Яңа фикерләр:

postheadericon Эссе: “Табигый сәләтем, яшәү рәвешем – балалар бакчасы тәрбиячесе”

vospitatelБөек галим мәгрифәтче язучы Ризаэддин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу бөек сузләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин.

Күп еллар буена балалар белән эшләү дәверендә мин бер гыйбәрәне исемнән мәңге чыгармадым: “Тәрбияче – үзе тәрбияле булырга тиеш”. Ә тәрбияле булу – ул зур төшенчә. Алтыннан да кыйммәтле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана үзенең йөрәк җимеше – баласын безнең кулларга тапшыра. Мин һәр баланы үз баламдай якын итәм. Аларга “улым”, “кызым” диеп эндәшү баланы миңа тагын да якынайта. Үз баларыма биреп җиткерә алмаган күңел җылысын аларга бирәм, үз балаларымда күрергә теләгән сыйфатларны аларда булдырырга тырышам.

Балаларга булган мәхәббәтем тәрбиячелек эшемдә миңа зур көч бирә. Ат кебек ялны белмичә эшләү, көчле характерга ия булу, үз-үземне ашап, кешеләрдән яхшы түгел диеп хурланып, башлаган эшне ахырына җиткермичә туктамау – менә шул сыйфатлар миңа эшемне сокландырдай итәргә ярдәм итә. Әтиемнән бирелгән тыйнаклык, әниемнән күчкән тырышлык, чисталык – тәрбияче эшенең төп сыйфатларыннан берсе.

Тәрбияче кешегә дә җитмеш төрле һөнәр аз: ул – шагыйрь дә, рәссам да, биюче дә. Авыл балалар бакчасында бер төркемдә төрле яшьтәге балалар йөри. Бу үз чиратында тәрбия эшен оештыруда күп кыенлыклар китереп чыгара. Шөгыльләр вакытында бу бигрәк тә сизелә. Эшне берләштереп, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырабыз.

Хәзер халык матур, мул тормышта яши. Шуның өчен һәр әти-әнинең үз баласы өчен уку-әсбаплары алу мөмкинлекләре бар. Без бит баланы тәрбияләүдә зур ярдәмче булышчылар гына. Ә балага төп тәрбия гаиләдә салына. Гаилә – баланың оясы. Вакыт – тәрбиянең беренче шарты. Мин баласына вакытын кызганган ата-ананы аңламыйм.

Балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап ачу өчен тәрбияче нинди генә шөгыльләр тапмый. Дүрт юллык шигырьләрне өйдә өйрәнмичә килгән сабый үзен башкалар янында уңайсыз хис итмәсен өчен, тәрбияче бу хәлдән чыгу юлын да таба белергә тиеш. “Синең әниең башка вакытта берне түгел, икене өйрәтер әле балам,” – диеп, әнисенә карата уңай фикер калдырабыз.

Тәрбияче балалар алдында гына түгел, ә әти-әниләр янында да үзенең дәрәҗәсен белергә тиештер дип саныйм. Тормышта, авылдашлар арасында үрнәк булып яшәү ай-яй авыр. Өйдә нинди генә авыр минутларың булса да, бакча йортына аяк басуга син икенчегә кешегә әвереләсең. Сине күзләрен мөлдерәтеп карап кечкенә кеше көтеп тора. Нинди халәттә булуыңны балалар тиз аңлый. “Апа, бүген сез матур!” – ди кечкенә Данил, миңа сырылып. Ә кәефсезләнеп тынып калсам, алар читкә китеп үзара минем турында пышылдашалар. Балага кечкенә генә сөенеч тудыру да тәрбияченең осталыгына бәйле.

“Тәмле тел – җан азыгы,” – ди халкым. Төркемдәге бөтен баланы бергә йомарлап, күңелеңдәге җылыңны биреп, аңарга бәхетле балачак бүләк итү, киләчәктә тормыш авырлыкларын җиңеп яшәрлек шәхес үстерү – һичшиксез, без, тәрбиячеләрнең аңлы, акыллы булуыңнан тора.

 

Әгәр миннән сорасалар,

Бәхет – ни ул, дисәләр.

Бәхет – минем балаларым

Кеше булып үссәләр.

 

Үземнең шушы дәвер эчендә инде нәтиҗә чыгарырлык эшләрем күз алдында. Моннан 20 ел элек миңа бакчага йөргән сабыйлар инде кулларына үзләренең балаларын тотып яныма киләләр. Ни чәчсәң – шуны урырсың, ди бит халык. Аларның миңа карата хәзерге мөнәсәбәтләрендә мин, аларның тәрбияче апалары, үземнең җимешләремне күрәм. Зур тәрбиячелек тәҗрибәсе булса да, миңа әле тагын да күбрәк укырга, эзләнергә кирәк. Чөнки тормыш алга бара. Әгәр мин үз-үземнән канәгать икән – бу эшләүдән, яшәүдән туктау була.

Юк! Син – Тәрбияче! Сабырлыгыңны, акылыңны эшкә җигүдән туктама! Тормыш, эшеңнән җыйган тәҗрибәңне яшьләр белән бүлеш! Тәрбияче эшендә бернинди дә вак-төяк нәрсә юк, эшләнгән эш, һәр караш, һәр сүз тирән мәгьнәгә ия булырга тиеш. Тәрбияче дигән олы исемгә лаек булырлык итеп яшәргә һәм эшләргә кирәк.

 

Татарстан Республикасы

Аксубай муниципаль районы

“Иске Татар Адәм башлангыч мәктәбе – балалар  бакчасы”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасының

тәрбиячесе

ХАДИУЛЛИНА ФӘНИЯ ТӘБРИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий