Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Котлы булсын әни бәйрәме”

КАРЛСОНМәктәпкә әзерлек төркеме

 

Залга ике бала йөгереп керәләр.

1нче бала: Бакчабызда ыгы-зыгы,

Күп кунаклар килгәннәр.

Бездә бәйрәм буласын

Әллә кайдан белгәннәр!

 

2 нче бала: Көтә безне, дусларым,

Кояшлы яз бәйрәме!

Җыелабыз, бергәләп

Котларга әниләрне!

 

Калган балалар да матур итеп кереп тезелешеп басалар.

3 нче бала: Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне-

барысы бергә:

Бәйрәм белән котлыйбыз!

 

Алып баручы: Кадерле кунаклар, әниләр, апалар, әбиләр, сеңелләр! Бүген җир йөзендә иң матур бәйрәм – әниләр бәйрәме. Бүген кояш елмая – Сезнең өчен! Тамчылар шатланып яз җырын җырлыйлар – Сезнең өчен!

 

1 нче бала: Әни – гүя дала –

Колачы киң, йөзе – кояшлы,

Әни җирдә бөтен игелекнең,

Изгелекнең тугры юлдашы.

 

2 нче бала: Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барма – әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен –

Җанын биреп яши гомергә!

 

3 нче бала: Авырсагыз янда тора ул,

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый,

Ул безне яклый-яклый.

 

4 нче бала: Әнием, бәгърем, күз нурым,

Кояшым, аем һәм йолдызым!

Дөньялар гизеп тә тапмассыз.

Әнидән нурлырак җир кызын!

 

5 нчы бала: Күңелегездә Сезнең, кояш яна,

Нурлы йөзегездә яз яме.

Җирдә яшәү – җырга әверелсен,

Котлы булсын әни бәйрәме!

 

Җыр

Алып баручы: Балалар, кадерле кунаклар! Бүген без Сезнең белән бик тату һәм зур гаилә белән танышып китәрбез. (Карана) Кем ул анда?

 

(Песи баласы булып киенгән бала килеп чыга).

Алып баручы: Бу бит песи баласы! Гаиләдә ул иң кечкенәсе. Ул бу дөньяга күптән түгел генә туган. Сәлам, песикәй!

Песи баласы: Мяу, мяу! Сәлам-сәлам! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!

Мин шаян, мин җитез, миңа уйнарга бик ошый.

Минем гаиләм бик тату, мин аны бик яратам!

Алып баручы: Үзеңнең  гиләң турында сөйлә әле.

Песи баласы: Минем әнием бар, әтием. Минем өстән әнием баш. Мин бит кечкенә бала. Әнием өстеннән – әтием. Ул безнең гаиләдә иң баш песи. Ул әниемне яклый, аны хөрмәтли, тычканнарны да үзе генә тота – әнине ял иттерә.

 

 ( Әни песи булып киенгән бала керә.)

 Алып баручы: Димәк, сезнең гаиләдә синең әтиең баш була.

Әни песи: Дөрес, ул бик акыллы песи. (Песи баласын кочаклый)

Ә менә безнең хуҗабикә, бик тәмле боткалар пешерә,

Җылы сөтләр эчерә. Безне яратып кына тора.

Өебезне саклаучы Шарик та шуны сөйләр.

 

Эт булып киенгән бала керә.)

Алып баручы: Ай, нинди матур көчек! Сезгә бер сорау бирергә мөмкинме?

Шарик: Һау, һау! (Башын селки)

Алып баручы: Сезнең өегездәге хуҗабикәне бик мактыйлар. Син нәрсә әйтерсең?

Шарик: Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Безне дә бик ярата,

Иркәләп кенә тора.

 

(Малай белән кыз керә)

Алып баручы: Менә Айсылу белән Айрат. Гаилә турында сез нәрсә әйтә аласыз?

Айрат: Өйдә күңелле булсын да, көтеп торучы булсын.

Айсылу: Тату гаиләдә һәрчак ачык йөз, тыныч йөрәк.

Айрат: Түгәрәк өстәл артында эчелгән чәй тәмлерәк.

 

 (Артистлар урыннарына утыралар)

Алып баручы: Безнең бәйрәмебездә безнең әбиләребез дә бар. Бу котлаулар Сезнең өчен, кадерле дәү әниләр.

 

(Барлык балалар да чыгып тезелеп басалар)

1 нче бала: Яратам әбиемне, сөйли ул көлә-көлә.

Укыганын да күрмим, миннән күбрәк белә!

 

2 нче бала: Я тоже бабушку люблю, и знаете, ребята,

Медаль бабуле подарю. От внука ей награда.

 

3 нче бала: Ак әбиләр бер елмайса, үсә күңел офыклары.

Яннарында уйнап йөри, орчык буе оныклары.

 

Җыр

(Балалар әбиләргә бүләкләр, медаль бирәләр.)

Уеннар

Алып баручы: Кызлар-йолдызлар! Егетләр сезгә дә бүләк әзерләде. Кабул итеп алыгыз.

 

( Малайлар чыгып баса)

1 нче малай: Дорогим девчонкам нашим от души сегодня скажем:

Хоть капризны вы подчас, всё равно мы любим Вас!

 

2 нче малай: Очень просим не сердится и волчками не крутиться.

Не играть в машины, пушки, не разбрасывать игрушки.

 

3 нче малай: Не пищать, как мышки тонко и не хрюкать поросёнком,

Лягушатами не квакать, не дразниться и не плакать!

 

4 нче малай: В общем, будьте все как мы – симпатичны и сильны!

( Поднимают руки и показывают бицепс)

 

5 нче малай: А на праздник наших мам мы подарок дарим вам.

И красивый он, и скромный – (хором) королевская корона!

 

(Кызларга короналар кидерәләр. Малайлар урыннарына утыралар. Күңелле музыка. Юбалгы керә. Башына таба кигән.)

Юбалгы: Мин соңга калмадыммы? Короналарны шушында өләшәләрме? Минем бәйрәмем бүген, я, котлагыз инде мине. Минем коронам иң шәбе, шуның өстенә майлы да әле ул. Аның каравы бәрәңге кыздырганда май салып торасы юк.

(Табасын артына яшерә)

 

Алып баручы: Балалар, бу бит Юбалгы. Исәнмесез, Юбалгы! Без монда әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Короналар да Сезгә түгел, кызларга. Ә хәзер Сез дә аларны бәйрәм белән котлагыз.

Юбалгы: Хатын-кызларны котларга мин һәрвакыт әзер. Сез мине кыяфәтем өчен гафу итегез. Төне буе шундый матур төш күрдем. Таң белән бәйрәмгә ашыктым. Сезнең өчен тәмле пирог пешерергә теләдем, матур котлау әзерләргә тырыштым, галстугымны, перчаткаларымны эзләдем… Балакайлар, булышыгыз миңа. Мин шундый оялам, дулкынланам. Бәйрәмегезне бозармын дип куркам.

Алып баручы: Борчылмагыз, без сезгә ярдәм итәрбез. Сез бик пөхтә булырсыз, һәрчак шулай йөрерсез.

 

( Алып баручы балалар белән бергә Юбалгыны тәртипкә китерә. Галстугын, күлмәген, пиджак кесәләрен рәтли. Чәчләрен тарап куя.)

 

Юбалгы: Рәхмәт Сезгә, дусларым. Сез шундый яхшы күңелле. Мин ничек матур хәзер. (Үзенә көзгедән карый). Бәйрәм белән барыгызны чын күңелдән котлыйм мин. Ә хәзер мин Сезнең белән уйнап алырга телим.

Алып баручы: Әйдәгез әле, сынап карыйк, безнең кызлар нинди хуҗабикә икән?

 

Уен: “Өстәлне бәйрәмгә әзерлә”.

(Ике өстәл, ике ашъяулык, ике ваза чәчәкләр белән, ике набор балалар уенчыгы һ.б.)

Юбалгы: Нинди җитез, уңган балалар. Булдырдыгыз, кызлар. Мин кайтып өстәл бизәргә өйрәним әле, югыйсә, минем кулда берни тормый ватылырга, төшеп китәргә генә торалар. Барыгызны да тагы бер кат бәйрәм белән котлыйм. Исән-имин, сәламәт булыгыз, ак бәхетләр сезгә. Сау булыгыз, дусларым. Яңа очрашуларга кадәр!

 

Тәрбияче апалар!

Сездәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Сездәдер ул күңелләрнең иң җылысы.

Сөйләшәсез күңелләрне аңлап кына,

Орышасыз кайчагында җайлап кына.

Кирәк чакта җитез дә Сез, тапкыр да Сез.

Кирәк чакта сабыр да Сез, батыр да Сез.

Бәйрәм белән котлап Сезне,

Ак бәхетләр телибез.

Матур бәйрәм иртәсендә

Сезгә дип җыр җырлыйбыз.

Җыр

(Балалар урыннарына утыралар, музыка астында Карлсон керә)

Карлсон: Исәнмесез! Исәнмесез! Күпме кунак җыелган. Барлык дуслар килгәннәр.

Мин җир йөзендәге иң шат күңелле, иң чибәр егетләрнең берсе – Карлсон булам. Мине балалар да, әбиләр дә, әниләр дә бик ярата. Әй, дусларым, кәефем юк бит әле минем. Кыш буе түбәдәге өемдә утырып бөтен кайнатмаларымны ашап бетердем.

Хәзер менә кәефемне күтәрергә кайнатма кирәк миңа. Шул кайнатманы ашамасам, ябыга да башлыйм әле мин. Сез миңа булышыгыз, кайнатма әзерләп бирегез. Күп кирәкми бер (уйлап тора) ун савыт булса җитә.

 

Алып баручы: Балалар, әйдәгез, әниләр белән бергәләп Карлсонга ярдәм итик.

 

Уен: Кайнатманы кайнат.

(Мольбертта банкалар макеты. Төсле картоннан киселгән яшелчә, җиләк-җимеш, балык, гөмбә рәсемнәре). Уенга йомгак ясала.

Алып баручы: Карлсон, күр әле, Сиңа ничә банка кайнатма әзерләдек. Кәефең күтәрелдеме инде?

Карлсон: Бик зур рәхмәт, дусларым. Мин шундый нык яратам кайнатманы. Шатлыгымны әйтеп бетерергә сүзләр дә табып бетерә алмыйм…

( Кайнатмаларны алып чыгып китә).

Алып баручы: Кунакка кемнең киләсен белер өчен табышмакка җавап табарга кирәк. Тыңлыйк әле.

 

Өй буйлап шат күңелле,

Кечкенә куян уйнаклый.

Идәндә дә сикерә,

Түшәмгә дә менә ул.

 

 Балалар: Кояш куяны.

( Көзге тотып кояш куяны керә).

 

Кояш куяны: Мин Кояш куяны.

Кояшның мин чын дусты.

Дустым Кояш чакырса,

Җир читенә мин барам.

Шәфкатьле булырга-

Мин кояштан өйрәнәм.

 

Балалар, мин Сезгә беренче язгы кояш нурларын алып килдем. Сезгә бу нурлардан Әни сүзен язарга кирәк.

(Сары төстәге тасмалардан әни сүзен язалар)

Кояш куяны: Яз көйләрен тыңларга бик яратам. Балалар, ә сез уен коралларында бу көйләрне уйный беләсезме?

Алып баручы: Кояш куяны, син утырып тыңла әле. Безнең балалар сиңа бу көйләрне уйнап күрсәтерләр.

 Оркестр.

Алып баручы: Табигатътә әле кар ятуына карамастан,

Тәрәз өстенә боз сөңгесе оя корган,

Һәм кыюсыз гына җыр башлаган.

( выбегает ребёнок и встаёт к металлафону)

Бала: тыңлагыз, тыңлагыз, яз турында җырлыйм мин! (играет на металлафоне)

Алып баручы: Икенче көнне аның янына дуслары да килгән,

Җырлары да кыюрак яңгыраган.

Балалар: тыңлагыз, тыңлагыз, безнең язгы сәлам! (играют на колокольчиках или на треугольниках)

Алып баручы: Түбә астына тезелешеп боз сөңгеләре җыр суза.

Нинди матур аларның көйләре.

Балалар: тыңлагыз, тыңлагыз, бу яз симфониясе. (Игра на инструментах).

Кояш куяны: рәхмәт Сезгә дусларым. Бик матур уйнадыгыз. Ә миңа китәргә вакыт җитте, урамда очрашканга кадәр. Саубулыгыз.

Бала: Алмадык сатып бүләкләр,

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер-

Зур бүләк дип уйладык.

( Кунакларга бүләкләр бирү.)

 

Алып баручы: Ана һәм бала… Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек, бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер-берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет-сәгадәттә яшәргә Аллаһ насыйп итсен сезгә. Бәйрәмегез котлы булсын!

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

“Сәрдә “ЧУЛПАН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЛИМУЛЛИНА ФИДАНИЯ САБИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий