Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Әниләр бәйрәме»

чэчэк6-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

– Әниләргә, әбиләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлылык кебек хисләр тәрбияләү; әбиләрне, әниләрне бәйрәм белән тәбрик итү.

– Җырлар, шигырьләр аша балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

– Балаларның сөйләм телен үстерү.

 

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Салмак кына көй яңгырый.

Алып баручы: Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр – әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен яратырга өйрәткән. Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе.

 

1бала:                                                                

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 

2 бала:

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

3 бала:

Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

 

4 бала:

Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

 

Алып баручы:  Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.

– Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.

 

Җыр “Һәрвакыт булсын әни»

 

Алып баручы: Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

 

Беренче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җаваплар тәрбиячедә бәйгегә кадәр була. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

 

– Балагыз нинди төс ярата?

– Нинди кием кияргә ярата?

– Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

– Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

– Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

– Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.

 

Икенче бирем “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.

– Балагызның исеме ничек?

– Балагызның фамилиясе ничек?

– Балагызга ничә яшь?

– Балагызның әтисе ни исемле?

– Балагызның аяк киеме размеры?

– Балагызның туган көне кайчан?

– Балагызның күз төсен нинди?

– Балагыз нинди группага йөри?

– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Алып баручы: Бәйгеләрдән ял итеп, балаларыбызның шигырьләрен тыңлап алыйк.

 

1 бала:

Бакча бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез.

Бу бәйрәмне барлык җирдә

Зурлап каршы алалар.

Бәхетле елмая бүген

Җирдә барлык аналар.

 

 2 бала:

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

 

Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

 

Бәйрәмебез гөрләп барсын,

Уен – көлке күп булсын.

Әйдәгез, дуслар, биибез

Әниләр карап торсын.

 

3 бала:

Өлгер, җитез минем әни,

Бар эшкә дә җитешә.

Юа, җыя, тегә, бәйли,

Кичкә бәлеш тә пешә.

 

Туганнарны якын итә,

Әби-бабайны зурлый.

Барысына да өлгерә

Ничек бер дә ул армый?

 

Яратам сине, әнием,

Син бәхетле була күр.

Әтием белән бергәләп,

Безгә җылы оя үр.

 

4 бала:

Минем әни үзе әйбәт, үзе чибәр,

Карлыгачтай кара кашлары.

Уңганлыкта аңа тиң кеше юк,

Бигрәк тәмле пешкән ашлары.

 

Бәхетле бул, әнием, һич картайма

Гөрләп үссен бакча гөлләрең.

Сау-сәламәт яшә, авырма,

Имин булсын килер көннәрең.

 

Дөньяда иң яратканым

Минем газиз әнием.

Тормыш юлымда терәгем

Юл сызучы – әтием.

 

Җыр “Бәйрәм бүген” Р. Корбан сүз., М.Минһаҗев көе.

 

Өченче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала. Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

– Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

– Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

– Ана куены (туннан җылырак)

– Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

– Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

– Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

– Алтмышка җитсен бала (ана өчен һаман да бала.)

 

Алып баручы:  Сез балагызны яхшы беләсезме? (Әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз! Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы 4 биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу.

 

Алып баручы: Ягез, балалар, хәзер карыйбыз, кем әнисенә өйдә булыша икән? Кем дә кем уенчыкларны беренче җыеп бетерә, шул уңган-булган, әнисенең ярдәмчесе була.

 

Уен Уенчык җыю”

 

Алып баручы: Алъяпкыч, яулык күрсәтелә, ә бу әйберләр нәрсә өчен кирәк соң? Дөрес, тәмле ашлар әзерләгәндә кия торган киемнәр. Нәрсәне ничек кигәнне беләсезме? Әйдәгез, тикшереп карыйк әле.

 

Уен “Алъяпкыч кию”

Алып баручы: Балалар, сез шундый уңган-булган икән, тиз арада бу биремне дә башкарып чыктыгыз.

 

Татар халык биюе

 

Алып баручы:  Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

 “35 нче “МАЛЕНЬКАЯ СТРАНА” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАБИБУЛЛИНА АЙСЫЛУ ИЛЬНУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий