Яңа фикерләр:

postheadericon Без нәрсәгә ышанабыз

eman_3

Кечкенә дустым! Синең “иман” дигән сүзне ишеткәнең бармы?  Ул нәрсәне аңлата микән? Бел син, минем акыллым: иман – ул ышану дигән сүз. Әйдәле, синең белән без, мөселманнар, нәрсәгә ышанырга тиеш булуыбызны исебезгә төшерик.

Без Аллаһка, Аның берлегенә, ягъни, Аның бер булуына ышанабыз. Аннан башка һичбер иләһләр юк! Ул Берүзе, һичкемнең ярдәменнән башка Галәмне, андагы бөтен нәрсәне бар иткән. Аллаһ – иң Көчле. Аның әти-әнисе дә, балалары да юк. Аллаһ беркемгә дә, бер нәрсәгә дә охшамаган. Без, мөселманнар, Аллаһның Бердәнбер булуына ышанабыз. Аның ярдәмчеләре юк.

Тагын без Аллаһның Халикъ, ягъни бөтен нәрсәне бар итүче икәненә ышанабыз. Ул Галәмдәге, безнең гүзәл дөньябыздагы бөтен-бөтен нәрсәне бар иткән. Ул бөтен нәрсәгә дә кодрәтле. Бу дөньяда нәрсә дә булса барлыкка килсен өчен, яисә безнең белән берәр нәрсә булсын өчен  бары тик Аның теләге генә җитә. Ул: “Бул!”, дисә, һәртөрле нәрсә шундук була. Аллаһның ихтыярыннан башка бер нәрсә дә була алмый.

Аллаһ – безнең Раббыбыз. Ул – бөтен нәрсәнең Хуҗасы. Димәк, без – Аның коллары, икенче төрле әйткәндә, тугрылыклы хезмәтчеләре. Без Аңа гына гыйбадәт кылырга, Аннан гына сорарга тиешбез. Һәм Аның ризалыгына ирешергә омтылырга тиешбез. Без, мөселманнар, бары тик Аллаһ каршында гына түбәнсенәбез, баш иябез. Без бары тик Аллаһтан гына куркабыз!

Аллаһ – иң Хикмәтле. Ул һәрбер баланың һәм олының ни теләгәнен белә. Ул бары тик безгә нәрсә яхшы булса, шуны гына бирә. Аллаһ һәрвакыт без сораган нәрсәләрне ишетә. Ул – Мәрхәмәтле, Шәфкатьле. Әгәр дә син, нәни дустым, сораганыңа җавап алмадың икән, ягъни Аллаһ әлегә син сораганны бирмәде икән, кәефсезләнмә, сабыр ит. Ул һичшиксез аны, яисә аннан хәерлерәген бирер. Аллаһ сабырларны ярата.

Ә хәзер, акыллым, иң мөһим нәрсәне әйтәм! Аллаһ һәрвакыт сине дә, мине дә, безнең әти-әниләребезне – барыбызны да күзәтеп тора. Җир йөзендә Аннан качып була торган урын юк! Кайда гына булсак та, ул җирдә ничек кенә караңгы булса да, Ул безне барыбер күреп тора! Шуңа күрә, акыллым, беркайчан да начар гамәлләр кылма! Инде әгәр дә берәр начар гамәл кылган булсаң, кичектермәстән Аллаһ Тәгаләдән гафу үтен. Ул, үзенең хатасын танып, Аннан гафу сораучыларны бик ярата.

Тагын без, аларны күрмәсәк тә, фәрештәләргә ышанабыз. Безнең Раббыбыз алар турында безгә Коръәндә сөйләгән. Алар Аллаһ Тәгаләнең буйсынучан хезмәтчеләре. Алар беркайчан да Аллаһ кушкан сүздән чыкмыйлар, әмерләренә карышмыйлар. Алар зыян китерә белмиләр. Аларның ихтыяр көче, сайлау мөмкинчелеге юк. Аларны шундый итеп Аллаһ яраткан, бар иткән.

Мөселманнар  Аллаһның кешеләргә  изге язмалар, ягъни, изге китаплар җибәрүенә ышаналар. Анда Аның сүзләре язылган. Соңгы шундый изге язма – Коръән. Ул безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә җибәрелгән. Тагын без бөтен китаплар арасында бары тик Коръәндә генә үзгәртелүләр юклыгына, башка китапларның кешеләр тарафыннан үзгәртелүенә ышанабыз. Коръәнне, дустым, Аллаһ Тәгалә Үзе андый үзгәртелүләрдән һәм башкалардан сакларга вәгъдә кылган. Аллаһ әлеге китапны җир йөзендәге бөтен кешегә дә җибәргән. Ягъни, ул сиңа да, миңа да, безнең әти-әниләребезгә дә, рус халкыннан буган кешегә дә, инглизгә дә, марига да, чуашка да, французга да… – бөтен-бөтен кешегә дә! Коръән – ул могҗиза.

Мөселманнар тагын, акыллым, Аллаһ Тәгаләнең һәр халыкка пәйгамбәр җибәрүенә ышаналар. Алар Аллаһ Тәгалә турында хаклыкны кешеләргә сөйләгәннәр. Ләкин вакытлар үтү белән, шәйтанның тырышлыгы белән, кешеләр Аллаһ турында оныта торган булганнар. Шуңа күрә Аллаһ бик күп пәйгамбәрләр биргән. Иң соңгы пәйгамбәр – Мөхәммәд галәйһиссәләм. Аны пәйгамбәрләрнең хәтеме (печате) дип атыйлар. Чөнки аннан соң инде Аллаһ Тәгалә беркайчан да безгә пәйгамбәр җибәрмәячәк. Ә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә җибәрелгән Коръән исә Кыямәт Көненә хәтле җитәрлек булган дөреслек язылган китап.

Тагын без кешеләр үлгәннән соң Аллаһ аларны торгызачагына ышанабыз. Ул – Кыямәт Көне дип атала. Кешеләр шулай торгызылып, уянып, Аллаһ Тәгалә каршында кылган гамәлләре өчен җавап бирәчәкләр. Яхшы, изге гамәлләр кылган һәрбер кеше Аллаһтан бик күп, бик зур бүләк алачак һәм Аллаһ аларны Җәннәт бакчаларына кертәчәк. Ә начарлык кылып Аллаһның сүзенә, кушкан әмерләренә карышкан кешеләр җәзага тартылачак. Ә Аллаһ Тәгаләгә ышанмаучы, явызлыкны яратучы иң начар, иң яман кешеләр беркайчан да Җәннәткә кермәячәкләр. Аллаһ аларны Җәһәннәмгә кертәчәк. Димәк, әле без Җәннәт белән Җәһәннәмгә дә ышанабыз. Җәннәт – ул иң яхшы урын, ә Җәһәннәм – иң куркыныч, иң ямьсез, начар урын.

Һәр кешенең ихтыяры бар: ул Аллаһның әмерләрен үтәп, Җәннәткә эләгергәме, яисә, Аллаһка карышып, Утка керергәме икәнен үзе сайлый.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий