Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әнием – җылы кочагым”

s1_66759_14Зурлар төркеме өчен

 

Максат: балаларда әниләргә карата җылылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Үз әниләре белән горурлану хисләре уяту. Бакча һәм ата-ана бәйләнешен ныгыту.

 

 

Тәрбияче: Хәерле көн, хөрмәтле әниләр, балалар! Бүген без сезнең белән “Әнием – җылы кочагым” дигән бәйрәмгә җыелдык. Бу бәйрәмгә без иң якын кешеләребезне – әниләрне кунакка чакырдык.

Әни. . . Әнкәй. . . Әнием! Никадәр наз, җылылык, йомшаклык. Шушы сүзләргә яшәешнең әллә никадәр матур хис-тойгылары сыйган! Тик әниләр янында гына без үзебезне ышанычлы тоябыз, аларның кайнар кочагының җылысын сизәбез. Шуңа да бәйрәмебез “Әнием-җылы кочагым ” дип атала. Бүгенге бәйрәмебезне сезгә – әниләргә багышлыйбыз.

 

Султан: Бакча бүген гөрләп тора

Шаулап тора, күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык

Әллә шуны белмисез?

 

Мәдинә: Кояш көлә, мин елмаям

Сигезенче март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме –

Шуңа күңелем шат минем

 

Азат: Әниләрне – әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз!

 

Роза: Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

Яз килә, каршы алыгыз –

Дигән хәбәр тарата.

 

Җыр: “Әссәламәгаләйкем”

Илнар: Мин бүген сокланып торам,

Иң гүзәл бер ана каршында.

Тик белмим, сүзләрем җитәрме?. .

Аңлатып бирергә барсын да.

 

Вилдан: Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме –

Әниләр, әби-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

 

Азалия: Әниләребез бәйрәме

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әтиләр белән.

 

Җыр: “Җырлыйм әнием турында”

 

Айназ: Минем әни шундый җитез,

Бар эшкә дә өлгерә.

Минем уңган әниемә

Тимәсен тик күз генә!

 

Эмиль: Син әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

Алсу: Кайберәүләр кояш бер генә ди

Мин килешмим, икәү ул минем.

Аның берсе балкый күк йөзендә,

Икенчесе өйдә – әнием!

 

Кечкенәләр башкаруында “Әпипә” биюе.

Закиров Илнар һәм Султан шигырь сөйли: “Кызыклы шәкерт”

Җыр: Азалия “Үсәсем килә минем”

Җыр: “Рәхмәт, әнием” (Малайлар башкара)

 

Тәрбияче: Әниләр – гаиләне яклаучы, гаилә намусын саклаучы, балаларны канат астына алып җылытучы, өйгә ямь һәм нур сибүче кояш. Баланың үз әнисен белемле, матур, уңган итеп күрәсе килә. Бөтен балалар да әниләренең әйбәт булуын тели. Һәрберсенең горурлык белән “Бу минем әнием” дип әйтәсе килә. Һәм алар сезнең белән горурланалар.

Әниләребезнең оста куллы икәнлекләрен сынап карыйк әле:

әниләр кәгазьдән оригами ысулын кулланып әйберләр ясыйлар һәм ничек, кайда файдалану турында аңлаталар.

 

Тәрбияче: Бәйрәмебезне дәвам итәбез.

  • Әниләр тактага кадак кага.
  • 2 әни пычкы белән такта кисә.
  • 2 әни сәдәф тага.

Тәрбияче: Вилдан белән Алсу башкарган бу лирик бию бәйрәмебезгә ямь өстәсен.

 

Тәрбияче: Сез балаларыгызга ярдәм итәсезме?Аларга көненә күпме вакыт бирәсез? Хәзер шушы сорауларга җавап табып китик әле.

  • Балагыз аеруча нинди шөгыльне ярата?
  • Сез балаларыгызга әкият укыйсызмы? Бу өзекләр нинди әкияттән?

– “Менә бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай матур гына тереклек иткәндә әниләре авырып киткән. Күрше урманда тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән. . . (Өч кыз)

– Рус халкының кайсы әкияте яшелчә турында? (Шалкан)

– Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. (Сертотмас үрдәк)

Җыр: Азат “Кәләпүшем-кәләпүш”

 

Тәрбияче: Тагын бер күңелле уен уйныйбыз. Әниләрнең күзләрен бәйләп, балаларын эзләтик әле. Үз балаларын тиз табарлар микән?

 

Уен “Күз бәйләп эзлибез

Тәрбияче: Кадерле әниләр! Ярышлардан күренгәнчә, сез үзегезне бик булган, җитез, тәрбияле, назлы әниләр итеп күрсәттегез. Бу җырыбыз сезгә бүләк булсын.

 

Җыр: Роза “Әбием- әбекәем”

 

Илнар: Ничек рәхәт бу дөньяда

 Караңгы төн тыныч үтеп

Алсуланып таңнар атса,

 

Роза: Ничек рәхәт бу дөньяда

 Зәңгәр күктә кояш көлеп

Җирне ямьләп үлән ятса,

 

Азат: Ничек рәхәт бу дөньяда

Өйдә гаиләң тату булып

Әти-Әни исән торса,

 

Азалия: Ничек рәхәт бу дөньяда

 Әби-бабай юл күрсәтеп

Алга өндәп киңәш бирсә,

 

Барысы бергә: Ничек рәхәт бу дөньяда!

 

Җыр: “Хәерле көн”

Тәрбияче: Кадерле әниләр! Бездән теләк шул сезгә – афәтләр, бәла-казалар күрергә язмасын. Аллаһ Тәгалә сезгә балаларыгыз белән гаиләдә куанышып, аларның зур терәге, җылы кочагы булып яшәргә язсын. Һәрвакыт сәламәт булыгыз, балаларыгыз белән дус, тату, бер-берегезне аңлап гомер итегез!

Алсу: Нәни кулларым белән мин,

Тик сиңа диеп кенә

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә!

 

Балалар әниләренә үзләре ясаган бүләкләрне тапшыралар.

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “Әмәкәй “КОЯШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ВӘЛИЕВА ГӨЛЛӘРИЯ АХУНҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий