Яңа фикерләр:

postheadericon Ислам дине – җиңел дин!

ISLAM_0003_Love«Ислам дине – җиңел дин. Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча, артык гыйбадәтләр кылырга керешсә, гаҗиз калыр да, бу дин белән көрәшә торгач җиңелер, һәрвакыт кыла торган гыйбадәтләрен дә җиренә җиткереп үти алмый башлар. Дин эшләрендә бик артык тирән кермичә, урта һәм гадел юлны ихтыяр итегез, камил гыйбадәт кыла алмасагыз, шуңа якынрак рәвештә гыйбадәт кылырга тырышыгыз, аз булса да гыйбадәтләр бәрабәренә савап булачагын фикерләп сөенегез, кояш чыкмастан элек, төштән соң һәм көн ахырында бераз гыйбадәт кылып алыгыз!». Бу хәдис кешене камил рәвештә гыйбадәт кылырга тырышудан тыймый, бәлки, чиктән ашуны муафикъ күрми.

Үзенең асыл хаҗәтләрен һәм өй җәмәгатенең кирәкләрен табу юлында көннәр буенча эш эшләргә мәҗбүр булган кешеләрнең фарыз намазларын азга санап та бик күп нәфел намазлары укулары, бер тәүлектә унар, утызар мең зекер әйтүләре, вирдләр укулары, бу хәдиснең мәгънәсенә күрә, мактаулы эш булмавы күренә. Һәр нәрсәнең үз кешесе бар. Эш кешеләре булган бер җәмәгатькә имам булып намаз укытучы бер сәхабәнең иртәнге намазда озын сүрәләр укыганлыгын белгәннән соң, Рәсүлебез әлеге сәхабәгә кыскарак сүрәләр укырга кушкан. Икенче бер имамның җәмәгать намазын озын итеп укуын ишеткәннән сон: «Сезнең арагызда кешеләрне биздерүчеләр дә бар икән. Әгәр сезнең берәрегез имам булып намаз укытса, намазны кыскарак тотсын, чөнки оеп укучылар арасында зәгыйфьләр, олы яшьтәгеләр һәм эш кешеләре дә була», – дип шелтә кылган.

Пәйгамбәрләрнең һәркайсы бер нигез үзәренә җибәрелгәннәр, шуның өчен диннәре бер, бары тик шәригатьләре, заман таләбенә карап, төрле.

Дин эшендә чиктән ашып китеп арттырып җибәрүдән сакланыгыз. Чөнки үткәндәге кешеләрнең һәлак булуларына диндә чиктән ашулары сәбәп булды.

Бик күпләр: «Гыйбадәт кылуда ни зарар бар?» – дигән рәвештә фикер йөртәләр. Моның ярамаган эш булуы хакында мәшһүр Ислам галимнәренең бастырып чыгарган әсәрләре күп булса да монафыйклар, динсез һәм күп төрле гөнаһлы фиркаларның астыртын аздырулары һәм үзләре адашкан галимнәрнең адаштырулары сәбәпле алар күңелләргә тәэсир итми, игътибарны үзенә җәлеп итми калдылар. Шуның өчен бу нәрсә Ислам дөньясына таралып, бөтен әтрафны каплап алды. Һәр гасырда һәм һәр мәм-ләкәттә халыкның табигатьләренә, гореф-гадәтләренә хуш күренерлек рәвеш белән голүнең төрләре бик күбәйде. Шулардан берсе – Коръән белән Сөннәтне читкә куеп бәндәләргә иярү.

«Сарык көтүенә җибәрелгән ике ач бүренең көтүгә китергән зарарына караганда берәүнең мал һәм дәрәҗәгә күңел бирүе диненә күбрәк зарар китерә».

Ягъни, ач бүреләр көтүгә мал белән мәртәбәнең дингә зарар китерүләре кадәр зарар китерә алмыйлар, чөнки, әгәр кеше малны сөйсә, аны кулына төшерү өчен кеше хакына да, хәрамга да карамый. Әгәр берәү дәрәҗәгә омтылса, ул шуңа ирешү өчен кулыннан килгән тозак, мәкер хәйләләрне кора. Шуның белән күзе сукыраеп, хакыйкатьне күрмәс була.

Гомәр разыяллаһү ганһүдән риваять кылына: «Көннәрдән бер көнне, без Аллаһының Илчесе Мөхәммәт галәйһиссәләм  янында утырган вакытта, безнең янга актан киенгән кара чәчле бер кеше килде. Аны мөсафир дип әйтеп булмый иде һәм аны безнең арадан берәү дә белүче юк иде. Ул Мөхәммәт галәйһиссәләмнең  каршысына утырды да, учларын аның тезләренә куеп: «Мөхәммәт! Нәрсә ул Ислам?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм  аңа болай дип җавап бирде: «Ислам ул – бер Аллаһ Тәгаләдән башка һичбер гыйбадәт кылынырга лаеклы зат юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе, дип гуаһлык бирүең; шулай ук, намаз укуың, зәкят түләвең, Рамазан аенда ураза тотуың һәм, әгәр барырга мөмкинчелегең булса, Мәккәгә барып, хаҗ кылуыңдыр». «Дөрес», – диде әлеге кеше. Без аның үзе сорау биреп, җавап алгач, аның дөреслеген үзе үк раславына бик гаҗәпләндек. Шуннан соң ул: «Нәрсә ул Иман?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Синең  Аллаһ Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан булуына иман китерүең», – дип җавап бирде. «Бу да дөрес», – диде әлеге кеше. Шуннан соң ул: «Нәрсә ул Ихсан?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Синең Аллаһы Тәгаләгә  Аны күзең белән күреп торганың кебек,  син Аны күрмәсәң дә, Ул сине күреп тора дип гыйбадәт кылуың», – диде. «Дөрес», – диде әлеге кеше. «Миңа ахырзаман турында сөйлә», – диде бу кеше. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Соралучы аның турында сорау бирүчедән күбрәк белми», – дип җавап бирде. «Ахырзаман җитүенең билгеләре турында булса да сөйлә», – диде әлеге кеше. «Кол кыз үзенең хуҗабикәсен тудырыр, ә шәрә, яланаяк һәм надан дөя көтүчеләре биек йортлар төзүдә ярышырлар», – дип җавап бирде Аллаһның Рәсүле. Әлеге кеше китеп баргач, Мөхәммәт галәйһиссәләм озак кына вакыт уйга чумып утырды. Шуннан соң ул: «Гомәр, миннән сорау алган кеше кем икәнен беләсеңме?» – дип сорады. Мин: «Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесе генә беләдер»,- дип җавап бирдем. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Ул – сезгә динегезне өйрәтер өчен килгән Җәбраил иде, », – диде».

Димәк, безнең динебез шул нәрсәләрдән гыйбарәт икән. Хакыйкый мөселман Ислам диненең барлык күрсәтмәләрен дә үз вакытында үтәргә һәм бу диннең төп нигезләрен сакларга, нинди генә каршылыклар, киртәләр булса да, хак юлдан тайпылмаска тиеш.

Пәйгамбәребез, галәйһиссәләм: «Аллаһ Тәгалә бу Ислам өммәтенә һәр йөз ел башында диннәрен яңартучыларны җибәреп тора», – дигән.

Ислам диненең бозылу һәм үзгәрү ихтималы булмаса да, аңа надан халыклар һәм бидгать әһелләре диндә булмаган төрле хорафәтләр кушу, диндә булмаган нәрсәләрне диндә бар дип күрсәтү ихтималы бар. Шуның өчен Аллаһ Тәгалә һәр гасырда РәсүлүЛлаһ китергән саф диннән хәбәрдар адәмнәрне – галимнәрне җибәреп тора, шаять алар шул диннең хакыйкатен, чынбарлыгын халыкларга аңлатырлар, өйрәтерләр һәм шул дәвердәге һәртөрле ачышларга заманча җавап бирерләр.

Әгәр кемгә дә булса берәүгә дин турында үгет-нәсыйхәт ителсә, бу нәрсә ул кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан булган бер нигъмәттер. Әгәр ул шул нәсыйхәтне шөкер итеп кабул итсә, үзе өчен бик яхшы, әгәр кабул итмәсә, шул нәсыйхәт ул кешенең зарарына дәлил булып торыр һәм аңа карата Аллаһның ачуы артуга сәбәп булыр.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“76 нчы “АЙГӨЛ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

СИБГАТУЛЛИНА ГӨЛНАЗ ШАМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий