Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Безнең Тукай бабабыз!”

тукай5-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Балаларда җырлау, яттан сөйләү, бию күнекмәләрен үстерү.

Туган илне, туган телне ярату.

Алдашмаска, урлашмаска, батыр булырга өйрәтү.

 

“Бәйрәм бүген” җыры астында балалар залга узалар.

 

Әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый.

 

Алып баручы.

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

 

Әйе. Сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен укып, яшәргә өйрәнәбез.

 

“Яз җитә” җыры башкарыла.

 

Алып баручы. Карлар сулар булып акканда, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыганда, шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Бүген без аның иҗат кичәсенә җыелдык.

 

1 бала.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

 

2 бала.

Родной язык, святой язык,

Отца и матери язык;

Я целый мир узнал,

Когда я твой чудесный дар постиг.

 

3 бала.

Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән.

 

4 бала.

Качая колыбель, тебя мне

В песне открывала мать,

И сказки бабушки потом

Я научилась понимать.

 

“Туган тел” җыры башкарыла.

 

Алып баручы. Тукай кечкенәдән әнисез һәм әтисез калган. Ул әле бер гаиләдә, әле икенче гаиләдә тәрбияләнгән. Нәни вакыттан ук табигатьне, хайваннарны бик яраткан. Хәзер аның шигырьләрен тыңлап китик.

 

1 бала.

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

 

2 бала.

С козою дружит наш Гали который год.

Он вместе с ней гулять идёт на огород.

Свою козу там угощает он травой,

Ну а коза трясёт довольно бородой.

 

“Кызыклы шәкерт” шигыре.

 

Стихотворение “Забавный ученик.

 

“Карлыгач” шигыре.

 

Алып баручы. Тукай шигырьләренә күп кенә композиторлар көйләр язганнар.

 

“Бишек җыры” башкарыла.

 

Курчаклар белән бию.

 

“Бала белән күбәләк” җыры башкарыла.

 

“Су юлында” шаян биюе.

 

“Кәрия-Зәкәрия” уены.

 

Көй уйный. Акырып-бакырып Шүрәле чыга.

Аның кулы бүрәнәгә кыстырылган.

 

Шүрәле.

Кысты, кысты бармагымны,

Бүрәнәгә кысты былтыр.

Бу бәләдән кем килеп

Мине коткарыр (елый).

Ай-ай-ай, бик авырта бармакларым.

Ярдәм итегезче!

 

Алып баручы. Шүрәле, без сиңа ярдәм итәрбез. Ләкин син безне кытыкламаска сүз бирәсеңме?

 

Шүрәле. Коткарыгыз! Ярдәм итегез! Мин «Чишмәкәй» балалар бакчасындагы бер балага да тимәм.

 

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Шүрәлегә ярдәм итик. Ул безгә сүз бирде.

 

Шүрәле. Рәхмәт сезгә, балалар! Сез бигрәк ярдәмчел икәнсез. Болай булгач, мин сезнең бәйрәмдә калам.

 

Алып баручы. Яхшы, Шүрәле, рәхим ит безнең бәйрәмгә!

 

“Йөзек салыш” уены.

1.     Шигырь: “Безнең гаилә”.

2.     Җыр: “Туган телем”.

3.     Шүрәле биюе.

 

Шүрәле балалар белән саубуллашып китә.

 

Алып быручы. Кадерле балалар, безнең бөек Тукайның иҗатына багышланган кичәбез ахырына якынлашты. Киләчәктә сезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык һәм зур уңышлар телим.

 

“Татарстан улы мин” җыры башкарыла.

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “1 нче “ЧИШМӘКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

МУСТАФИНА РӘСЛИМӘ НУРУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий