Яңа фикерләр:

postheadericon Иҗади сәнгать проекты: “Әниләр өчен муенсалар”

муенсалар3-4 яшьлек балалар өчен

 

Проектның төре: танып белү.

Проектның дәвамлылыгы: 1 атналык.

 

Проект методын куллануның төп максаты булып балаларны ирекле иҗади шәхес буларак тәрбияләү тора.

Бизәнү әйберсе булган төймә – муенса белән таныштыру. Аларны ясау төрләренә тукталу, губка белән эшләүне дәвам итү. Сөйләм телен үстерү, күзаллауны баету, төсләрне дөрес әйтүгә игътибар итү, вак детальләрдән бөтенбер әйбер җыеп булуына ышаныч уяту.

 

Тәрбияченең роле:

Баларның яшь үзенчәлекләрен исәптә тотып, танып белү процессында балаларның кызыксыну хисләрен үстерү максатыннан кирәкле шартлар тудыру, бала белән мөнәсәбәтләрне узара аңлашу, ярдәмләшү нигезендә кору, эзләнү эшчәнлегенә этәргеч бирү ситуациясе булдыру, уен алымнары куллану .

 

Балаларның роле:

Проектның актив катнашучысы булу, барлыкка килгән проблемаларны чишү, кыенлыкларны җиңеп чыгу юлларын табу. (Проект методының төп максаты)

 

Бурычлар:

Тәрбия бурычы: Танып белү сәләтен үстерү, балаларда төймә – муенса ясау серләрен өйрәнергә кызыксыну, теләк уяту, сәламәтлекләрен саклау, психологик уңай халәт тудыру.

Үстерү бурычы: Балаларнын сөйләм телен, кул хәрәкәтләрен, иҗади күзаллау, фикерләү сәләтен үстерү.

Өйрәтү бурычы: Балаларны эш барышында кирәкле күнекмәләрне эшләргә өйрәтү, коммуникатив осталыкларын үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: иҗади сәнгать.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, иҗади сәнгать, музыка, коммуникация, хезмәт, куркынычсызлык.

 

Методик алымнар һәм чаралар:

Сүзле уен, күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, триз, сораулар, әдәби тел, үсендерү, мактау, халык аваз иҗатын куллану, шигырләр уку, әңгәмә, практик эш, сөенеч мизгеле, искә төшерү, кабатлау, ныгыту, үзеңә бәя бирү.

 

Җиһазлар:

Капчык, шкатулка (алка, беләзек һәм төймәләр), мульти медиа, төрле төстәге төймәләр, күргәзмә төймәләр, матрешка биюен бию өчен киемнәр, магнитофон, эш өстәле: салфеткалар, токмачлар, губкадан ясалган помпоннар, кечкенә савытлар, гуашь, альяпкыч, җиңсә, чәчэләктергеч, кара капчыклар, баулар.

 

Сүзлек өстендә эш: төймә, муенса, матрешка, матур курчаклар, помпоннар .

 

Алдан үткәрелгән эш:

Психологик күнегүләр, эндәшләр, дидактик уеннар өйрәнү, альбомнар карау, бәйрәмнәр турында сөйләшү.

 

Проектның этаплары:

Әзерлек этабы:

*Проектның темасын сайлау.

*Проблема кую.

*Проект буенча материал җыю.

 

Төп этап:

*Бәйрәмнәр турында сөйләшү.

*Мульти медиада слайдлар карау.

*Төсләргә карата төрле уеннар.

*Матрешкалар турында җырлы – хәрәкәтле уенны өйрәнү

 

Йомгаклау этабы:

* Матрешкага һәм әниләргә төймә – муенса ясау.

 

 Проектны тормышка ашыру принциплары:

*Системалылык.

*Яшь үзенчәлекләрен истә тоту.

*Ел фасылына туры килү (Әниләр бәйрәме)

*Баланың шәхесен хөрмәтләү.

*Бала белән бакчада, гаиләдә узара аралашу, хезмәттәшлек итү эшчәнлеге оештыру.

 

 Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Балаларның иҗади –сәнгать белән кызыксына башлаулары.

2. Кул хәрәкәтләренең җитезлеге артуы .

3. Әти- әниләрнең проект нәтиҗәләре белән канәгать калуы.

4. Балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекне, төрле чараларда аралашу әдәбен тәрбияләүне дәвам итүнең кирәклегенә басым ясалу .

 

Проектның исеме:

Минем әни бәйрәмдә – иң матур булырга тиеш,

Тәрбияче апа, әйдә, миңа

Төймә ясарга булыш.

 

Уен – шөгыль:

Токмачларны буяп төрле төстәге төймәләр тезү.

 

Катнашалар:

Балалар һәм тәрбияче, музыка җитәкчесе.

 

Проектны тормышка ашыру 

Әңгәмә: “Нәрсә ул төймә?”

 

Максат: балаларны төймә белән таныштыруны дәвам итү. Аларның нәрсәдән ясалганын искә төшерү. Сүзлекне баету, тәрбияченең сорауларына җавап бирүне таләп итү. Матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

 

Кулланма материал:

Төрле төймәләр (пыяла, пластик, бака кабыгыннан, кәгаздән, токмачтан).

 

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, матур итеп түгәрәк ясап басыйк әле. Безнең яраткан әйтемне әйтәбез:

Менә минем күзләрем (уң һәм сул күзне сыпыру)

Менә минем колакларым (уң һәм сул колакларны сыпыру)

Менә минем кулларым (кулларны чәбәкләү)

Менә минем аякларым (тыпырдау)

Менә мин үзем (үзләрен –үзләре кочаклыйлар)

 

 

– Балалар, бүген бик матур көн, шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Менә бүлмәбез ничек матурланда, яктырды. Апаларга карап елмайк әле. Әйдәгез исәнләшеп киләбез. Булдырдыгыз. Ә хәзер миңа гына карыйбыз. (Урындыкларга утыралар)

Ишек шакыйлар.

 

Тәрбияче:

– Кемдер ишек шакый. Кая, кем икән ул? (Бара, ишекне зур итеп ача, ишек төбендә капчык тора.)

 

Тәрбияче:

– Балалар, монда бит капчык . Аны группага алып керергә кирәк.

(Тәрбияче тарта, тарта алмый, балаларны ярдәмгә чакыра. Тартып кереп утыралар. Тәрбияче ачып карый, ачылмый.)

 

Тәрбияче:

– Балалар, капчык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки ачылыр. Капчык нинди?

 

Балалар:

– Матур. Серле. Бизәкле.

 

Тәрбияче:

Серле капчык, матур капчык

Кызыктыра безне күптән.

Әйдәгез, карыйк, балалар

Эчендә нәрсә бар икән.

(Тәрбияче капчыкны ача – алкалар ала. Сорау – җавап, беләзекләр, сорау – җавап ала)

Тәрбияче:

– Алкалар, муенсалар, беләзекләр, чулпылар (әбиләр чәч үргәч тага торган булганнар һәм алар йөргәндә матур тавыш чыгарганнар) бик күп төрле, әйдәгез әле, без аларны мультимедиада карап китик.

 

СЛАЙДЛАРДА беләзек, алка, төймә рәсемнәре.

Тәрбияче:

– Балалар, болар нәрсәләр?

(Төймәләр турында сөйләшү, нәрсәдән ясалганнар, ә кайсысы иң матуры? Кайсысы ошады? Пыялалары кояшта ялтырый. Балалар, ә төймәне кемнәр тага?

Тәрбияче:

–         Ә ни өчен тагалар?

.

Тәрбияче:

–         Балалар, ә сезнең төймә тагасыгыз киләме ?

(Кигертеп карый, көзге янына барып карыйлар )

Тәрбияче:

– Матурмы, балалар? Сезгә ошыймы?.

КАПЧЫКТАН ЕЛАГАН ТАВЫШ ИШЕТЕЛӘ.

 

Тәрбияче:

– Балалар, капчыкта бит кемдер бар, елый. Ачып карыйк әле. Ача (ЭЧЕННӘН ГӨЛСӘРИЯ матрешка киемендә килеп чыга)

Тәрбияче:

– Балалар, бу кем? Матрешка нинди? (Матрешка балалар белән сөйләшә, кесәсендә матрешкалар була.

 

Балалар белән уен “Матрешканы кем дөрес итеп тезә?”

Тәрбияче:

–         Әйдәгез, балалар ,матрешкалар белән бергәләп биеп алабыз. (Киенеп матрешкаларны бию. )

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз. Матрешка, рәхмәт сиңа. Ә син нигә моңсу, бик боек.

Матрешка:

– Минем әнигә 8 мартка төймә –муенса бүләк итәсем килгән иде, акчам юк, үзем ясый белмим.

Тәрбияче:

– Кайгырма, матрешка. Без бүген менә нәкъ әниләргә төймә ясыйбыз. Әйдә, рәхим ит өстәл янына.

 

Тәрбияче шигырь укый (Балалар аляпкычларны кияләр)

Салкын кыш булса да,

Тышта кар яуса да,

Балалар өйдә ятмыйлар,

Киләләр бакчага.

Бакчада сезне без

Яратып каршы алабыз

Кулларны киң җәеп

Кочаклап алабыз.

Бакчада бергәләп

Уйныйбыз, җырлыйбыз.

Бәйрәмгә бүләкләр бергәләп ясыйбыз.

 

 

Максат: балаларның үзлектән аляпкыч киюләренә күзәтчелек итү.

Материал: токмачлар, салфетка, губкадан помпоннар, 3төстә гуашь, бәләкәй савытлар.

 

Тәрбияче:

– Балалар, без ни өчен сезнең белән аляпкычлар, җиңсәләр кидек икән?. (Киемнәрне пычратмаска) Ә без сезнең белән бүген төймәләрне нәрсәдән ясарбыз икән? (Шкатулка ала һәм ачып күрсәтә.) (Эчендә токмачлар.)

Балалар:

– Токмачтан.

Тәрбияче:

– Дөрес. Безгә токмачтан төймә ясау өчен – токмачлар, гуашь, губкадан помпоннар, салфеткалар Һәм теләк кирәк булачак.

– Ә кемгә ясыйбыз соң төймәләрне? Кемгә бүләк итәрбез икән?

(Әниләргә)

Тәрбияче:

– Балалар, төймәләрне нинди төсләргә буярбыз икән. Игътибар белән карагыз әле экранга, нинди төстәге төймәне күрәсез. Дөрес, яшел. Ә хәзер миңа яшел төстәге төймәне алып күрсәтегез әле өстәлдән.

 

Эш слайдлар белән дәвам итә.

– Әйдәгез, бисмиЛлаларны әйтик тә, Аллаһка тапшырып башлыйбыз. Иң беренче төсләрне искә төшерик әле, балалар. Помпоннарны гуашка аз гына манчып алабыз да, токмачларны баш һәм икенче бармак белән ике баш башыннан тотабыз, ашыкмыйча, пычранмыйча, матур, чиста, пөхтә итеп буыйбыз. Токмачларны дөрес итеп тотабыз, матур итеп буыйбыз. (Эш барышында талгын көй уйный)

 

Тәрбияче эш барышында килеп туган хәлгә карап сораулар бирә. Башка төсләр белән буяуны дәвам итәләр.

– Балалар, токмачлар кипкәнче, әйдәгез, бераз ял итеп алабыз. Кулларны ял иттерәбез.

 

Уен “Чәбәкәй”

 

Чәб-чәб, чәбәкәй,

Кулларыбыз бәләкәй.

Ә хәзер тизрәк –тизрәк

Чәбәклик күңеллерәк.

 

Тәрбияче:

– Менә, балалар, без ял иткәндә токмачлар да кипкән.

Әйдәгез әле, аларны төсләргә аерыйк. 1 савытка кызыл, 2 савытка зәңгәр, 3 савытка яшел, 4 савытка сары. . Ничә төс булды? Балалар, токмачлар әзер. Төймә ясау өчен безгә нәрсә кирәк булыр икән тагын. Әйдәгез, уйлап карыйк әле. Дөрес, бау. Токмачларны бауга кертергә кирәк, шулай бит, балалар? Хәзер без менә төсләрне чиратлаштырып төймәне тезә башлыйбыз. Беренче кызыл, аннан соң зәңгәр, сары һәм яшел. Гел менә шулай чиратлаштырып тезәбез. Әгәр дә ялгышсагыз, мин сезне дөресләрмен, балалар.

(Балаларга эш барышында әниләр турында сораулар бирелә )

Тәрбияче:

– Ай, нинди матур булды төймәләр, балалар, сез ничек уйлыйсыз әниләргә ошар микән безнең төймәләр?

Әйдәгез, үзебез киеп карыйк әле төймәләрне. Килешә микән? Матурмы, балалар? Ай, балалар, минем бармаклар бик арып киттеләр әле . , сезнеке ардымы? Әйдәгез әле, бармаклар өчен карандашлар белән гимнастика ясап алыйк әле.

 

Кулда карандаш әйләндерәм,

Барлык бармакка тигезәм.

Бармакларым ял итсен,

Миңа күңелле булсын.

 

Тәрбияче:

– Әйдәгез, төймәләрне һәрберебез аерым капчыкка салып куыйк. Әниләр бәйрәме килеп җиткәч бирербез. Төймә салган капчыкларны шкафларга яшереп куыйк әле. Ә хәзер өстәлләрне җыештырыйк инде: аляпкычларны урыннырына эләбез, гуашларны өйләренә озатабыз, савытларны Ләйсән апага юарга бирәбез, үзебез кул юарга керәбез. Рәхмәт сезгә, балалар.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

Югары Чаллы авылы

“АЛТЫНЧӘЧ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АХУНОВА ЗИНФИРА ГАБДУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий