Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Буратина бездә кунакта”

буратино5-6 яшьлек балалар өчен математикадан ачык шөгыль конспекты

 

Программа эчтәлеге:

7 санын өйрәнү; математик мәсәләләр чишу, санау таякчыкларыннан шакмак төзү, геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту.

Балаларның уйлап, игьтибар белән эш итүләренә шартлар тудыру.

Балаларга бирелгән биремне аңлап, мөстәкыйль эшләүне тәрбияләү; математика шөгыленә кызыксыну тәрбияләү.

Алдан үткәрелгән эш: Буратино әкияте белән танышу, курсәтмә һәм таратма материаллар.

Җиhазлау: уенчык Буратино, бүләк, геометрик фигуралар, санау таякчыклары, дәфтәр, карандашлар.

 

Шөгыль барышы

Оештыру өлеше:

– Балалар, бүген безнең шөгыльне карарга кунаклар килде, әйдәгез, алар белән исәнләшик әле. Ә хәзер барыбыз да дөрес итеп, аякларны бергә кушып, аркаларыбызны төз итеп утырдык.

– Бүген безнең шөгыльгә Буратино бүләк алып килгән, ләкин бер таләп белән. Башта без аңа булышырга тиеш. Алда безне зур авырлыклар көтә, ләкин без аларны җинеп чыгарбыз дип уйлыйм. (№2)

 

Төп өлеш:

1. – Балалар, рәсемдә ничә геометрик фигура бар? (7)

– Геометрик фигуралар бер-берсенә нәрсәсе белән охшаган. (Почмаклары бар)

– Рәсемдә кайсы фигура артык? Ни өчен? (Түгәрәк, чөнки почмаклары юк) (№3)

2. – Буратино сезгә таякчыклар алып килгән, ләкин алар гади түгел. Алардан төрле геометрик фигуралар ясап була. (№4)

Балалар өстәлгә таба борылып утыралар, анда хәрберсенә 4 таякчык була.

– Балалар, таякчыкларнын бөтен ягы да тигезме?

– Нинди геометрик фигураны 4 бертөрле тигез таякчыктан ясап була? (Квадрат)

Балалар квадрат ясыйлар, эшләп бетергәннәре иптәшләренә булышалар. (№5)

 

3. – Балалар, Буратино арган һәм аның ял итәсе килә.

 

Физкультминутка: “Без шулай ял итәбез”(№6)

 Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Куңелле ял итәбез.

 

4. – Буратиноның өендә бик күп хайваннары бар, әйдәгез, шуларны санап күрсәтик.

Буратиноның җиде чебие бар. (№7)

Җиде песие бар. (№8)

Җиде сарыгы бар. (№9)

– Балалар, безнең рәсемдә җиделе саны качкан, әйдәгез, аны эзләп табыйк. (№10)

– Хәзер дәфтәрдәге 7 санын эзлик, аның өчен дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм карандашларны алыгыз.

Балалар дәфтәрдә эшли.

 

5. – Хәзер төсле карандашлар белән эшләп алыйк, аның өчен дәфтәрдәге биремне карагыз. Рәсемдә ничә уенчык бар? (6)

– 3 нче рәсемне сарыга буягыз, 2 нчесен – көрәнгэ, 6 нчысын – яшелгә. (№11)

Балалар дәфтәрдә төсле карандашлар белән эшли.

 

6. Буратино белән кечкенә разминка:

– Буратиноның сезнең белән уйнап аласы килә. Ул җөмләнең башын әйтә, ә сез азагын.

– Торнаның аягы үрдәкнекеннән озын булса, үрдәкнеке…КЫСКА. (№12)

– Карбыз алмадан зур булса, алма…БӘЛӘКӘЙ. (№13)

 

– Йөк машинасы җиңел машинадан биек булса, җиңел машина…ТӘБӘНӘК. (№14)

– Өстәл урындыктан биегерәк булса, урындык…ТӘБӘНӘК. (№15)

– Шарф юрганнан тар булса, юрган…КИҢ. (№16)

– Апасы энесеннән олы булса, апае…БӘЛӘКӘЙ. (№17)

 

 

Йомгаклау өлеше:

– Буратино аның биремнәрен эшләп биргәнгә бик шат. Әйдәгез, искә төшерик әле, нинди сан өйрәндек бүген. Аның өчен күбәләкләрне санап чыгыйк. (№18)

Жавап: 7. (№19)

Буратино балаларны мактый, бүләген бирә.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

 “Гомуми үсеш төрендәге 2 нче санлы “ЛИЛИЯ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАЛИАКБЕРОВА ЭЛЬМИРА МӨЗӘККИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий