Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Игенкәйләр күкрәп уңсыннар”

иген6-7 яшьлек балалар өчен

 

Соңгы елларда халкыбызның онытылып бара торган милли бәйрәмнәренә, гореф – гадәтләренә мөнәсәббәт уңай якка үзгәрде. “Беренче буразна” бәйрәме дә әнә шундыйлардан.

Бала: Игенче хезмәте – иң беренче һәм иң мактаулы һөнәрләрнең берсе. Татар халкының моңы, хыяллары, сынымышлары, тапкыр һәм шаян сүзләре, тормышы җир, басу, иген кырлары белән бәйләнгән.

Бала: Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

Бала: Иртән чәчкән уңар, буразнасы тулар.

Бала: Язгы көн ел туйдыра.

Бала: Бер көн алдан чәчсәң, бер атна алдан урырсың.

Бала: Җирнең тәүге буразнасы

Хөрмәт итеп мин барам.

Мин сабанчы бүген үз кырымда

Тормыш буразнасын мин салам.

 

(“Буразна” җыры. Г. Зәйнәшева сүзләре. Җ.Фәйзи музыкасы.)

 

Бала: Быелгы чәчү чорында көнне төнгә ялгап, җаны-тәне белән киләчәк уңышка нигез салучы механизаторларыбыз, бу шигырь юллары сезнең өчен яңгырый.

 

Бала: Ишетәсезме, дусларым,

Бу бит таныш гөрелте.

Әйтегезче, ялгышмыйча

Бу трактор кемнеке.

– Безнең Радик абыйныкы

Ул алдыңгы игенче.

 

Бала: Безнең Хәмит абый

Эшли хәрчак гөрләтеп.

“Корыч айгыр” чирләп китсә

Хәзер куя төзәтеп.

 

Бала: Равил абый сабанны да

Биетә белә диләр.

Тизрәк шытымнар бирә

Ул чәчкән орлык диләр.

 

Бала: Игенче……

Горурланып туган җирең белән

Ил табынын яшә арттырып

Балкы әле туар буыннарга

Нурлы йолдыз сыман яктырып.

Бала: Ата-баба торган нык нигезгә

Тугры булып яшә гомергә

Әзер бул син, бар тырышлыгыңны

Зур уңыш алырга бирергә.

 

Бала: Гомер буе торган төбәгеңне

Матур эшләр белән куандыр.

Шулай яшәү, шулай гомер итү

Үзе бәхет була торгандыр.

 

Бала: Без хәзергә һәммәбез дә,

Киләчәк җимешләре.

Безнең кулдан үтәр әле

Кыр басуның эшләре.

 

Бала: Иң уңган кыр батырлары

Булырбыз тиздән без дә.

Бөтен осталарыбызны

Бирербез җиребезгә.

 

Бала: Алдагы көннәрегездә

Телибез зур уңышлар.

Муллыкта, тыныч тормышта

Хезмәт итегез, дуслар.

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“Яңа Кишет балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САДЫЙКОВА ЗӨЛФИЯ ВИЛСУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий