Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Уенчыклар кибетенә барабыз”

1Башы монда: Проект: «Балаларны Резеда Валиева иҗаты белән таныштыру» (“Минем дусларым”)

5-6 яшьлек балалар өчен шагыйрәбез Резеда Валиева  белән очрашуга әзерләнгән турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге конспекты.

 Максат:

– шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлауларына, сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү, балалар әдәбиятына кызыксыну уяту;

– сөйләмдә тәмамлык кергән җәенке җөмләләрне куллана белергә өйрәтү, сүз байлыгын активлаштыру;

– “Ә” хәрефе белән таныштыруны дәвам итү, авазның дөрес әйтелешен, башка авазлардан аеру һәм сүздәге урынын билгеләү күнекмәләрен ныгыту;

– балаларның игътибарын кабул итү сәләтен үстерү;

– балаларда шафкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплек хисләре, китапка мәхәббәт хисләре түрбияләү.

Җиһазлар: аудиоязма; төзү өчен йомшак модульлар, кибет; уенчыклар: ат, аю, төлке, кәҗә белән бәтиләр, курчак, үрдәкләр, әтәч, манара, йөк машинасы; уенчыкларда бәяләр – санау өчен карточкалар; карточкалы саннар; рәсемнәр – әби, әти, әни, әтәч.

Алдан эшләнгән эшләр: шагыйрә Резеда Валиеваның “Минем дусларым” китабы белән танышу, шигырьләрен ятлау, эчтәлеге буенча рәсемнәр (ат, аю, төлке, кәҗә белән бәтиләр, курчак, үрдәкләр, әтәч, манара, йөк машинасы) ясау, план-схема рәсеме әзерләү.

Методик алымнар: әңгәмә, сюрприз элементы, уеннар, физкультминутка.

Интеграцияләү: “Социальләштерү”, “Танып белү”, “Аралашу”,

“Музыка”, “Сәләмәтлек”, “Иҗади сәнгать”.

 

Эшчәнлек барышы:

 —Балалар, безгә бүген кунаклар килгән, исәнләшик әле?

—Исәнмесез, кунаклар!

—Балалар бакчасына хат килгән, әйдәгез, аны укыйбыз:

 

Кадерле балалар!

Сезне яңа ачылган “Уенчыклар кибете” нә чакырабыз. Көтәбез. Рәхим итегез.

 

—Балалар, сез уенчыклар яратасызмы? (Яратабыз). Сезнең яраткан уенчыкларыгыз бармы? (Бар). Кемнең нинди яраткан уенчыгы бар? Алар нинди? (Балалар уенчыклары турында сөйлиләр). Без сезнең белән бүген уенчыклар кибетенә барабыз. Анда барыр өчен әзерләнергә кирәк.

— Уйнап алыйк әле, балалар.

 

Динамик күнегү:

Әй, балалар, карагыз!

Тышта әнә килде кыш.

—Әйе, әйе, күрәбез,

Кыш килгәнне беләбез.

—Я, балалар, сөйләгез

Ничек итеп килде кыш?

—Карлар ява көн саен,

Ялангач калды каен,

Исәләр салкын җилләр

Туңа бит борын, күзләр.

Йоклап ята аюлар,

Өсләрендә калын кар.

Кошлар оча җимлеккә,

Җим эзләргә кич-иртә.

Балыклар да тындылар,

Боз астына чумдылар.

Без урамга чыгабыз,

Таудан чана шуабыз,

Чаж-чож, чаж-чож,

Чаж-чож, чаж-чож.

 

— Балалар, без кибеткә барырга әзерме? (Әзер).

— Балалар, кибеткә яки сәяхәткә чыкканда нәрсәгә утырып барып була?

 (Машина, автобус, троллейбус, метро, поездга).

— Без сезнең белән ерактагы уенчыклар кибетенә барабыз, без сезнең белән автобуста барабыз. Әйдәгез, автобус төзибез.

 

 (Төрле төстәге модульләрдан автобун төзү).

— Автобус юлга чыгарга әзер! К.Инсаф – шофер, Әдилә – кондуктор, без – пассажирлар… (Билетлар сатып алып, урыннарыбызга утырабыз).

 

Бергәләшеп җиенып

Без барабыз кибеткә.

Хәерле иртә теләп безгә

Күктә кояш елмая.

 

Автобус уены:

Автобуска утырдык

Сәяхәткә җыендык.

Бип-бип-бип, бип-бип-бип

Сәяхәткә җыендык.

Барабыз урман аша,

Безгә кояш елмая.

Бип-бип-бип, бип-бип-бип

Безгә кояш елмая.

 

Тәрбияче: Карагыз, нинди матур җир! Нинди матур җирдә урнашкан бу кибет. “Уенчыклар кибете” еракта күренеп тора, ләкин сукмагы күренми. Монда план-схема рәсеме ята, карагыз. (Бормалы юллар, кар өемнәре, туннель – модуль, тар сукмак). Балалар, игътибарлы булыгыз!

 

 (Балалар музыка тавышына план-схема кулланып кибеткә баралар ).

 Тәрбияче: Менә без килеп тә җиттек. Әйдәгез, кибеткә керәбез.

Нинди кызык кибет, кибетчесе юк. Өстәлдә рәсемнәр.

—Балалар, игътибар белән рәсемнәрне карагыз. Бу рәсемнәрдә кемнәр сүрәтләнгән (әни, әби, әти, әтәч). Нинди аваздан башланалар бу сүзләр? (“Ә” авазыннан).

 

Динамик күнегү: “Синең исемең ничек?”

 Безнең “Ә” авазына исемнәре башланган балалар бармы? Басыгыз әле түгәрәккә? (Төркемдә “Ә” авазына дүрт исемне кыз бар – З. Әдилә, А.Әдилә, Әминә, М. Әдилә).

 —Инсаф, кибетчене сайлап куй әле. (Инсаф санамыш кулланып кибетчене сайлап куя).

 

Санамыш

 Бер, ике, әби кызы унике.

— Кибетче А.Әделя була.

— Балалар, Әдилә әзерләнә торганда без кибеттә үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле. (Шауламыйбыз, әкрен генә сөйләшәбез, матур сүзләр кулланырга онытмыйбыз – сез нинди матур сүзләр беләсез: исәнмесез, хәерле көн, рәхмәт).

 

Рольле-сюжетлы уен: “Уенчыклар кибете”.

 — Исәнмесез.

Кибетче: Исәнмесез! Безнең уенчыклар кибетендә уенчыклар бик күп, сайлап алыгыз.

 Балалар уенчыклар күзәтә. Бер-бер артлы уенчыкларны төрле бәядән сатып алалар. Уенчыкларның бәяләрен карточка аша дөрес итеп санап бирергә һәм шул санны табып бирергә кирәк.

   

Д \у: “Ул ничә сум тора?”

 Тәрбияче: Балалар, игътибар белән уенчыкларыгызга карагыз әле? Алар бит безгә таныш?

—   Әйе, таныш. Бу уенчыклар “Минем дусларым” китабыннан.

—   Кем язган бу китапны?

—   Резеда Валиева .

—   Әйе, бу китапны балалар язучысы Резеда Валиева  язган, менә

ул китап. (Китапны күрсәтү).

—   Әйдәгез әле, аның эчтәлеген искә төшерик?

 

Балалар “Минем дусларым” китабы буенча шигырьләр сөйлиләр.

Тәрбияче: Уенчыкларыбызны уртага утыртып уйнап алыйк әле,

балалар?

 

“Түгәрәк” уен

 Бергәләп басыйк әле,

Түгәрәк ясыйк әле,

Менә нинди түгәрәк!

Бик кечкенә түгәрәк!

Кулны кулга тотынып

Артка таба барабыз,

Менә нинди түгәрәк!

Бигрәк зур түгәрәк!

Түгәрәктә йөрибез,

Тыпыр-тыпыр биибез.

 

Тәрбияче: Уенчыклар сезгә карап сөенделәр, сез дә ял иттегез.

Хәзер уенчыклар белән балалар бакчасына кайтыйк.

(Балалар музыка тавышына кабат план-схема кулланып автобус тукталышына баралар ).

—Автобуска утырабыз да кузгалабыз. (Автобус уены кабатлана).

Без сезнең белән бакчабызга да кайтып җиттек.

 

 Итог:

Без сезнең белән бүген (кая бардык?), уенчыклар кибетенә бардык, (анда нишләдек?) уенчыклар сатып алдык, Резеда Валиеваның “Минем дусларым” китабын искә төшердек.

 

Балалар, без сезнең белән Резеда Валиева  китабы белән танышканда рәсемнәр ясадык, менә алар (Күргәзмәне күзәтү).

Әйдәгез әле, шул рәсемнәрне кунакларга күрсәтик, берләштереп, истәлеккә кипат итеп ясап бирик! Кемгә бүләк итәбез бу китапны? (Р.Валиевага).

Бу китапны язган шагыйрә Резеда апабыз безнең арабызда. Бу матур

шигырьләре өчен бергәләп рәхмәт әйтәбез. Рәхмәтебезне әйтеп, сезгә бу – үз кулыбыз белән ясаган рәсемнәрне бүләк итәбез. Рәхим итеп алыгыз.

Рәхмәт! 

Кунаклар белән саубуллашыйк.

Сау булыгыз!

2

 

 Файдаланган әдәбият:

“Гөлбакча” (балалар бакчалары өчен хрестоматия) – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. -254 б.

“Иң татлы тел – туган тел”: Балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча методик кулланма / М. Ф Кашапова. – Казан: Мәгариф, 2004.- 447 б.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

 “35 нчы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АБДУЛЛИНА РЕЗЕДА МАГСУМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий