Яңа фикерләр:

postheadericon Фольклор шөгыль “Пескәем”

эби3-4 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

1) Балаларны халык авыз иҗаты белән таныштыру.

2) Фикерләү сәләтен, хәтерне, игътибарлылыкны, тыңлый белүне үстерү. Гади сүзләрне, сүзтезмәләрне тәрбияче артыннан кабатлау теләге уяту.

3) Йорт хайваннарына кызыксыну тәрбияләү.

Җиһаз: әби костюмы, песи костюмы, өй, прәннекләр, кәрзин, себерке.

 

          Шөгыль барышы.

(Өйдә тыныч татар көе ишетелә. Әби идән себереп йөри. Ишек шакыйлар.)

Әби: Ишек шакыйлар түгелме соң? Кунаклар булса, мин бик тә шат, ләкин кем минем хәлемне белергә булды икән? Кая, карыйм әле. (Балалар керә.)

Исәнмесез, балалар, кадерле кунаклар!

Балалар: Исәнме, әбекәй!

Әби: Керегез өйгә, түргә узыгыз, утырыгыз. Ә мин сезгә үземнең дустым турында сөйләрмен.

Аның тырнаклары очлы,

Сөт бик ярата,

“Мяу-мяу”,- дип кычкыра. (Песи)

Кем ул? Дөрес, ул минем песием. Әле өйдә күренми, берәр җирдә йөридер. (Песи тавышы ишетелә: “Мяу-мяу”)

Әби: Ишеттегезме, балалар? Минем песиемнең тавышы ишетелә. Кайда икән ул? Әйдәгез, бергәләп эзләп карыйк. (Тыныч көйгә балалар бүлмәдә песине эзлиләр.)

 

Әби: Кайда соң ул? Пес-пес-пес! (Песи приёмныйдан керә.)

Әби: Ә, менә бит минем песием! Син кайда йөрисең? Кара әле, күпме кунаклар килгән безгә.

Песи: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнме, пескәй!

Әби: Беләсеңме, пескәй, балалар шундый уңганнар, булганнар.

 

Песи: Белмим, белмим! Хәзер тикшереп карыйм.

Минем кебек йөри беләсезме? (Дүртаякта йөриләр, “мяу-мяу”, – дип кычкыралар.)

Минем кебек йоклый беләсезме? (Кулларын яңакка куялар)

Минем кебек юына беләсезме? (Куллары белән битләрен “юалар”)

Минем кебек сөт эчә беләсезме? (Телләре белән күрсәтәләр)

Минем кебек утыра беләсезме? (Чүгәләп ике кулларын тезгә куеп утыралр) Менә нинди уңганнар, булдырдыгыз. (Балалар урындыкларга утыралар.)

 

Әби: Песиләр җитез, сикерә дә, йөгерә дә беләләр. Кешеләр белән яшиләр, кешеләр аларны ашата, эчертә.

Песи: Мин әле бик матур да. Хәтта минем турында шигырь дә язганнар. Тыңларга телисезме?

Балалар: Әйе.

Песи:                             Бар кечкенә пескәем,

Бик акыллы дускаем.

Ап-ак йонлач күлмәге…

Бизи безнең бүлмәне.

Күзләре ялт-йолт итә,

Мыегы җиргә тия.

Ә мин уйнарга да яратам. Минем яраткан уеным – “Песи һәм чебиләр”. Телисезме, мин сезне дә уйнарга өйрәтәм?

Балалар: Әйе. (Уйныйлар, уеннан соң балалар урындыкларга утыралар. Песи әбинең колагына нәрсәдер әйтә.)

Әби: Ә, менә ничек икән! Бүген безнең песи тегермәндә булган икән, анда он ясыйлар. Сорыйк әле, нәрсә эшләде икән ул анда:

Песием, песием, син кайда булдың?

Песи: Тегермәндә.

Әби: Песием, песием, анда нишләдең?

Песи: Он ясадым.

Әби: Песием, песием, оннан нәрсә пешердең?

Песи: Прәннекләр.

Әби: Песием, песием, прәннекне кем белән ашадың?

Песи: Үзем генә.

Әби: Үзең генә ашама, үзең генә ашама! Балаларга да бир!

Песи: Прәникләрне күп итеп пешердем, барыбызга да җитә! (Песи әбигә прәникләрне бирә.)

Әби: Балалар, әйдәгез песигә рәхмәт әйтик!

Балалар: Рәхмәт!

Әби: Балалар , прәннекләр белән чәй эчәрбез.

 

Йомгаклау:

Әби:

1) Балалар, бүген кемгә кунакка бардык? (Әбигә.)

2) Әбидә кем яши? (Песи.)

3) Кунакта сезгә ошадымы? (Әйе.)

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “28 нче “КАР БӨРТЕГЕ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХӘСӘНШИНА НӘҖИБӘ ФӘРИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий