Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әниләр бәйрәме”

6-7 яшьлек балалар өчен

 

s1_65413_54Алып баручы: Менә тагын барыбыз да зур түземсезлек белән көткән 8нче март – чәчәкле яз бәйрәме җитте. Бу көнне без әниләрне, әбиләрне, апаларны, гомумән барлык хатын-кызларны тәбрик итәбез. Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, укытучы апалар, сөйкемле кызлар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә бәхетле матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Бәйрәм кичәбезне башлыйбыз.

 

 

Вход.

Исәнмесез, диеп сүз башлыймын

Танышулар шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башласам,

Кәеф күтәрелә, күңел шатлана.

 

Яшәгез сез гел муллыкта

Гел тыныч булсын галәм.

Сөекле кунакларыбызга

Ялкынлы кайнар сәлам!

 

“Хәерле иртә” (В.Рината, К.Камилла, Самат)

 

Кырлар әле кардан әрчелмәгән,

Тик яз инде якын, бик якын.

Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да,

Язлар җитәр җәеп канатын.

 

Аксакал кыш инде озак тормас,

Вакыт уза, китәр ул бездән.

Шаулап-гөрләп кошчыклары белән

Кояшлы яз килер яңадан.

 

Килеп җитте 8нче март,

Әниләр бу сезнең көнегез.

Сез үстергән балалардан

Кайнар котлау кабул итегез.

Котлыйбыз сезне, әниләр,

Көләч йөзле әбиләр,

Эштә уңган апалар

8нче март белән!

 

Язның беренче бәйрәме

Сезгә бүләк, әниләр!

Чөнки тормышның яме

Сез ул, әниләр!

 

“Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп…”

 

Кызларның була чибәре,

Акыллысы, уңганы,

Сөйләшкәндә телләреннән

Кош очыра торганы.

 

Кызлар япкан ак алъяпкыч,

Өзелеп тора билләре.

Эшкә оста, сүзгә кыска –

Юк килмәгән җирләре.

 

Кызлар!

Сез мөгаен, тугансыздыр

Безнең бәхеткә генә.

Йөрттек идек сезне төреп

Затлы бәрхеткә генә.

 

 

“Эх сез матур кызлар”

 

Ана булу изгелекнең таҗы

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше һәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

 

Ана сиңа гел яхшылык тели

Гаепләрең булса кичерә.

Тугрылыклы булыйк гомер буе

Ана дигән изге кешегә.

 

Ана гүя дала –

Колачы киң, йөзе кояшлы.

Ана җирдә бөтен игелекнең,

Изгелекнең якты юлдашы.

 

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

Әниләрне, әбиләрне,

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

 

 

Презентация

 

Әбием!

Иртән торсам кояш чыгып

Нурларын сипкән иде.

Әбиемнең чәе кайнап

Коймагы пешкән иде.

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Якты йөзе, йомшак сүзе –

Барысы безгә карата.

 

Әби безгә “Тәмле ашлар

Һәммәсен пешерәм”, – ди

Балаларым, сез дигәндә

Барысына өлгерәм, – ди.

Әби шулкадәр сагынган

Башлардан сыйпап ала.

Яныннан узып киткәндә

Аркадан сөеп кала.

 

Скетч “Әби һәм аның оныклары”

 

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә,

Килегез, дуслар, кунакка,

Сабантуй бүген бездә!

 

Бу кичәбез гөрләп үтсен

Истә калсын гомергә

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә

 

Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак!

 

Инсценировка песни “Кузгала поезд”

 

А.б Хөрмәтле әниләребез – бүгенге тантананың иң кадерле кунаклары. Әйдәгез, аларны гаилә бәйрәмебез белән котлап, көчле алкышларга күмик.

(Алкышлар яңгырый).

– Бүгенге кичәгә һәр гаилә үзенең визиткасын һәм берәр һөнәрен әзерләп килде. Хәзер безнең хөрмәтле гаиләләребез үзләре белән таныштырып китәрләр. (Гаиләләр, чиратлашып, визиткаларын тәкъдим итә һәм бер һөнәрләрен күрсәтә).

А.б. Безнең гаиләләр мәкальләрне белә микән? Хәзер шуны ачыклау максатыннан, “Мин башын әйтәм, ә сез дәвам итегез” бәйгесе оештырыла.

 

Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи).

Аз сөйлә, күп (эшлә).

Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән (мактан).

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез (көн күрмәс).

Ул ояты – атага, кыз ояты – (анага).

Атасы барның – (бәхете бар).

Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган (әрәм булган).

Оясында ни күрсә, ( очканда шул булыр).

Атаңны башыңда тот, анаңны (учыңда тот).

А.Б. Безнең балаларыбыз назлы, сөйкемле сүзләрне беләме икән? Шуны тикшереп китәрбез. Әти-әниләр дә ярдәм итәргә мөмкин. (Ромашка таҗларындагы сорауларга җавап бирәләр).

 

–                   Әниеңнең сиңа әйтә торган иң матур, иң ягымлы сүзләре.

–                    

–                   Синең әти-әниеңә, туганнарыңа әйтә торган матур сүзләрең.

–                    

–                   Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?

–                    

–                   Берәрсенә үтенечең булганда нинди сүзләр әйтергә кирәк?

–                    

–                   Берәрсеннән гафу үтенгәндә нинди сүзләр әйтәбез?

–                    

–                   Хушлашканда нинди сүзләр әйтәбез?

 

А.б. Ә хәзер һәр гаиләгә дә йорт макеты һәм тугыз карточка бирелә. Һәр гаилә шушы макетта карточкаларны урнаштырып, йорт төзи. Алар карточкаларны түбәндәге тәртиптә ябыштырып чыгалар: иң элек йортның нигезен төзиләр, аннан соң беренче катны, 2 нче катны һәм торбадан кирәкмәс дип тапкан сыйфатны чыгарып җибәрергә тиеш булалар. Аннан соң төзелгән йортларның ныклыгы тикшерелә.

(“Нигез”дә булырга тиешле карточкалар: тату гаилә, сәламәтлек, шәфкатьлелек. “1 нче кат”та – алдашмау, сүзеңдә тору, ярдәмчеллек, “2 нче кат”та – яхшы уку, бердәмлек, күңелле ял. Ялкаулыкны чыгарып җибәрәсе.)

 

Викторина:

1. Алтын таракның төшеп калган урыны (Басма)

2. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? (Галигә)

3. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? (2)

4. Бер тапкыр кискәнне ничә тапкыр үлчәргә кирәк? (7)

5. Г. Тукайның “Әйдәле, Акбай” дип башланган шигыренең исемен әйт (“Кызыклы шәкерт”)

6. Мәкальне дәвам ит: Әткәй шикәр, әнкәй … (бал)

7. Кайсы бәеттә тәртипсез малайлар кошларга әвереләләр? (Сак-Сок)

8. Кызыл калфакка әбисенә барганда кем очраган? (Бүре)

9. Мәкальне дәвам ит: “Ата беләк, ана …” (йөрәк)

10. “Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.”

Бу өзек кайсы шигырьдән? (Су анасы, Г. Тукай)

 

 

А.б. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

(Жюри гаиләләрнең урынын игълан итә.)

 

А.б. Кадерле әниләр! Барыгызны да әлеге бәйрәм белән кабат котлыйбыз. Борчу-кайгылар барыгызны да читләтеп үтсен. Вакытсыз гөлләр шиңмәсен. Аллаһ Тәгалә газиз балаларыгызның – мәхәббәт җимешләрегезнең игелекләрен генә күреп яшәргә язсын. Татулык, тынычлык, мәхәббәт гомерлек юлдашыгыз булсын.

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

“35 нче “НӘНИ ИЛ” балалар бакчасы”

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАФИЗОВА АЛИЯ КОТДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий