Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Гаилә бәхете – балада”

1236-7 яшьлекләр өчен

 

Бәйрәм үткәреләсе зал чәчәкләр, шарлар белән бизәлгән. “Безнең гаилә” исемле рәсем күргәзмәсе оештырылган. Күңелле музыка яңгырый. Залга бәйрәмне алып баручылар, кунаклар керә.

 

1 нче алып баручы: Исәнмесез, диеп сүз башлыймын,

Танышулар шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башласам,

Кәефем күтәрелә, күңел шатлана.

 

2 нче алып баручы: Яшәсәк иде муллыкта,

Гел тыныч булсын гаиләм.

Сөекле кунакларыбызга

Ялкынлы…

Балалар бергә: Кайнар сәлам!

 

1 нче алып баручы: Гаилә – ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

2 нче алып баручы: Гаилә – ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

 

Әти-әниләр алдан әзерләнгән өстәлләр артына утыралар.

1 нче бала: Шатлыклар – күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик –

Гаилә бәйрәме бездә.

 

2 нче бала: Бу кичәбез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый,

Җирнең якты йөзендә.

 

3 нче бала: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

 

4 нче бала: Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак!

Мәңге истә калачак.

 

1нче алып баручы: Гаилә ул – бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Алар һәрвакыт безнең турында борчылалар.

2 нче алып баручы: Тату гаиләдә һәр кеше бер-берсен ихтирам итә, кайгырта. Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле.

1 нче алып баручы: Бергәләп, күмәкләшеп эшләгәндә, һәрвакыт күңелле була. Кичке вакыт ул – бик күңелле вакыт, гаиләнең өйдә бергә җыелган чагы.

Хөрмәтле әтиләр, кадерле әниләр!Сезнең гаиләдә кичләр ничек уза? Кемнәр нинди эшләр башкара? Кичке ял вакытын ничек оештырасыз?

(Әти-әниләр кичке вакытны ничек үткәрүләре турында сөйлиләр, кызыклы вакыйгаларны искә төшерәләр).

 

1 нче алып баручы: Ә хәзер сүзне кечкенә дусларыбызга бирәбез. Кадерле балалар, әти-әниләрегез белән сез нинди уеннар уйныйсыз? (Балаларның җаваплары тыңлана).

 

Әти-әниләр белән “Кунаклар” дигән уен уйнала.

 

1 нче алып баручы: Җир йөзендә иң гүзәл, иң олы сүз, иң матур сүз – Әни. Әни диеп безнең телебез ачылган, иң тәүге адымнарыбызны да әни ярдәмендә атлап киткәнбез.

2 нче алып баручы: Сиңа ничә яшь кенә булмасын – биш яшьме, әллә иллеме, һәрвакыт әни, аның назлы карашы, кайгыртуы кирәк. Әниеңне яратуың никадәр зур булса, яшәвең шулкадәр якты, шатлыклы булыр.

 

“Әниемә” җыры башкарыла.

 

1 нче алып баручы: Әйе, әни – һәркемгә якын, газиз кеше. Әниләрнең ягымлылыгы, йомшак сүзләре балага гомер буена юлдаш була. Әниләр һәрвакыт безнең яныбызда: авырганда да, борчылганда да, шатланганда да.

2 нче алып баручы: Гаиләдә иң зур, баш кеше – әти, чөнки ул гаиләдәге барлык кеше турында да кайгырта. Өйдәге барлык авыр эшләрне дә әти эшли. Ул – гаиләнең терәге, таянычы. Әниләр безне ягымлы сүзләре, мөләемлылыгы белән шатландырса, әтиләр үзенең акыллыгы, көчлелеге белән сөендерә.

 

“Уйлап тап” уены.

(Алып баручы берничә җөмлә әйтә, әниләр шул җөмләләрнең мәгънәсе буенча, сүзнең нәрсә турында барганлыгын әйтергә тиешләр).

1 нче бирем: – Ул барлык кешедә дә бар. Бер караудан туа, озак еллар яши. Ул кешеләрне шатландыра да, көендерә дә, сөендерә дә. Аннан башка яшәп булмый, олыгайган көннәрдә дә. (Җавап: ярату, мәхәббәт).

2 нче бирем: – Ул бик кешенең бик матур чагы. Аны бигрәк әбиләр, бабайлар сагынып искә алалар. (Яшьлек).

3 нче бирем: – Аны барлык кеше ярата. Ул бер дә искерми, гел яңара. Ул елата да, юата да, моңландыра да, арыганда ял иттерә. (Җыр).

1 нче алып баручы: Менә нинди зирәк, акыллы безнең әти-әниләребез.

2 нче алып баручы: Әтиләр дә безнең әниләр кебек балаларын чиксез яраталар, барлык буш вакытларын да алар балалары белән уздырырга тырышалар. Кулларына алып балаларын күкләргә чөеп уйнаучылар да, шаян сүзләр әйтеп көлдерүчеләр дә алар.

(Берничә әти бала коендырганда, йоклатканда әйтелә торган такмакларны әйтеп күрсәтәләр).

 

1 нче алып баручы: Балалар, хәзер без сезнең белән әти-әниләр турында мәкальләр әйтәбез, ә әти-әниләребез аларның мәгънәсен аңлатсыннар.

– Аталар сүзе – акылның үзе (Мәгънәсе: әти-акыллы кеше. Ул һәрчак дөресен сөйли, күп белә.)

– Әткәй шикәр.Әнкәй бал. (Әти дә, әни дә – газиз кешеләр. Икесен дә бертигез яратырга кирәк).

– Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган. (Әти-әнисен тыңлаган кеше – бәхетле, тыңламаган кеше бәхетсез булыр).

– Ата-ананы тыңламаган, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс. (Аның балалары да тыңламаслар, игелек күрсәтмәсләр, шуңа әти-әнине тыңларга кирәк).

Әти-әни! Сездән башка тагын,

Кем бар шундый бала бәгырьле.

Кояш җиргә берәү булган кебек,

Сез дә безгә шулай кадерле.

2 нче алып баручы: Ә хәзер гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре – әбиләребезгә бүләк. Балаларыбызның сезгә булган хөрмәтен, җылы хисләрен җыр аша кабул итегез.

 

“Әбием” җыры башкарыла.

 

1 нче алып баручы: Әйдәгез, хәзер әти-әниләрнең зирәклеген тикшереп карыйк. (Сораулар бирә).

– Татар халкының нинди милли ашларын беләсез?

– Нинди кош тынычлык кошы дип атала?

– Баланың теле нинди сүз белән ачыла?

– Татарстан флагында нинди төсләр бар?

– Кәҗә белән тату малайның исеме ничек?

– 365 көннән торган ел ничек атала?

– Парлап иҗат итүче нинди артистларны беләсез?

– Матур гаилә турында нинди җырлар беләсез?

 

2 нче алып баручы: Гаиләнең ныклыгы, татулыгы нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлагыз.

-Кайчагында баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче. (Тел).

1 нче алып баручы: Әйе, дөрес әйттегез, табышмакның җавабы – тел. Әгәр без ягымлы итеп сөйләшәбез икән, безнең турында йомшак телле диләр. Ә инде кырыс, дорфа итеп сөйләшүчеләрне әче телле диләр.

2 нче алып баручы: Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле,тәмле телле, игътибарлы булыйк. Авыр сүзләр әйтеп, хәтерләребезне калдырмыйк, бер-беребезгә ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтешеп яшик. Балаларыбыз тигез гаиләдә, сәламәт булып үссеннәр.

 

Бала: Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

 

Бала: Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

1 нче алып баручы: Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр, шатлык – куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

 

2 нче алып баручы: Имин булып атсын таң кояшы.

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык,

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

 

Әти-әниләр балалар белән бергә “Туган тел” җырын башкаралар.

Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “Гомуми үсеш төрендәге 37 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГИНИЯТУЛЛИНА РӘЗИДӘ ФАРУК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий