Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Чуар тавык” рус халык әкияте”

0001-001-Mamy-zhivotnykhӘкият сюжеты буенча кечкенәләр төркеме өчен физкультурадан шөгыль конспекты 

 

Максат:

  • Балаларны аякларны сөйрәмичә, кулларны дөрес селтәп, биремнәрне үтәп йөрергә һәм йөгерергә өйрәтү.

  • Күнегүләрне эшләгәндә төп торышка дөрес басарга, күнегүләрне бергә, сыйфатлы ясарга өйрәтүне дәвам итү.
  • Урыннан ераклыкка сикергәндә аяк очына төшәргә өйрәтү.
  • Дуга астыннан тезләргә һәм уч төпләренә таянып үрмәләүне күнектерү.
  • Халык авыз иҗатына мәхәббәт, игътибарлылык, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: әтәч, тавык, чеби маскалары , “ерганак”, 2 дуга.

 

Дәрес барышы:

– Балалар, без сезнең белән әкияткә кунакка барабыз.

Канаты бар – оча алмый,

Аягы бар – йөзә алмый. (Тавык)

-         Ә бүген мин сезгә икенче бер “Чуар тавык” әкиятен сөйлим.

 

(Тәрбияче тавык маскасы кия) 
-         Борын-борын заманда түгел, хәзерге вакытта яшәгән ди Чуар тавык. Бер көнне ишек алдыннан чыгып китеп, хуҗасыннан качып, бик күп йомырка салган һәм сары, йомшак чебиләр чыгарган. (Балалар чеби маскаларын кияләр)  
Тавык чебиләрне ишек алдына алып кайтырга уйлаган.  (Тәрбияче артыннан түгәрәктә йөрү)
 Ләкин чебиләр бик бәләкәй әле, тиз аралар: “Ардык, ардык, ашыйсыбыз килә”, – дип чыелдыйлар. (Бер урында сикерү)
Тавык: “Чебиләрем-йомшакларым, монда җим юк микән?” Т.т. : Аяклар табан киңлегендә, куллар гәүдә буенча. Кулларны артка җибәреп, алга-аска иелү, муеннарны алга сузып карау.
Тавык: “Җим күп икән…” Т.т.: Аяклар табан киңлегендә, куллар гәүдә буенча.Чүгәләп бармак очлары белән идәнгә бәрү: “Клю-клю”, – дию.
Тавык : “Инде канатларыбызны язып алыйк” Т.т.: Аяклар җилкә киңлегендә, куллар гәүдә буенча. Кулларны җилкәгә кадәр күтәрү, төшерү: “Чи-чи-чи”, –  дию.
Тавык: “Аякларыбыз да арып китте …” Т.т.: Шул ук. Кулларны як-якка сузу, уң (сул) аякларны артка сузу.
-          Менә ял итеп алдыгыз, чебиләрем, инде юлыбызны дәвам итик. Аның өчен менә бу “ерганак”ны сикереп чыгарга кирәк (Урыннан ераклыкка сикерү, киңлеге 40 см) 
-         Ай-һай, нинди биек койма! Ләкин кайгырмагыз, чебиләрем, менә монда койма ярыклары бар, шуннан үрмәләп керербез. Дуга астыннан тезләргә һәм уч төпләренә таянып үрмәләп керү, биеклеге 50 см. 
-         Менә ишек алдына кайтып та җиттек, әйдәгез, әтәч белән уйнап алыйк Хәрәкәтле уен “Әтәч һәм чебиләр”
-          Бик озын, катлаулы юл уздык, бик арыдык, инде кетәклеккә йокларга керик. Тавык, әтәч артыннан колоннада берәрләп йөрү.

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

Тымытык авылы

 “АККОШ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

РИЗВАНОВА ӘМИНӘ МИННЕВАРИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий