Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Яз килде, кошлар очып кайтырлар”

кошЗурлар группасында сөйләм телен үстерү буенча комплекслы дәрес өчен конспект.

 

Программа эчтәлеге.

 – Язның беренче айларында күзәтелә торган сезонлы үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен тәгаенлау, үсемлек, кошлар тарафын күзәтү теләген уяту;

– Сорауларга җавап биргәндә балаларның төрле катлаулы җөмләләр төзи белүен күзәтү;

– Җылы яктан кайтучы (кара карга, сыерчык, карлыгач, торна) кошларны искә төшерергә булышу;

– Яз турында шигырьләрне матур итеп сөйләргә өйрәтү;

– Рәсем ясаганда табигать чалымнарын кертү өстендә эшләү;

– Теманы тагын да эчтәлекле итү өчен төрле-төрле материаллар куллану.

 

Дәрес барышы.

Тәрбияче: Кар эри, уянды күлләвек,

Я, әйт әле, бу кайсы вакыт.

Балалар: Яз.

 

Тәрбияче: Җиргә яз килде,

Бөтен җир гүли.

Ак гөрләвекләр

Матур җыр көйли.

 

Балалар: Яз кызы кага ишек,

Тыңлап син аны ишет.

Март килә, аннан апрель,

Майны да кыз алып кил.

 

“Яз, яз, яз килә” мелодиясенә яз киеменнән яз кызы керә.

 

Яз кызы: Бөреләр ачыла,

Яфраклар яшәрә,

Урамнардан йөгерек гөрләвекләр йөгерә.

Бар җиһанда сөю, наз (Һәм әйтәбез бергә )

Безгә килде ямьле (Балалар әйтә ….. яз.)

 

Яз кызы: Табышмагымны белдегез. Ә менә минем нинди билгеләремне һәм сыйфатларымны әйтә аласыз?

Балалар язның билгеләрен әйтәләр, шигырь укыйлар, мәкаль әйтәләр:

1. Карның башына кар җитәр.

2. Язның бер көне ел туйдырыр.

3. Язгы яңгыр чит булмас.

Тәрбияче: Әфәрин, балалар, бик шәп башкардыгыз. Яз көне кояш җылырак яктырта. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Чү, дуслар, ишетәсезме, бу нинди тавышлар (Урманда кошлар сайравы ишетелә).

Кошлар сайравы

Тәрбияче: Кайда һәм кайчан кошлар бу кадәр матур сайрый.

Балалар: Яз көне, урманда.

Тәрбияче: Әйе, кошлар сайравы безнең күңелне күтәрә. Ә сез җылы яктан кайтучы нинди кошларны беләсез?

Балалар: Кара карга, сырчык, кыргый казлар, торналар, тургайлар.

Тәрбияче: Ә ни өчен соң алар көз көне туган якларын калдырып, җылы якларга очып китәләр.

Балалар: Кыш көне аларның ашарларына чебен-черки, бөҗәкләр юк, шуңа күрә ачтан, салкыннан үлү куркынычы яный.

Тәрбияче: Ничек уйлыйсыз, яз кайда тизрәк килә, урмангамы, кыргамы? Кар кайда тизрәк эри һәм ни өчен?

Балалар: Әлбәттә, кырда, чөнки ачык урында кояш нурлары ныграк төшә һәм карны эретә.

 

“Кошлар кайтуы” дигән уен

Гөр-гөр итеп кошлар сайрый,

Агачларга оя коралар.

Кайсы оя кора алмый.

Качканнарны эзләп табалар,

Читнекенә барып керәләр.

(Уенан соң традицион булмаган алым белән рәсем ясау).

 

Көннән көн табигать гүзәлләнә бара, агачлар яшь яфракка төренә, җир кышкы йокысыннан уяна, үләннәр башларын калкыталар. Җылыны сизеп йоклаган урыннарыннан төрле бөҗәкләр, үрмәкүчләр шуышып, үрмәләп чыга. Ә урманда һәм кырларда күпме кош!

Балалар, әйдәгез әле, язның ничек килүен, безнең “Бәләкәч” балалар бакчасына нинди кошлар очып кайтуын рәсемнәрдә ясап күрсәтик әле.

Талгын музыка астында балалар өстәлләргә утырып, яз турындагы рәсемнәрен ясыйлар. Рәсемнәрне карау һәм ярдәм итү өчен яз кызын чакырабыз.

Әзер рәсемнәрне бергәләп карыйбыз.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“104 нче “БӘЛӘКӘЧ” балалар бакчасы”

“Баланы үстерү үзәге” муниципаль автономияле

мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ФАЗУЛЛИНА ГӨЛНАЗ РАСИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий