Яңа фикерләр:

postheadericon Яз аена перспектив эш планы

язУртанчы төркем балалары өчен

КҮЧЕРҮ – Уртанчы төркем балалары өчен яз аена перспектив эш планы

 

Март ае

Саф һавада булу №1

Кошларны күзәтү.

 

Максат:

- кошларны каурыйлары, зурлыклары, тавышлары буенча танырга һәм аерырга өйрәтү;

 – күзәтүчәнлекне, хәтерне үстерү;

- кошларга карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү;

- кошларның төрләрен кабатлау.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сорау бирә, табышмаклар табарга тәкъдим итә.

  • Безнең участокка нинди кошлар очып килә?
  • Аларның зурлыгы нинди?
  • Аларның төсе нинди?
  • Нәрсә белән тукланалар?
  • Яз көне кошлар тормышында нинди үзгәрешләр була?
  • Үзләренең кошчыклары турында ничек кайгырталар?
  • Сез кошларга ничек булышасыз?
  • Кошлар табигатькә нинди файда китерәләр?
  • Сез тагын нинди кошлар беләсез?

Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык)

 

Язын килә, көзен китә,

Оя ясасаң үз итә (Сыерчык)

 

Хезмәт эшчәнлеге: ком савытындагы комны казу.

Максат: хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, кушканны үтәүдә жаваплылык хисе тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Төсле автомобильләр”

Максат:

– уенның кагыйдәләрен сакларга өйрәтү;

– тәрбияче сигналы буенча, бер-береңә бәрелмичә, төрле юнәлештә йөгерү,

– төсләрне аера белү.

Индивидуаль эш: урыннан өскә сикерү.

Максат:

– сикерүчәнленкне үстерү,

– көч һәм тигезлекне берләштерү нигезендә мускул көчен туплый белү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–ролле уеннар, алып чыгылган материал белән уеннар һ.б.

 

 

Саф һавада №2

Урам чистартучы машиналарны күзәтү

Максат:

– авыр эш башкаручы машиналарның роле турындагы белемнәрне киңәйтү;

– тасвирлама буенча сүрәт таба белү осталыгын ныгыту;

– техникага кызыксыну тәрбияләү;

– өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

 

Күзәтү барышы

 Тәрбияче балаларга табышмак әйтә, әңгәмә үткәрә.

  • Яңгырның дүрт тәгәрмәче буламы?
  • Мондый могҗиза нәрсә дип атала?
  • Ни өчен су сиптерә торган машинаны фонтан машинасы дип йөртәләр?
  • Ул нинди эш башкара?
  • Фонтан-машинасы бензовоз машинасына нәрсә белән охшаган? Нәрсә белән аерыла?
  • Ни өчен бу могҗиза машиналары урамны җыештырыр өчен эшкә иртән чыгалар?

Хезмәт эшчәнлеге: участоктан корыган яфракларны, ботакларны җыеп носилкага салу.

Максат:

- чисталыкка һәм тәртипкә өйрәтү;

– күмәкләшеп эшләү теләге булдыру;

– башланнган эшне ахырына кадәр җиткереп эшләү.

Хәрәкәтле уен: “Мине куып тотыгыз”, ” Иң төз атучы”.

Максат:

- мөстәкыйльлек үстерү;

– уенның кагыйдәсен саклау.

Индивидуаль эш: хәрәкәтчәнлекне үстерү.

Максат: капкага шуышып һәм үрмәләп керү осталыгын ныгыту.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–ролле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада №3

Күгәрченнәрне күзәтү.

Максат:

– Кошларның тышкы кыяфәте турындагы белемнәрне киңәйтү.

– Кошлар тормышы турындагы күзаллауны формалаштыру.

 

Күзәтү барышы:

Тәрбияче балалар белән әңгәмә оештыра, сораулар бирә.

  • Элек-электән ук билгеле-кошлар хат ташучы булганнар.
  • Бу кошны ничек атыйлар?
  • Ул нинди төстә?
  • Нинди зурлыкта?
  • Күгәрчен күчмә кошмы?
  • Күгәрченнәр табигатькә нинди файда китерәләр?
  • Алар кайда оя коралар?
  • Ни өчен күгәрченнәрне хат ташучы дип әйтәләр?

 

Саескан турында – пулеметтан аттыра диләр, чыпчык турында – чыркылдый, күгәрчен турында – гөрелди дип әйтәләр.

Хезмәт эшчәнлеге: участокны күмәкләшеп калган кардан чистарту.

Максат: участокта чисталык һәм тәртип сакларга өйрәтү.

Хәрәкәтле уен: “Күгәрченне куып тот”.

Максат: җитезлекне һәм тизлекне камилләштерү (сигнал буенча артка карамыйча йөгерү).

Индивидуаль эш: хәрәкәтчәнлекне үстерү.

Максат: урында басып торган килеш өскә, уңга, сулга сикерүгә күнектерү.

Ирекле эшчәнлек

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–ролле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада №4

Төзелеш техникасын күзәтү.

Максат:

- Төзелешнең төрле чорында техниканың роле, төзүче һөнәре турындагы белемнәрне ныгыту һәм киңәйтү.

– Өлкәннәр хезмәтенә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

– Машина исемнәрен ныгыту.

 

Күзәтү барышы

Тәрбияче балалар белән төзелештә эшләүче техникан

ы күзәтә. Аннан сон, тәрбияче балаларга табышмак әйтә, әңгәмә оештыра.

 

Төзелә торган йорт яныннан,

Калканлы солдат бара.

Ул үткән җирдә тигез,

Һәм шома булып кала. (Бульдозер)

  • Бульдозер нәрсәгә охшаган?

 

  • Нинди машина нигез чокырын казый?

Сукыр тычкан кебек

Һаман казый да казый.

Ул берүзе алыштыра,

Әллә ничә кулларны. (Экскаватор)

 

Экскаваторны игътибар белән күзәтү. Аның төп өлеше – чүмеч. Корыч тешләре белән ул җирне ярып керә, аны җыя һәм йөген үзбушаткыч автомобиль әрҗәсенә тутыра. Бу иң көчле машина.

Почмакта күтәргеч кран

Ул әйтерсең великан.

Измәңне дә, кирпичнедә,

Плитәне дә күтәрә. (Кран)

  • Ул ни рәвешле ярдәм итә?
  • Нинди плитәләр күтәрә?

 

Хезмәт эшчәнлеге: өлкәннәргә агач утыртырга булышу (кечкенә агачны тотып тору, утыртканнан соң аңа су сибү).

Максат: хезмәткә һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт үрнәге күрсәтү.

Хәрәкәтле уен: “Чөяргә һәм тотарга”.

Максат: хәрәкәтләрне камилләштерү.

“Аю урманында”

Максат: сигнал буенча тиз хәрәкәт итү.

Индивидуаль эш: бүрәнә буйлап йөрү.

Максат: тигезлекне тота белү осталыгын ныгыту.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада №5

Хат ташучы һөнәрен күзәтү.

Максат:

– хат ташучы һөнәрен күзәтүне дәвам итү;

– специфик лексика хисабына сүз запасын баету;

– хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

 

Күзәтү барышы

Ел фасылына бәйле рәвештә хат ташучының эше үзгәрмәвен билгеләп үтү.

  • Кием формасы үзгәргәнме?
  • Ни өчен яз һәм көз айларында хат ташучысының сумкасы ябык була?
  • Ни өчен хат ташучы төрле һава торышы булганда да эшли?

Хезмәт эшчәнлеге: участоктан чүп җыйнау.

Максат:

- бергәләп эшләү сәләтен үстерү;

-җаваплылык хисе тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Казлар”, “Кояш куяннары”.

Максат:

- хәрәкәт координациясен үстерү;

– сабырлык тәрбияләү;

– үзеңнең хәрәкәтләреңне әйләнә-тирәдәгеләр белән туры китерү;

– уртак предмет белән уйнаганда бергәләп уйнау күнекмәләрен үстерү.

Индивидуаль эш: хәрәкәтчәнлекне үстерү.

Максат: хәрәкәт сәләтләре һәм сыйфатлары үстерү: җитезлек, тигезлек, көч, чыдамлыкны үстерү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада №6

Шофер һөнәрен күзәтү.

Максат:

- шофер хезмәте белән таныштыруны дәвам итү;

– машинаның нинди өлешләрдән торганлыгын искә төшерү;

– өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

 

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

  • Бу нинди машина?
  • Машина йөртүчене ничек атыйлар?
  • Тагын нинди машиналар була?
  • Йөк машшинасы җиңел машинадан нәрсә белән аерыла?

Хезмәт эшчәнлеге: участоктан чүп җыю.

Максат:

– бирелгән эшкә карата җаваплылык хисе формалаштыру;

– бер-береңә, зурларга ярдәм итү теләген хуплау.

Хәрәкәтле уен: “Чыпчыклар һәм автомобиль”, “Без-шоферлар”.

Максат:

– төсләрне аерып хәрәкәтләнергә өйрәнү;

– тпространствода ориентлаша белү;

– уен оештыруда мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Индивидуаль эш: хәрәкәтчәнлекне үстерү

Максат: пространствода ориентлаша белүне камилләштерү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Апрель ае

Саф һавада булу №1

Дворник хезмәтен күзәтү.

Максат:

– ярдәмгә килергә әзер тору халәтен тудыру, хезмәтнең нәтиҗәсен бәяләү;

– хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү;

– сөйләмне үстерү, сүзлек запасын киңәйтү.

 

Күзәтү барышы

Тәрбияче шигырь сөйли.

 

Куяннар булып сикерешә,

Җирдә кояш нурлары.

Кулны изәп чакырсам,

Бире карый юллары.

 

Хезмәт эшчәнлеге: участокта тәртип булдыру.

Максат:

– коллектив хезмәтне оештыру;

– индивидуаль тәртиптә конкрет эш бирү;

– хезмәт күнекмәләрен үстерү.

 

Хәрәкәтле уен: “Күңелле чыпчык”, “Кояш куяннары”.

Максат:

– уен кагыйдәсен төгәл үтәү күнекмәсе булдыру;

– мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Индивидуаль эш: хәрәкәтләрне үстерү.

Максат: хәрәкәт күнекмәләрен һәм сәләтләрен үстерү, камилләштерү (ярым ятып, ярым шуышып каршылыклар аша чыгу, сикергәннән соң дөрес итеп җиргә төшү).

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада булу №2

Җилне күзәтү.

Максат:

- һава торышының үзгәрүе турындагы күзаллауларны ныгытуны дәвам итү;

– җил турындагы төшенчәне формалаштыру;

– җил юнәлешен билгеләргә өйрәтү.

 

Күзәтү барышы

Дөньяда яшәү ничек рәхәт: атлыйм, ә җылы җил мине арттан иркәләп бара!

Җылы һава салкын һавага караганда җиңелерәк, шуңа күрә ул өскә күтәрелә, ә салкыны аста җәелә. Һава бар җирдә дә тигез җылынмый, чүлләрдә ныграк, җил дә анда кызу була. Елга өстендәге һава салкынча, шуңа күрә аннан салкынча җил исә. Һава һәрвакыт киң диңгезләр, кара урманнар, кайнар чүлләр өстеннән хәрәкәт итә. Без аны … дибез (җил).

Хезмәт эшчәнлеге: участоктагы юлларны себерү.

Максат: хезмәт кую теләге тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Җилдән җитезрәк”, ” Кем югарырак”.

Максат:

– йөгерү тизлеген үстерү;

– җиңел итеп сикерергә өйрәтү.

Индивидуаль эш: “Ераграк сикер”.

Максат: озынлыкка йөгереп килеп сикерергә өйрәтү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

 

Саф һавада булу №3

Кошларны күзәтү.

Максат:

– кошлар турында кайгырту теләге булдыру;

– кошларның исемен һәм гәүдә өлешләрен әйтергә өйрәтү;

– кошларда охшаш һәм аерымлык билгеләрен табу буенча күнекмәләрен булдыру.

 

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларның юнәлешен ашханә янына җыйналган кошларга юнәлтә. Зур кошларга карарга тәкъдим итә. Аларның каурыйлары нинди, нинди зур томшыклары, ничек итеп алар җиргә эшлекле курыкмыйча, ашыкмыйча, берәүдән дә курыкмыйча басып йөриләр. Хәзер саесканга карыйбыз. Каргага караганда гәүдәсе кечерәк булса да, аның каурыйлары ничек матур, гадәти түгел. Озын койрык йөрми, ә сикереп-сикереп күченә.

Хезмәт эшчәнлеге: участок юлын чүпләрдән арындыру.

Максат:

– кечкенә көрәк белән эшләргә өйрәтү;

– хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Карга һәм чыпчыклар”.

Максат:

– пространствода ориентлашуга өйрәтүне дәвам итү, бер-береңә бәрелми йөрү күнекмәләрен үстерү;

– тәрбияче командаларын тыңлый белү;

– дусларча аралашу күнекмәләрен тәрбияләү.

“Тычканнар әйлән-бәйлән уйный”.

Максат:

– хәрәкәтләрне үтәү буенча күнегүләр эшләү;

– уенга кызыксыну уяту.

Индивидуаль эш: “Флажокка кадәр йөгереп бар”.

Максат: йөгерү тизлеген арттыру.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

 

Саф һавада булу №4

Саесканны күзәтү.

Максат:

– Яз турында һәм кошларның елның бу фасылында үз-үзләрен тотышы турында күзаллауны киңәйтү;

– Белемнәрне яңа сүзләр, яңа төшенчәләр белән баету.

 

Күзәтү барышы

Кояш тагы да ныграк җылыта, кар эри, бар җирдә гөрләвекләр җырлап ага. Балалар су челтерәвен тыңлыйлар һәм “ж-ж-ж” диләр. Гөрләвекләрдә кәгазь көймәләр йөздерәләр.

Кошлар ашханәсендә бик күп кошлар җыелды. Санап күрсәтегез әле, сез нинди кошларны күрәсез? Ничек уйлыйсыз, алар нигә шатлана? Саесканга игътибар итегез, ничек итеп ул да яз килүгә шатлана, үзенең күңелле җырын суза. Кошларның үз-үзләрен тотышында нинди яңалыклар күрдегез?

Кошларга азык куярга тәкъдим ителә, аларга азык табуы кыен икәне аңлатыла.

Хезмәт эшчәнлеге: участокта чүпләрне җыйнау.

Максат: бергәләп эшләү теләге тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: “Кошлар бер, кошлар ике!”

Максат: хәрәкәтләрне текст белән килештерү буенча күнегүләр эшләү.

“Шарны кабарту”

Максат:

– түгәрәк ясап төрле хәрәкәтләр эшләргә өйрәтү;

– “ш” хәрефен дөрес әйтергә өйрәтүдә күнегүләр эшләү.

Индивидуаль эш: хәрәкәтләрне үстерү.

Максат: тәрбияче сигналы буенча төрле якка йөгерү күнекмәләрен ныгыту.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада булу №5

Һава торышын күзәтү.

Максат:

– табигатьтә ел фасылларының үзгәрешләре турындагы белемнәрне ныгыту.

 

Күзәтү барышы.

Болыт урман артына яшеренә.

Күкләрдән кояш безгә карый,

Шундый чиста, игелекле нурлы.

Тота алсам үбәр идем.

 

– Яз килү белән нәрсә үзгәрде? Көннәр озынайдылар, кояш еш күренеп яктырту гына түгел, җылыта да башлады.

– Яшелчә бакчасында нәрсә үзгәрде? (Эрегән кар сулары күренде). Сез ничек уйлыйсыз, нигә кар бар җирдә дә эреп бетмәде, ә кечкенә кисәкләр булып ята? Тиздән җылы яктан кошлар кайтырлар, без ясаган сыерчык ояларында оя корырлар.

– Һәр иртә саен алар үзләренең җыры белән безнең күңелне күтәрәләр, сөендерәләр. Агачлардагы һәм түтәлләрдәге зарарлы бөҗәкләрне ашарлар. Нинди зарарлы бөҗәкләрне беләсез? Кырмыска зарарлымы? (Юк, ул санитар). Агачлар белән нинди үзгәрешләр булды? (Бөреләр бүртенә башлады). Ни өчен бөреләр кыш көне буртенмиләр? (Агачта аю сыман кышын йоклый, кояш карый башлагач уяна һәм кар сулары белән туена башлый).

 Хезмәт эшчәнлеге: яшелчә бакчасында юлларны ком белән түшәү.

Максат: малайларга кызларны хөрмәт итәргә өйрәтергә (ком чиләген күтәреп алып килү).

Хәрәкәтле уеннар.

“Кошларның җылы яклардан кайтулары”

Максат: тәрбияче сигналы буенча тиз арада хәрәкәт итәргә өйрәтү.

Индивидуаль эш: хәрәкәтчәнлекне үстерү.

Максат: киң адымнар белән йөрүне ныгыту, каршылыклар аша сикереп чыгу.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Май ае

Саф һавада булу №1.

Каен агачының борын төрткән бөреләрен күзәтү.

 Максат:

– Язның кыш өстеннән өченче җиңүе – урман язы белән таныштыру.

 

Күзәтү барышы.

Тәрбияче балаларга табышмак һәм әңгәмә оештыра:

Елгалар ярына кайтты,

Ташулар басылдылар.

Кояшка карап елмаеп,

Бөреләр ачылдылар.

 

  • Табышмакта кайсы вакыт турында сүз бара?
  • Язның билгеләрен санап күрсәтегез;
  • Хәзер нинди ай?

Балаларның игътибарын тиздән язның өченче җиңүенә, кыш өстеннән тулысынча җиңүенә юнәлтергә.

  • Бу нинди агач?
  • Бөреләр белән ни булган?
  • Алар зурмы, әллә кечкенәме?

Бөреләрне иснәп карарга тәкъдим ителә. Алардан нинди ис килә?

Бөреләрне сак кына тотып карарга тәкъдим ителә. Алар нинди? Яфраклар нинди төстә күренә башлыйлар?

 

Бигрәк матур язгы көн,

Уяна бакчада бөреләр.

Яшелләнеп, хуш ис бөркеп,

Иркәли күзләрне яфраклар.

  • Урман тиздән нәрсәдән киенер?
  • Нинди кошлар очып кайтырлар? Кайсысы урманда күк-кү кычкырыр.
  • Яздан соң нинди вакыт килер? (Җәй)

Хезмәт эшчәнлеге: бакчада түтәлләрне жыештыру.

Масат: түтәлләрне орлыклар сибәрлек итеп әзерләү теләге уяту.

Хәрәкәтле уеннар: “Йөгереп җит һәм сикер”

Максат: дөрес сикерү алымнарын булдыру.

“Юл буйлап кем тизрәк йөгереп килеп җитә?”

Максат: пространствода ориентлашуны үстерүне дәвам итү.

Индивидуаль эш: төрле предметларны күрсәтелгән җиргә төбәп ыргыту.

Максат: бер кул белән төбәп ыргыту күнегүләрен ныгыту.

Ирекле эшчәнлек

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы –рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада булу №2.

Чыршыны нарат белән чагыштыру.

Максат:

– ылыслы агачлар турындагы белемнәрне дөресләү, аларның охшашлыгы һәм аерымлыгы (наратта чыршы сыман һәрвакыт яшел, бары энәләре генә озынрак, ботаклары да очларында).

 

Күзәтү барышы.

         Наратлар биеккә күтәрелгәннәр

Әйтерсең күкне себерергә теләгәннәр.

Ел буе күк йөзе торсын дип

Чалт аяз болытсыз булсын дип. (Нарат)

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә.

 

Энәләрем чыршыныкыннан озынрак

Туп турыга мин үсәм

Булсам урман эчендә

Ботакларым очымда (Нарат)

 

Хезмәт эшчәнлеге: территорияләрне җыештыру.

Максат:

– хезмәт сөяргә өйрәтү;

– бер-береңә ярдәм хисе тәрбияләү;

 Хәрәкәтле уеннар: “Чыпчыклар”, “Поезд”.

Максат:  балаларны скамейка буйлап йөрергә күнектерү, таралып йөгерергә өйрәтү.

Индивидуаль эш.

“Кем тизрәк йөгереп барып җитә?”,”Ташларга басып”.

Максат: йөгерү күнегүләрен кабатлау, ташларга басып йөргәндә тотрыклылык (тигезлек) саклау, сигнал буенча тиз хәрәкәт итү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада булу №3

Чәчәклекне күзәтү.

Максат:

– Чәчәкләр турында белемне ныгыту.

– Клумбаларны тәрбияләү теләге уяту, аларны чәчәк үсентеләре утыртуга әзерләү.

 

Күзәтү барышы.

Инде яз җитте,

Җирдә кар эреп бетте.

Салкын буранлы көннәр

Кыш белән узып китте.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

  • Клумбага чәчәк үсентеләре утырту өчен нинди әзерлек эшләре алып барырга кирәк? (Корыган яфракларны һәм сабакларны җыйнап алырга кирәк)
  • Сабакларны нәрсә белән җыябыз? (Тырма белән),
  • Җирне нәрсә белән казыйбыз? (Көрәк белән).

Хезмәт эшчәнлеге: кыштан соң территорияне җыештыру буенча коллектив эш.

Максат:

– бергәләп эшләргә өйрәтү;

– хезмәт сөяргә өйрәтү.

Хәрәкәтле уеннар: “Йоклаган төлке”,”Тупны күрсәт”.

Максат: йөгерүдә, тупны чөеп тотуда күнегүләр эшләү.

Индивидуаль эш: “Кошлар кайтуы.”

Максат: тәрбияченең сигналы буенча күрсәтелгән юнәлештә тиз хәрәкәт итәргә өйрәтү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада булу №4.

Миләш агачын күзәтү.

 

Максат:

– Агач төзелеше турындагы белемне ныгыту.

– Табигатьнең май аенда үзгәрүе турындагы күзаллау булдыру.

 

Күзәтү барышы.

Бөреләр акрынлап бүртенәләр, алар көн саен зураялар һәм зураялар. Кышкы йокыдан соң миләш агачы яңадан терелгән сыман җанлана башлый. Ниһаять, кечкенә матур яшел яфраклар сызылып чыгалар. Яфраклар зураюга, миләш агачы чәчәк ата. Үзенә генә хас булган хуш ис белән ул болыннарны, урманнарны тутыра. Бал кортларының күңелле күче миләш агачы янында җыелалар, кызылсу хуш исле бал җыялар. Менә нинди файдалы ул миләш агачы.

Хезмәт эшчәнлеге: коллектив хезмәт. Участоктан иске яфракларны, үләннәрне җыйнау, юлларны себерү.

Максат: хезмәт итү теләге уяту, төп хезмәт процессларын эшли белү.

Хәрәкәтле уеннар: “Кроликлар”, “Тавык һәм чебиләр”.

Максат: бөтен мәйданчык дәвамында ике аякта сикерү, сигнал буенча чүгәләү, үз урыныңны табу.

Индивидуаль эш.

Бер рәткә куелган кеглилар буенча сигезле ясап йөгерергә; баш өстенә комлы кечкенә капчык куеп бүрәнә өстеннән йөгерергә.

Максат:

-кеглилар арасыннан йөгергәндә бәрелмәскә өйрәтү;

– тизлекне,җитезлекне, тигезлекне саклауны үстерү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада булу №5.

Чәчәклекне күзәтү.

Максат:

– Чәчәкләр исемен дөресләү, төзелешен һәм зурлыкларын,төсләрен,таҗларын ачыклау.

– Чагыштырып сөйләүгә этәрү,чәчәк исләренә игътибарны юнәлтү.

 

Күзәтү барышы.

 Чәчәк өзәргә теләп,

Кулымны сузган идем,

Җитте килеп бал корты,

“Тимә, тимә!”- дип безли.

 

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә һәм әңгәмә үткәрә.

Бакчада утыра бөдрәкәй

Ак күлмәктән киенеп.

Алтыннандыр уртасы,

Әйтче, нәрсә була ул? (Ромашка)

  • Чәчәклектә нинди чәчәкләр үсә?
  • Алар ничек атала?
  • Кайсылары күпъеллык?
  • Кайсылары береллык?

 Хезмәт эшчәнлеге: территорияне җыештыру буенча күмәк эш.

Максат: бергәләп эшләргә өйрәтү.

Хәрәкәтле уеннар: “Тере чәчәк клумбасы”, “Тупны күрсәт”.

Максат:

– уен барышында чәчәк исемнәрен истә калдыру;

– җитәкләшеп хәрәкәт итәргә өйрәтү;

– тупны ыргытырга һәм тотарга өйрәтү.

Индивидуаль эш: хәрәкәтчәнлекне үстерү.

Максат: тигезлекне саклап туры сызык буйлап йөрергә өйрәнү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

 

Саф һавада булу№6.

Чәчәклекне күзәтү.

Максат:

– Үсемлекләрне тәрбияләү күнекмәләрен ныгыту, су сибү, чүпләрен утау, алар арасындагы аерымлыкларны күрү.

– Гүзәллекне тою хисе уяту.

 

Күзәтү барышы.

   Ромашкалар бик матур,

Барда актан киенгән .

Җитәр тиздән җәйләр дип

Һәрбересе сөенгән.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

  • Клумбада чәчәкләр яшелләнсен өчен ни эшләргә кирәк? (Үсентеләр утыртырга кирәк).
  •  Үсентеләр яхшы үссен өчен ни эшләргә кирәк? (Су сибәргә, чүпләрен утарга).
  • Ә нәрсә ул түтәл чүпләре?

Хезмәт эшчәнлеге: чәчәклекне тәртипкә китерү, җирне йомшарту үсентеләр утырту.

Максат: бергәләп эшләргә өйрәтү.

Хәрәкәтле уеннар: “Тавык һәм чебиләр”, “Самолетлар”.

Максат: шуышып чыгу, бер-береңә бәрелмичә йөгерү, тәрбияче сигналы буенча тиз хәрәкәт итү.

Индивидуаль эш:

“Маймыллар”, “Кем тидерә”.

Максат:

– уң һәм сул кулны ыргытуга күнектерү;

– гимнастик стенкага үрмәләргә өйрәтү.

Ирекле эшчәнлек.

ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы –рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“104 нче “БӘЛӘКӘЧ” балалар бакчасы”

“Баланы үстерү үзәге” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАЙСИНА ИНЗИЛЯ РАСИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий