Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Икмәк кадере”

ипиЗурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге

 

Максат:

– Икмәкнең һәркемгә кирәклеген төшендерү, аны авыл хезмәтчәннәре җитештерүен, аларга төрле машиналар ярдәм итүен аңлату.

– Икмәк үстерүчеләр хезмәтен хөрмәтләргә өйрәтү.

 

Тәрбия бурычы: балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, милли традицияләребезне саклауны дәвам иттерү.

 

Үстерү бурычы:

– Күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү, сөйләм телен камилләштерү, тулы җөмләләр белән җавап бирүне үстерү.

– Икмәккә, ризыкка карата хөрмәт, сакчыллык тәрбияләү.

 

Белем бирү бурычы: яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлау, сүзлек запасын баету, һөнәрләр турында белемнәрен арттыру.

 

Эшчәнлеккә алдан әзерлек: шигырь ятлау, игенчеләр турында рәсемнәр карау ; игенче хезмәте турында әңгәмәләр уздыру.

Материал: авыл хуҗалыгындагы сезонлы эшләр сүрәтләнгән картиналар, савытларда бодай, арыш бөртекләре, он.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, сәламәтлек.

Сүзлек өстендә эш: тракторчы, комбайнчы, ипи пешерүче, сука.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Психологик җайлашу.

2. Табышмак әйтү.

3. Икмәк турындә әңгәмә.

4. Сабантуй, уңыш бәйрәме турында сөйләшү.

5. Физминутка

6. Практик эш.

7. “Мәкальнең ахырын әйт” уены.

8. Шигырь уку “ Икмәк”

9. Һөнәрләр турында сөйләшү.

10. “Ак калач” уены”

11. Йомгаклау.

 

1.Кереш өлеш.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән “Икмәк кадере” дип исемләнгән эшчәнлекне башлап җибәрәбез. Матур итеп, аркаларны төз тотып, кул – аякларны матур итеп куеп утырдык. Шөгылебезне башлап җибәрәбез. Игътибарлы булыгыз. Хәзер мин сезгә табышмак – шигырь әйтәм. Кем җавабын белер икән?

 

Үзе түгәрәк,

Урыны түрдәрәк.

Эче тулы күзәнәк.

Әчкелтем дә, төчкелтем.

Бар нәрсәдән кадерлерәк.

 

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Дөрес җавап бирдегез. (Балалар каршына сөлге белән ипи чыгарыла, табышмак аңлатып үтелә).

Т: Әйдәгез әле, балалар, без сезнең белән бүген ипи турында сөйләшәбез. Безнең өстәлләргә ипи каян килә, ничек килә икән ул. Бәлки, аны ипи агачыннан гына җыеп алып, алма кебек, безнең өстәлләргә куялардыр. Балалар, шулаймы, ипи агачта үсәме?

Балалар җавабы.

Т: Әйе, дөрес, балалар, ипи агачта үсми, аны күп көч куеп тырышып иген кырында үстерәләр. Хәзер без сезнең белән барысын да тәртип белән өйрәнербез, ипинең үткән юлы белән танышырбыз. Сез тыныч кына мине тыңлап, катнашып утырырсыз.

 

2. Төп өлеш.

Т: Балалар, ипи үстерү бик катлаулы, авыр эш. Моның өчен безнең әтиләр, әниләр, әби-бабайларбыз бик күп көч куялар. Безнең тамак тук, өстебез бөтен булсын өчен тырышалар.

 

Т: Карлар эрегәч, көннәр җылынгач, басуга тракторлар чыга. Басуда алар нәрсәләр эшлиләр икән соң?

Б.җ-

Т: Җирне ни өчен сукалыйлар?

Б.җ.-

Т: Тигез, йомшак җир ни өчен кирәк икән ул?

Б.җ-

Т: Әйе, орлыклар чәчәр өчен. Булдырдыгыз, балалар, минем сорауларыма дөрес җавап бирдегез. Ә язгы кыр эшләре беткәч, безнең татар халкы матур итеп Сабантуй бәйрәме үткәрә.Ничек үткәрелә соң әле ул?

Б.җ.-

Т: Безнең бакчада үткәреләме Сабантуй?

Т:. Нинди уеннар уйныйбыз?

Б.җ.-

Т: Менә шулай бик күңелле итеп үтә икән бездә Сабантуй бәйрәме. Җәй көне безнең игеннәр үсәләр. Балалар, әйдәгез, утырып ардык бит, без дә игеннәр кебек үсик әле.

 

Физминутка:

Игенннәр үсәләр,

Җилләр исәләр, исәләр.

Кояш нурларын сибә,

Җылы яңгырлар ява.

Т: Игеннәр мул булып, зур булып үссен өчен безгә нинди шартлар кирәк соң?

Б.җ.-

Т: Дөрес. Җәйдән соң көз килә. Көз көне кырда нинди эшләр башкарыла микән соң? Әйдәгез әле, тактадагы рәсемнәрне карап үтик әле. 1 нче рәсемдә комбайн күрсәтелгән. Ул нәрсә эшли?

Б.җ.-

Т: Машиналар ашлыкны кая алып баралар?

Б.җ.-

Т: Дөрес җавап бирдегез. (Практик эш эшләү: бөртекләр карау, бодай, арыш бөртекләре белән танышу, вак кул чуклары моторикасын эшләтү.)

Т: Бу бөртекләрдән тегермәндә он ясыйлар (Он карау) Сезгә сорау: “Оннан нинди ризыклар пешерәләр соң?”

Б.җ.-

Т: Көз көне эшләр беткәч. Без көз бәйрәме – уңыш

бәйрәме уздырабыз. Көз турында, ипи, уңыш турында җырлар, шигырьләр сөйлибез. Балалар, әйдәгез әле, үзегезнең сәләтегезне күрсәтегез әле.

Балалар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр.

Т: Балалар, бик матур җырладыгыз, шигырьләр сөйләдегез. Ә хәзер уен уйнап алабыз, мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтәсез.

 

Кем эшләми – шул ашамый,

Эше барның  – ашы бар,

Җәй эшләсәң – кыш ашарсың,

Эш беткәч – уйнарга ярый.

Т: Бик дөрес, булдырдыгыз, балалар. Хәзер мин сезгә бер шигырь укып үтәм:

 

Ипи басуда үсә

Аннан күчә амбарга.

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә,

Аннан килә өстәлгә,

Безгә күәт өстәргә.

 

Балалар эшчәнлекне йомгаклап хәзер мин сезгә сораулар биреп үтәм.

Тракторда кем эшли?

Комбайнда кем эшли?

Машинада кем эшли?

Ипине кем пешерә?

Б.Җ.

Т: Тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар, ипи пешерүчеләр, әтиләр, әниләр безнең тамагыбыз тук булсын өчен күпме көчләрен куялар икән. Менә шундый катлаулы юллар үтеп кенә ипи безнең өстәлләргә менә икән. Табында ипи булмаса конфет – шоколад кына безнең тамакны туйдырмый бит, балалар. Менә шуна күрә ипине кадерләргә, хөрмәтләргә кирәк. Шулаймы, балалар?

Б.җ-

Т:. Балалар, җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Без бүген шөгыль буе ипи турында сөйләштек. Шулай булгач, әйдәгез “Ак калач” уенын да уйнап алыйк инде.

 

“Ак калач”.

Кунаклар килүенә,

Без пешердек ак калач.

Менә шундый биектә,

Менә шундый тәбәнәк,

Менә шундый киңлектә,

Менә шундый тарлыкта.

Ак калач, ак калач

Бигрәк тәмле ак калач.

Менә шундый матур ул,

Менә шундый тәмле ул.

Батыр булып үсәрбез,

Ак калачны ашагач.

Т: Шуның белән безнең шөгылебез тәмам, рәхмәт, балалар.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

“10 нчы санлы “МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

КАРИМОВА ГӨЛСУ КӘРИМУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий