Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Минем шәһәрем – Менделеевск”

менделЗурлар төркеме балалары өчен

Максат. Балаларда туган җирне ярату хисе тәрбияләү. Туган шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру. Сөйләм телен камилләштерү. Юлда һәм җәмәгать урыннарында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту.

 

Тәрбияче:

Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм

кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр саклый.

Балалар, әйтегез әле, без нинди республикада яшибез? Безнең республика башкаласы ничек дип атала? (Слайдлар күрсәтелә) Без сезнең белән төзек, матур, чиста шәһәрдә яшибез. Шәһәребезнең исемен кем белә?

Менделеевск шәһәренең матурлыгы җырларда җырлана, шигъри юлларга салына.

 

1 бала:

Менделеевск! Ямьле табигате,

Шифалы бит аның сулары.

Ярышларда алдынгылык яулый,

“Сер” бирмәүче батыр уллары.

 

2 бала:

Ямьле Кама буйлары

Диңгездәй киң сулары.

Җәйләр җиткәч, гөрләп уза,

Анда Сабантуйлары.

 

3 бала:

Менделеевск туган ягым,

Көн дә матурлана ул.

Андай сөйкемле калада,

Яшәүгә шатланасың.

 

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар. Сезнең туган төбәгебез турында күп шигырьләр белүегез шатландыра.

 

Тирә якка каранып, шарлар тотып, аптырап Белмәмеш килеп керә.

Белмәмеш: Нинди җир бу? Мин кая килеп эләктем?

Тәрбияче: Белмәмеш, синме соң бу? Нишләп йөрисең?

Белмәмеш: Урам йөрергә дип чыккан идем, адаштым.

Тәрбияче: Белмәмеш, бүген без балалар белән Менделеевск шәһәре турында сөйләшәбез һәм алар белән сәяхәткә чыкмакчы булабыз. Теләсәң, ияртәбез.

Белмәмеш: Бик теләп барам. Минем дә Менделеевскийның истәлекле урыннарын күрәсем килә.

Тәрбияче: Балалар, Белмәмеш, ә сәяхәткә нәрсә белән чыгыйк икән?

Белмәмеш: Менә минем шарларым бар, әйдәгез, шулар белән очабыз.

Тәрбияче: Балалар, сез ризамы?

 

(Уен “Шарлар”. Балалар түгәрәкләнеп утыралар, тәрбияче көй астында төрле биремнәр әйтә: “көчле җил исә”, “җил акрынайды”, “каршыга самолет килә”, “кошлар очалар” һәм башкалар)

 

Тәрбияче: Менә, балалар, без сәяхәтебезнең беренче тукталышына килеп җиттек.

 

1 тукталыш. “Гассар” мәдәният йорты. (Слайд күрсәтелә)

 

Тәрбияче: Бу мәдәният йорты. Анда төрле зур бәйрәмнәр, очрашулар, концертлар үткәрелә. Монда төрле бию, җыр түгәрәкләре оешкан. Аларны үз

эшләренең остазлары җитәкли. Мәсәлән: Анна Александровна, Нәкыя Шамилевна, Клара Галиевна.

Белмәмеш: Ә сезнең нинди сәләтләрегез бар?

Тәрбияче: Безнең балаларыбыз җырга – биюгә бик оста.

 

“Түбәтәйле” татар халык уены.

 

Белмәмеш: Балалар, миңа торган саен күңеллерәк була бара. Тагын кая барабыз?

Тәрбияче: Ашыкма, Белмәмеш. Безнең барасы урыннарыбыз бик күп. Хәзер җәяүләп кенә Геройлар аллеясына юл тотарбыз. Балалар, искә төшерик әле, юл аркылы ничек чыгабыз? (Зебра аша)

 

2 нче тукталыш. Геройлар аллеясы. (Слайдлар күрсәтелә)

Монда без ел саен Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Сугышта һәлак булган сигез Советлар Союзы геройлары бар. Алар ……

 

3 нче тукталыш. Китапханә. (Слайдлар күрсәтелә)

Тәрбияче: Балалар, без китапханә эченә үтәбез. Үзегезне тәртипле, тыныч тотыгыз. Монда бик күп китаплар, журналлар яшиләр. Алар киштәләргә урнаштырылганнар. Бу китапханәдә, шәһәребездә яшәп , иҗат иткән шагырьләребезнең китаплары да урнаштырылган. Менә алар: Марсель Гимазетдинов “Язлардан ала алмыйм күземне”, Егор Уткин “Күңелемә коя чишмәләр”, Фәния Шакирова “Очар кошым”. Безгә таныш булган татар язучылары, шагырьләреннән – Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алишларның әсәрләрен искә төшерик әле. (Слайдлар күрсәтелә)

Белмәмеш: Тагын үзегезнең шәһәрдә үсеп чыккан нинди күренекле шәһесләрне беләсез? ( Җырчы Вафирә Гыйзатуллина,……..

 

Җырлы- биюле уен “Куш кулым”

 

4 нче тукталыш. Кинотеатр “Юность(Слайд күрсәтелә)

Тәрбияче: Ипләп кенә урыннарга утырабыз. Г.Тукайның “ Кызыклы шәкерт” мультфильмын карыйбыз.

 

Менә балалар, бүгенге сәяхәтебез тәмам. Әйдәгез, шарларга утырып, бакчага кайтыйк. (Шарларда очалар)

 

Сәяхәтебез сезгә ошадымы?

Белмәмеш: Миңа да бик ошады. Шәһәрегез, чынлап та бик матур, чиста, бай икән. Бик зур рәхмәт сезгә.

 

Тәрбияче:

Менделеевск – бер кечкенә шәһәр,

Гади, тыйнак халкы бар.

Республикамның бер кисәге –

Мактанырга хакым бар.

 

Татарстан Республикасы

Менделеевск шәһәре

 “8 нче санлы “САНДУГАЧЫМ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ГАЙНЕТДИНОВА ЗӨЛФИЯ ЗӘКИ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий