Яңа фикерләр:

postheadericon Нәниләргә гарәп алфавиты – 3

Башы монда: Нәниләргә гарәп алфавиты – 2 

ШІ зэй

ز- زهرة 

Зәюн. Зәһра. Ул – чәчәк.
Хуш исле, матур, күркәм.
Аллаһ яраткан һәр нәрсә
Шундый камил, мин беләм.
***
  Ші (2)   син

س – ساعة  

Син-ун. Сәга. Ул – сәгать.
Вакытны ул күрсәтә.
Һәр нәрсәне вакытында
Үтәргә ул өйрәтә.
***

 Шґ   шин

ش – شمس  

Шин-ун. Шәмсун. Ул – кояш.
Балкып тора ул күктә.
Ул да, барлык җиһан кебек,
Аллаһка мактау әйтә.
***

Шµ   сад111

ص – صائد 

Сад-ун. Са’ид – балыкчы.
Ул күпләп балык тота.
Иртән иртүк кармак алып
Су буена ашыга.
***

 Ш¶   дад

ض – ضفدع 

Дад-ун. Дафдаг. Ул – бака.
Сикерергә ярата.
Салкын тәнле, озын телле…
Күлдә ул яшәп ята.
***
(дәвамы бар)
Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий