Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Татарча киенәбез»

татар5-6 яшьлек балалар өчен

 

«Уйный –уйный үсәбез» проекты буенча “Киемнәр” темасының турыдан – туры оештырылган кабатлау эшчәнлеге конспекты.

КҮЧЕРҮ – Татарча киенәбез презентациясе

 

Максат:

1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру. Күлмәк, чалбар, ки сүзләрен сөйләмдә активлаштыру.

2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

3. Уеннар аша балаларда татар милли киемнәренә карата кызыксыну уяту, аларның нәфис бизәлешенә соклану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, ноутбук, магнитофон, аудиоязма № 38, “Кәләпүшем,калфагым” җыры, милли курчаклар ясалган слайдлар; кәгазьдән ясалган таратма һәм күрсәтмә кыз, малай курчаклары; курчаклар өчен кисмә милли киемнәр, дидактик уеннар өчен биремнәр язылган тартма, милли киемле кыз һәм малай рәсеме.

Персонажлар: татар милли киемендә кыз һәм малай.

Алдан әзерлек эше: балалар белән җырлы-биюле уен өйрәнү, шигырьләр ятлау; дидактик уен өчен милли бизәкле киемнәр, слайдлар әзерләү.

Методик әдәбият:

1. «Региональная программа дошкольного образования» Р.К. Шаехова, Казань 2012.

2. «Говорим по-татарски. Методическое пособие по обучению детей 5-6 лет татарскому языку» Казань, 2012г.

 

Эшчәнлек барышы:

I. Кереш өлеш.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Хәлләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт!

Тәрбияче: Ребята, давайте немножко отдохнем.

Менә безнең күзләр, (Поглаживая глаза)

Менә безнең битләр, (Поглаживая щечки)

Менә безнең  колаклар, (Поглаживая ушки)

Менә безнең  куллар, (Поглаживая руки)

Менә безнең аяклар, (Поглаживаем ноги и тихонечко топаем)

Менә без нинди зурлар! (Поднимая руки вверх).

 

Тәрбияче: Ребята, посмотрите сколько гостей к нам пришло!

Балалар: Исәнмесез!

 

Тәрбияче: Это еще не все гости! (Аудиоязмада “Кәләпүшем,калфагым” (Л.Батыр-Болгари көе, Р.Вәлиева сүз.) җыры яңгырый, татар киеме кигән малай һәм кыз кунакка килә.)

 

Тәрбияче: Кунакларны каршы алыйк әле. Исәнмесез, минем дусларым!

Татар егете, татар кызы: Хәерле көн, дуслар!

Тәрбияче: Это… и…. Я пригласила наших гостей и попросила, чтобы они пришли в национальных костюмах, для того, чтобы вы увидели, как выглядит татарский костюм.

 

Татар егете: (кызга күрсәтеп)

Калфак кигән кыз баланың

Карап алчы йөзенә.

Нинди гүзәл татар кызы,

Күз тимәсен үзенә.

 

Татар кызы: (егеткә күрсәтеп)

Килешеп тора түбәтәй

Аның матур йөзенә.

Нинди чибәр татар улы,

Күз тимәсен үзенә.

 

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, дусларым !

Татар кызы: Дуслар, без сезгә биремнәр алып килдек.

(Бизәкле тартмаларны бирә)

Тәрбияче: Рәхмәт! Әйдәгез, түрдән узыгыз!

 

 II. Төп өлеш.

Тәрбияче: – Ребята, в какой Республике мы с вами живем?

– В Республике Татарстан.

– Правильно, и мы с вами изучаем татарский язык. Сегодня поговорим об одежде татарского народа. Давайте рассмотрим получше, костюмы наших гостей. (1 слайд)

Татарский женский национальный костюм состоит из платья – күлмәк, затем одевают камзол – камзул или фартук – алъяпкыч, сапоги – ичеги – читекләр. Головной убор называется калфак. (2слайд) Все расшито орнаментом, который включает элементы узора (цветы-тюльпаны, листья, веточки).

Мужской костюм состоит из рубахи, поверх одевается камзол – камзул, шаровары- штаны – чалбар, сапоги – ичеги – читекләр, головной убор – тюбетейка – түбәтәй.

Тәрбияче:

-А теперь давайте посмотрим, какие задания нам принесли наши друзья? Әйдәгез, балалар, карыйк әле, тартмада нинди биремнәр икән? (Тартмаларны ачып карый, 3 милли бизәккә уен исемнәре язылган.) Биремнәрне дөрес үтәсәк, әлеге рәсемнәрдәге милли киемнәрне бизәрбез. (Тактадагы кыз һәм малай рәсемнәренә күрсәтү.)

Эти узоры нам помогут украсить костюм девочки и мальчика.

 

 1. Сүзле уен “Төсле күлмәкләр”. (3-6 слайдлар) Интерактив тактада төрле төстəге татар күлмəге кигән курчаклар.

Тəрбияче: Бу нəрсə?

Бала: Курчак.

Тəрбияче: Ә бу нәрсә?

Бала: Күлмəк.

Тəрбияче: Күлмəк нинди?

Бала: Яшел (сары, кызыл, зəңгəр). (Һәр баланың җавабын тыңлау, активлаштыру) Тəрбияче:

- Без беренче биремне үтәдек. Әйдә әле, …, рәхим ит такта янына, бизәкне кая куярсың икән?

(Татар кызы тактадагы рәсемне бизи.)

 

 2. Дидактик уен “Серле тартма”.  Ярма салынган тартмаларга төрле төстəге чалбар рәсемнәре яшерелә. Балалар аларны эзләп табарга һәм бер-берсенә сораулар бирергә тиеш.

Тəрбияче:

- Здесь что-то спрятано, давайте поищем. Кто находит, тот задает вопрос другу.

Бала белəн бала арасында диалог:

– Бу нəрсə?

– Чалбар.

– Чалбар нинди?

– Яшел (сары, кызыл, зəңгəр).

Тəрбияче:

- Балалар, бу биремне дә бик яхшы башкардык, әйдә,…, малай рәсемен бизә әле!

 

3. Уен ситуациясе «Курчакларны киендер».

Тəрбияче:

- .. и… принесли куклам новые наряды: чалбар, күлмəк.

Кукле – девочке предложим надеть платье, мальчику – брюки. «Курчак, күлмəк ки». «Курчак, чалбар ки».

Тəрбияче курчак күлмəге, чалбары күрсəтə.

(Киемнәргә милли бизәкләр ясалган була)

 

Тəрбияче: Əйдəгез, курчакны киендерəбез.

– Кукла, надень платье.

– Курчак, күлмəк ки. (Балалардан кабатлату)

Тəрбияче кыз курчакка күлмəк кидерə.

– Курчак, чалбар ки. (Балалардан кабатлату)

Тəрбияче малай курчакка чалбар кидерә.

(Рәсемгә милли бизәкне кую)

 

 4. Дидактик уен «Курчакны киендер».

Балаларда кəгазьдəн ясалган кыз һəм малай курчаклары, милли киемнəр: күлмəк, чалбар. Балалар бер-берсеннəн кием сорап алып, курчакларны киендерəлəр.

– …, чалбар (күлмәк) бир.

– Нинди чалбар (күлмәк)?

– Зәңгәр (яшел) чалбар (күлмәк).

– Мə, зәңгәр (яшел) чалбар (күлмәк).

-Рəхмəт. Курчак, чалбар (күлмәк) ки.

 

Уен тәмамлангач милли бизәкне беркетү.

Тəрбияче:

– …, рәсемгә бизәкне куй әле.

– Без биремнәрне әйбәт үтәдекме?

(Тактадагы малай рәсемен бизәү)

 Татар егете:

 – Әйдәгез, хәзер бер җырлап-биеп алыйк!

 

5. Җырлы-биюле уен «Матур».

 Аудио (38 нче кисəк)

Балалар парлашып түгəрəккə басалар. Бер-берсенең киемнəрен күрсəтеп җырлыйлар.

1. Минем күлмəк матур,

Синең күлмəк матур.

Əйе шул, əйе шул,

Минем күлмəк матур. ( Култыклашып әйләнү)

 

2. Минем чалбар матур,

Синең чалбар матур.

Əйе шул, əйе шул,

Минем чалбар матур.

 

III. Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче:

– Рәхмәт сезгә, нәни дусларым! Булдырдыгыз! Балалар, бүгенге шөгылебез тәмам. Вам понравилось наше занятие? А какие слова мы сегодня с вами запомнили? А что для вас было трудным? Что бы вы хотели рассказать родителям, друзьям?

(Балалар җавабы)

Тəрбияче: Ребята, поблагодарим ….  и …..  И прощаемся с ними.

– Сау бул,…., сау бул…..! Рэхмэт!

Тәрбияче: Сау булыгыз, балалар!

– Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

“Җәлил бистәсенең гомуми үсеш төрендәге

1 нче “КАЕНКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

АФЗАЛОВА АЛИЯ МӨНӘВИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий