   табигатьтә  булган үзгәрешләр турында кузаллауларын  үстерү, сүзлек запасын баету.

Кулланмалык: серле капчык, хат, бияләйләр, слайд, проектор, кәгазьдән ясалган бияләйләр, клей, салфетка, төрле төстәге түгәрәкләр.

Алдан эшләнелгән эш: кыш турында шигырьләр уку, жырлар өйрәнү, слайдлар карау, әңгәмә.

 

Эшчәнлек  барышы:

Тәрбияче: Балалар, елмаегыз әле бер-берегезгә, сез нинди матур бүген, мин сезгә барыгызга да  хәерле иртәләр телим. Килгән кунакларга да хәерле иртә телик.  Балалар, әйтегез әле, елның нинди вакыты үтеп китте? (Көз)

Көз турында  без күп кенә шигырьләр өйрәнгән идек, искә төшерик  әле. (Слайд)

 

Көз килде, көз килде.                                                       Үтте матур жәйләр

Алтын  бизәкләр сипте.                                                   Көзләр килеп життеләр.

Көз килде, көз  килде.                                                       Ак каенның яфраклары

Елмаеп  көлде.                                                                   Саргаешып киптеләр.

 

Тәрбияче: Балалар, ә яңгырлы көздән сон нинди вакыт килә? (Кыш)

Без сезнең белән кыш турында шигырьләр өйрәнә  башлаган идек, сөйләп карыйк әле. (Слайдлар)

 

Ин беренче фасыл – кыш.

Килә безгә котыптан.

Башка бүрек кидертә ,

Йөртә  туннан, толыптан.

 

Тәрбияче: Рәхмәт,  балалар, дөрес әйттегез, салкын  буранлы  кыш  килә. Ә кыш көне туңмас өчен нинди киемнәр кирәк?

Балалар, безнең кышка әзерләнгәнне  ишетеп, урмандагы җәнлекләр безгә серле капчык жибәргән. Ачып карыйк әле без аны, нәрсәләр бар микән анда? (Перчаткалар, бияләйләр)

Бияләйләр нинди төстә? Балалар, бер бияләйме, әллә күпме? Ярдәм итегез әле миңа – бияләйләр капчыкта буталып беткәннәр, парларын табарга кирәк (Бер-ике бала парларын таба, төсләрен әйтә, саннарны кабатлый)

Тәрбияче: Балалар, рәхмәт, әйдәгез, бераз ял итеп уйнап алабыз:

 

Ун кул кайда?  Ул монда.

Сул кул кайда? Ул монда.

Куллар алда, куллар  артта,

Куллар өстә  һәм янда.

 

Тәрбияче: Балалар, капчыкта тагын нәрсәдер бар. (хат) Җәнлекләр хат җибәргән, укыйк әле. Алар безгә якын булган урмандагы куяннарга бияйләйләр кирәк  дигән. Әйдәгез, менә шушы бияләйләрне  бизәп куяннарга жибәрәбез. (бияләйләргә  бизәк ябыштыру)

(“Кыш” җырын җырлау)

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

Сарман авылы

 “2 нче “ЛИЛИЯ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЗИЗОВА КАДРИЯ ДАМИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий