Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Безнең өчен – табышмак, космонавт өчен – туган як”

4569452912546694403-4 яшьлек балалар өчен

 

Бу чараны икенче кечкенәләр төркеменнән алып, ярыш формасында күңел ачу өчен алырга була.

Алып баручы:

Кешелек бик борыңгыдан күк, кояш, йолдызлар һәм ай белән кызыксынды. Кошларга карап, кешенең дә очасы бик килде. Шуңа күрә кешеләр кайчан да булса “очып китәм” дип хыялландылар. Космоска беренче кешене җибәрер өчен бик күп әзерләнергә туры килде. Менә без дә бу эшнең авырлыгына төшенербез. (Бу чараны ата-аналар белән дә үткәрергә була).

 

 Беренче бирем. “Йолдыз санаучы” (“Звездочёт”).

Менә сезгә йолдыз санаучының киеме һәм лазер. Сез башта киенәсез, ә аннары лазер алып түшәмдәге әнә теге “йолдызны” кызыл тап белән билгеләргә тиеш. Карагыз, башта мин сезгә күрсәтәм (Берәр баланы үрнәк өчен киендерергә һәм лазер белән йолдызны яктыртырга).

Ярыш формасында 2 малайны, ә аннары 2 кызны уйнатырга була (Әти-әниләргә үз балаларын киендерергә була).

 

Икенче бирем. Табышмаклар конкурсы.
1) Күккә оча озынча каланча: тизлеге югары,

Күз ачып йомганчы – юк булды. Ракета.

 

2) Ракетага утыра

Матур скафандр кия. Космонавт

 

3) Күктә сары түгәрәк :

Иртүк чыга, кичен байый;

Җәен җылыта, кышын ял итә. Кояш.

 

4) Безнең өчен – табышмак,

Космонавт өчен – туган як. Космос

 

5) Төнлә башыңны күтәр –

Күрерсең бер келәм

Анда санап бетергесез яна… Йолдызлар.

 

6) Ул кием үзенчәлекле. Миңа һәм сиңа килешмәс.

Көчле космонавт кия. Ул ничек дип атала? Скафандр.

 

7) Ярымтүгәрәк була ала,

Безгә төнлә карап тора.

Төнлә берүзе,

Ә дуслары – йолдызлары – мең санлы. Ай.

 

8) Көн саен үзгәрә:

Болытлы яки аяз,

Караңгы яки якты.

Кем тизрәк җавап таба? Күк.

 

Балаларга ата-аналар җавап бирергә булышалар (Балалар җавап бирә алмаганда гына).

 

Өченче бирем.

Бөтен балалар белән уйнала. Келәмгә бик күп алдан әзерләнгән кояш, йолдызлар һәм айлар ташлана.

1) Барабыз, барабыз, барабыз

Йолдызлар табабыз.

Иеләбез һәм

Кулыбызга алабыз.

 

2) Барабыз, барабыз, барабыз

Кояш табабыз.

Иеләбез һәм

Кулыбызга алабыз.

 

3) Барабыз, барабыз, барабыз

Ай табабыз.

Иеләбез һәм

Кулыбызга алабыз.

 

Һәрбер алган әйберләрдән соң келәмгә карап тикшерәбез һәм мактыйбыз. Молодцы, балалар, бик игътибарлы булдыгыз. (Ата-аналарны чакырабыз).

Космоска иң беренче булып, ракетага утырып Юрий Гагарин очкан.

 

Дүртенче бирем. Ракета җый.

Киселгән ракета өлешләрен тактага беркетү. (Зуррак төркемнәргә интерактив тактада эшләргә тәкъдим итәргә була).

 

 Бишенче бирем.

Ә хәзер, балалар, без дә ракетага утырып очып карыйбыз. Өч кыршау (обруч) бер-берсенә тасмалар белән тоташтырылган булырга тиеш. Бала үз әти яки әнисе белән уйный. Баланы “ракета” эченә кертәбез, ә зур кеше бу җыелманы өстән тота. 1,2,3 санагач, бала һәм кеше бергә йөгерәләр.

Балалар белән бергә без “ракетосамолёт” (самолётның икенче ягында ракета) ясадык. Сездән нинди космонавт чыгачак микән?

 

Алтынчы бирем. “Ракетосамолётны очырту”.

Ике бала “ракетосамолётны” очырта, идәнгә төшсә, кулына алып, билгеләнгән җиренә чаклы атлый.

 

 Җиденче бирем.

Балалар, әйдәгез әле, бергәләп ял итеп алыйк. Барлык балалар һәм әниләр баса. Е.Железнова көенә “Я еду, еду, еду, я руль кручу, кручу…” сүзләрен үзгәртеп, музыкага хәрәкәтләр ясыйбыз.

Мин ракетада очам,

Мин очам, очам, очам. (Ике кулны күтәреп, бер-берсенә тоташтырып түгәрәк буйлап йөрибез).

Менә ул туктап тора.

Еракка карап торам мин (Уң һәм сул кулларын маңгайга куеп уң һәм сул якка карыйлар).

Карап торам да торам.

Инопланетянинны күрәм мин

Күрәм, күрәм дә күрәм. (Ике кулдан бинокль ясарга).

Ул миңа сәлам бирә.

Мин кулымны аңа селким

Селким, селким дә селким. (Сәлам әйткәнчә кулларны селкетү).

Мин тагын очам, очам,

Очам, очам да очам (Ике кулны күтәреп, бер-берсенә тоташтырып түгәрәк буйлап йөрибез).

Һәм җиргә килеп җитәм. (Кулларны өскә күтәргән килеш терсәкләргә утыру).

 

Менә, балалар, бүген сез космоска очып карадыгыз. Сезгә ошадымы? Сез бик тырыштыгыз, үзегезне матур яктан гына күрсәттегез. Әти-әниләребезгә дә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шуның белән безнең чарабыз тәмам. Уңышлар сезгә.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“Бәләкәч” 104 нче балалар бакчасы – баланың үсешен үстерү үзәге”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГОБӘЕВА НАИЛӘ ГАБДУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий