Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Светофорның өч төсе”

АЮУртанчылар төркеме өчен

 

Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету.

Тәрбия бурычы: балаларда итагатьлелек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның юлда светофор төсләре буенча йөрү күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, музыка, куркынычсызлык.

Методик алымнар һәм чаралар: сөенеч мизгеле, тәрбияче сорауларына җаваплар бирү, техник чаралар куллану, слайдлар күрсәтү, табышмак чишү, хәрәкәтле уеннар, мактау, ныгыту.

Җиһазлау: мультимедия –  проектор, экран, 2 светофор макеты, аю баласы Әппәс, кызыл, сары, яшел төстәге алма муляжлары, “урман” күренеше, магнитофон тасмасында талгын музыка.

Әдәбият: Л. Әхмәтшина, З. Камалова “Адымнар нык, юллар имин булсын”,

Р. Шәфи “Җомак әйтәм- җавап көтәм”.

 

Эшчәнлек төзелеше

1. Психологик көйләү.

2. Сөенеч мизгеле “Аю Әппәс кунакка килә”. Слайдлар күрсәтү.

3. Табышмак чишү.

4. Үстерешле диалог.

5. Урманга сәяхәт.

6. Аз хәрәкәтле уен “Игътибарлы бул!”

7. Хәрәкәтле уен “Кем тизрәк үз агачын таба?”

8. Йомгаклау.

 

 

Эшчәнлек барышы.

I. Кереш.

–  Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә! Күрәсезме, безнең бүлмәбезгә бүген адашып бер аю баласы килеп керде. Исемен сорап белдем: Әппәс исемле икән. Ул урманда яшәгән булган, ләкин бер көнне алмалар җыярга чыккач, уенга мавыгып китеп, үзе дә сизмәстән безнең Кукмара урамына килеп эләккән һәм аптырап калган. Урамда шау- шу, тыз да быз машиналар йөреп тора, ашыга- ашыга кешеләр йөри. Аю баласына куркыныч булып киткән, ул кире өенә кайтмакчы булган, ләкин кузгалырга да курыккан, чөнки ул урамда йөри белми икән. Ярый әле Әппәскә бер мәрхәмәтле абый очраган, ул аны безнең балалар бакчасына кертеп куйган. “Бәлки, сезнең балалар Әппәскә ярдәм итәрләр, өенә кайтарып куярлар”, –  ди. (Тәрбияче сөйләгәндә экранда слайдлар күрсәтелә).

Без бүген урамда ничек йөрергә, юл аша чыгарга өйрәнербез. Әппәс тә тыңлап торсын. Аннары бергәләп аны урманга алып барып куярбыз. Ярыймы, балалалар! (Әппәсне балалалар янына утыртып куям).

 

II. Төп өлеш.

Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Җәен, кышын, яз, көзен,

Иртә, кичен, көндезен,

Ача, йома өч күзен

Телсез әйтәдер сүзен,-

Бик тиз аңлыйлар үзен

Ул нәрсә? (Светофор)

– Дөрес, балалар! Сезнең светофор күргәнегез бармы? Безнең Кукмарада светофор кайларда бар?

– Кукмарада светофор ике генә җирдә, ә Казанда? (Күп)

– Ни өчен? Сез ничек уйлыйсыз? (Чөнки Казанда машиналар да, кешеләр дә күп).

– Ә светофор нигә кирәк? (Машиналарга да, кешеләргә дә уңайлы булсын, аварияләр булмасын, кешеләргә юл аша чыгарга җайлы булсын өчен).

– Әйе, светофор ул урамдагы хәрәкәтне көйләп тора. (Балаларга светофор макетын күрсәтәм. Ул “күзләрен” йомган, бер “күзен” ачам).

 

– Светофорда нинди ут янды? (Кызыл)

– Димәк, урам аша чыгарга ярыймы? (Юк)

– Әйе. Светофор әйтә:

Янса кызыл ут,

Туктап тор – юл юк! (Икенче “күзен” ачам).

 

– Светофорда нинди ут янды? (Сары)

– Әле чыгарга ярыймы?

– Юк. (Сары ут әзерләнергә куша).

– Сары ут кабынуга,

Әзерлән кузгалырга.

 

– Сезнеңчә светофорның өченче “күзе” нинди төстә икән? (Берничә баладан сорыйм. Светофорның өченче “күзен” ачам).

– Светофорның яшел күзе нәрсәне аңлата? (Юл аша чыгарга ярый икәнен).

– Яшел ут кабынса, бел ачык!

Алга китәргә юл ачык!

Юл аркылы яшел ут янганда гына чыгарга ярый. (Күмәк һәм аерым кабатлаулар).

– Хәзер светофор күзләрен ачып – йомып сезне тикшереп карый. Юл аркылы дөрес чыга аласызмы икән? Әппәстән дә сорап карыйк, аңладымы икән? (Светофор чиратлап күзләрен ача, ә балалар “Басып тор!”, “Көтеп тор!”, “Чык!” сүзләрен әйтәләр).

 

– Балалар, сез дә, Әппәс тә светофорның төсләре ни аңлатканны беләсез икән. Димәк, безгә урамда йөрү, юл аша чыгу куркыныч түгел инде, әйеме? Шулай булгач без Әппәсне урманга, өенә илтеп куя алабыз. Әйдәгез, бергәләп урманга. Анда саф һава суларбыз, уйнап алырбыз. Ләкин безнең балалар бакчасы яныннан олы юл үтә. Урманга бару өчен, шул юл аша чыгарга кирәк. (Балалар “капкадан” чыгалар, юл кырыена туктыйлар. Әппәс тә балалар белән бергә).

– Балалар, карагыз әле, безнең бакча янындагы юл кырыена яңа светофор куйганнар. Ничек әйбәт булган. Күптән кирәк иде, чөнки монда машиналар да, кешеләр дә күп йөри. (Балалар светофорда яшел ут янганны көтәләр һәм юл аша чыгалар. “Урманга” килеп җитәләр, Әппәсне дә үзләре белән алып баралар).

– Карагыз әле, урманда нәрсәләр үсә? (Агачлар)

– Урман нинди? (Зур, матур)

– Менә шушы зур, матур урманда яши дә инде безнең дустыбыз Әппәс. Карагыз, бу кырыйда нинди агач үсә? (Алмагач)

– Алмагачта нинди алмалар бар? (Кызыл, сары, яшел алмалар)

– Бу төсләр сездә берәр нәрсәне хәтерләтмиме? Тагын кайда күрдегез бу төсләрне? (Светофорда)

 

– Хәзер бу алмалар белән берәр уен уйнап алырбыз. (Аз хәрәкәтле уен “Игътибарлы бул!”). Мин алмаларны берәм – берәм өзеп алам һәм сезгә күрсәтәм. Мин кызыл алманы күрсәтсәм –  туктап торабыз, сары булса –  чәбәклибез, яшелне алсам – атлап йөрибез. (Алмалар 5- 6 тапкыр чиратлаштырыла. Әкрен генә музыка уйный).

Ой, балалар, монда агач төбендә үлән арасында нидер бар бугай. Ә-ә, кәрзин икән. Бу кәрзин Әппәснеке булырга тиеш. Ул бит алмалар җыярга чыккан иде. (Кәрзинне карыйбыз). Алмалар! (Кызыл, сары, яшел алма муляжларын балаларга өләшәм).

– Хәзер без сезнең белән бер хәрәкәтле уен уйнап алырбыз. Уен “Кем тизрәк үз агачын таба?” дип атала. (Талгын музыка уйный. Балалар аланда уйнап йөриләр. Музыка туктый, һәркем үз агачын эзләп таба. Уен 2- 3 мәртәбә кабатлана).

 

III. Йомгаклау.

– Менә, балалар, безгә кайтырга да вакыт җитте. Ә Әппәс урманда кала.

– Без бүген Әппәс белән бергәләп ниләр турында өйрәндек?

– Урманга сәяхәт ошадымы?

– Ә хәзер Әппәс белән саубуллашыйк! (Балалар саубуллашып урманнан чыгалар һәм килгән юл буенча балалар бакчасына кайталар).      

 

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

“Кукмара ш.т.п. тугызынчы номерлы “МИЛӘШКӘЙ”

балаларны  һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле теленә өйрәтүче тәрбиячесе

СӘЙФУЛЛИНА ЗӨБӘРҖӘТ ХАРИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий