Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Җырларыбыз башында – Тукай”

f0486a1eb1205e0f0c860af8d1acd7ad_XLЗурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме
Максатлар:  
1. Г.Тукай иҗатына хөрмәт хисе уяту, музыкаль тәрбия бирү.
2. Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту, тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү.

 

Алып баручы 1: Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар! Татар халкының мәшһүр шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәне башлыйбыз.

 

А.б.2: Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек исемнәргә дөнья бай;

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

 

А.б.1: Халкым күңеленә ак нур сипте,

Кара төндә булды якты ай;

Шаулы язның сүнмәс тугаедай,

Мәңге дәртле җырчы ул Тукай!

 

(З.Яруллинның «Тукай маршы» яңгырый.)

 

А.б.2. Сез Заhидулла Яруллинның «Тукай маршыннан» өзек тыңлап киттегез. З. Яруллин – танылган композитор, үзен музыка өлкәсенең төрле тармагында сынап караган кеше. Бөек шагыйрь Г.Тукайның үлемен ул бик авыр кичерә. Шул вакытта Заhидулла шагыйрь истәлегенә иң тәэсирле, тирән мәгънәле көен багышлый. Башта бу әсәр «Тукай истәлегенә» дип атала, соңрак аны «Тукай маршы» дип атыйлар.

 

А.б.1: Үксез тормыш читкә типкән чакта,

Иркәләде мине киң Кырлай;

Моңлы Кырлай урманнары ничек,

Шигъриятең аның шулай бай.

 

А.б.2: Урам ташларыннан эзләмәгез,

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә – Тукай сүзләре.

 

(«Туган авылым» җыры җырлана.)

 

А.б.1:  Кечкенә Габдуллага 3 яшь тулмаган көе аның әнисе үлеп китә. Ана назын татырга да өлгермәгән сабый җаны ниләр генә күрми, кулдан-кулга, авылдан-авылга асрама бала булып йөртелә.

 

А.б.2: Кем уйлады икән – ятим бала

Якты йолдыз булып калкыр дип.

Мәңге-мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә балкыр дип.

 

А.б.1:  Тукайның васыяте булган, диләр:  шигырьләреннән килер акчага бер ятим бала үстерүләрен теләгән, имеш. Ул чак бу теләк үтәлми кала. Безнең көннәрдә шагыйрьнең нияте тормышка аша: шигърият дигән гүзәл дөньяда Тукай меңләгән бала үстерә.

 

(«Бишек җыры» башкарыла.)

 

А.б.2: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

«Су анасы», «Шүрәлеләр»  –

Безнең дуслар барсы да.

 

А.б.1:  Кырлайда яшәгән вакытында ишеткәннәрен Тукай атаклы «Шүрәле», «Су анасы» әсәрләрендә сурәтли. Шушы күркәм әсәрне укыгач, композитор Фәрит Яруллин битараф калмаган. «Шүрәле» балеты язган. Бу балет татар музыкасының иң яхшы, иң гүзәл әсәрләреннән санала. Кызганыч, балетның сәхнәдә куелуын автор үзе күрә алмый, ул сугышка китә, hәм 1943 елда hәләк була.

 

А.б.2:  «Шүрәле» балеты бүгенге көндә бөтен дөнья опера-балет театрлары сәхнәсеннән төшми.

 

( “Шүрәле” балетыннан күренеш)

А.б.1:  «Су анасы» әкияте буенча 1973 елда балет языла. Бу балетка музыканы композитор Әнвәр Бакиров язды hәм Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

 

(Музыка тыңлау.)

 

А.б.2:  Г.Тукай – өлкәннәрнең дә, балаларның да яраткан шагыйре. Без аның шигырьләрен яттан өйрәнәбез, аларның күбесе көйгә салынган.

 

(«Бала белән Күбәләк» җыры җырлана.)

 

А.б.1:  Тукай иҗат эшенә 1905 елда Уральскида керешә. 1907 елның көзендә ул Казанга кайта hәм үзенең кичерешләре буенча «Пар ат» шигырен яза.

А.б.2:  Заhит Хәбибуллин бу шигырьне көйгә сала. Бу жырда туган якка кайту моңнары белән торган җирдән аерылу сагышлары бергә уралып, дулкын-дулкын хисләр агымы туа.

 

(«Пар ат» җыры җырлана.)

 

А.б.1: Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар,

Шигъриятнең hәйкәленә шулай

Язлар hаман гөлләр ташырлар.

 

А.б.2:  «Туган телне» яратабыз,

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Сез дә тыңлагыз әле.

 

(«Туган тел» җыры башкарыла.)

 

Татарстан Республикасы

Арча шәһәре

“Арча өченче номерлы башлангыч гомумбелем мәктәбе”

муниципаль бюджет башлангыч белем бирү учреждениесенең

татар теле укытучысы

ЗАКИРОВА ГӨЛШАТ КАМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий