Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Хуш килдегез, кошкайлар»

39135315-7 яшьлек балалар өчен

 

Сәхнәгә алып баручы чыга.

– Хөрмәтле кунаклар һәм балалар! Без бүген «Хуш килдегез, кошкайлар» дип исемләнгән, кошлар кайту хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кичәсенә җыйналдык. Рәхим итегез!

 

 

Салмак матур көй уйный.

1 нче бала: Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта – сагындырган

Туып үскән җирләре.

 

2 нче бала: Ямьле, бик ямьле

Туган илебез.

Килегез, кошлар,

Безгә килегез!

 

“Кошлар биюе”

 

Карга булып киенгән ике бала керә. Канатларын җилпи-җилпи, карр, карр, дип йөриләр.

 

3 нче бала: Кара әле, дустым, кара,

Кара карга очып бара.

Син беләсеңме,

Ул да бит сөйләшә ала.

 

1 нче карга: Ачылды ак калын юрган,

Исә язгы җилләр дә.

Без кайтабыз сагындырган,

Туып, үскән җирләргә.

 

2 нче карга: Без каргалар, карр – карр,

Тиздән эреп бетәр кар.

Канатымда хатым бар,

Буең җитсә, тартып ал.

 

Алып баручы:

Укымый да беләбез бит

Хатыңда ни язылганын!

Бөтен кошлар һәм балалар

Матур язны сагынганын.

 

«Тургайлар» җыры башкарыла.

 

Алып баручы: Балалар, әйдәгез, “Чума үрдәк, чума каз“ дигән җырлы-биюле уен уйнап алыйк әле. (Җырлы-биюле уен уйнала).

 

Алып баручы: Балалар, безгә бит балалар бакчасы балалары безнең бәйрәмебезгә кунакка килгәннәр. Ә үзләре белән матур-матур җырлар, шигырьләр, җырлы-биюле уеннар өйрәнеп килгәннәр. Әйдәгез, кунакларыбызның чыгышларын карап үтик.

 

Хуш киләсез, үтегез,

Түрдән рәхим итегез.

Бездә бүген зур бәйрәм,

Уйнагыз әйлән-бәйлән.

 

“Чебиләр биюе” башкарыла

 

Алып баручы: Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратабыз

Әмма яз бит күңеллерәк.

 

“Яз, яз, яз җитә” җыры башкарыла

 

Алып баручы: Агачлар яфрак яра,

Алмагачлар чәчәк ата.

Тургайлар тугайларын,

Сагынып кире кайта.

 

“Җырчы кошлар” җыры башкарыла.

 

Җырлы – биюле уен: “Тамчы там, там, там”

 

Алып баручы: Ә хәзер мин сезгә “Шук малай” шигырен сөйләп үтәрмен.

Тал агачына

Менеп бер бала,

Кара карганың

Баласын ала.

Аннан ояны

Вата, туздыра,

Шуклыкта Гали

Барысын уздыра.

Әйләнеп оча

Карга “кар да, кар”.

Гүя әйтә ул.

“Зур куркыныч бар.

Нигә ватасың

Минем оямны?

Мин сезнең өчен

Түгел зыянлы”.

 

Алып баручы: Балалар, сезнең арагызда Гали кебек балалар юкмы? Яз хәбәре алып килүче кара каргалар авыл хуҗалыгы өчен күп файда китерәләр. Мәсәлән, җәенә бер кара карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәкне ашый. Бер өер карга көненә чама белән 6 га басуны бөҗәкләрдән чистарта. Алар урман хуҗалыгына май коңгызларына каршы көрәштә зур ярдәм итәләр. Кара каргалар яфраклар һәм үләннәр арасына төшкән коңгызларны эзләп ашыйлар.

– Балалар, кара каргалар кебек үк башка кошлар да бик файдалы. Шуларның берсе – Тукран. Ә хәзер “Тукран” турында шигырь тыңлап үтәрсез.

 

Чуп – чуар тукран

Агачка кунган.

“ Тук” та “тук” чукый

Кортларны чүпли.

Корттан арынгач,

Шәп үсә агач.

 

Алып баручы: Менә, балалар, ни өчен тукранны урман доктары диләр. Ул үзенең үткен томшыгы белән агач кәүсәләрен тикшерә, ябыштыручы озын теле белән кайры астыннан кортларны чүпли.

 

Алып баручы: Ямьле яз башланды. Яз хәбәрчеләре – кара каргалар килде дә инде. Тиздән сыерчыклар да килер, дусларым. Сез алар килүгә оялар ясадыгызмы соң?

Балалар (бергә): Әйе, ясадык!

Алып баручы: Булдыргансыз, балалар. Әйдәгез, дусларым, хәзер балаларының сыерчыклар турында өйрәнгән шигырьләрен һәм җырларын тыңлап үтик инде.

 

Унган сыерчык.

Ак буяулы бер оя бар

Бакчада зур агачта.

Очып килә шул ояга

Сыерчык яз булгач та.

Шунда тора, шунда йоклый,

Шунда бала үстерә.

Матур итеп сузып сайрый

Басып оя өстенә.

 

“Сыерчык” җыры башкарыла

 

Алып баручы: Дусларым, сез кошларны таный беләсезме? Менә безнең балалар кошлар турында табышмаклар да өйрәнеп килгәннәр, әйдәгез, сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк.

 

Канатларын җәя итеп

Ук шикелле оча ул

Очып барган җирдән генә

Бөҗәкләрне тота ул.

Үреп ясый оясын,

Кәрзиндер дип торасың. (Карлыгач)

 

Ялтыравык әйберләрне

Ташый ул оясына

“Карак” дигән яман аты

Чыккандыр менә шуңа.

Беләсеңме син ул кошның

Ни исемле икәнен? (Саескан)

 

Үзе озын, чабуы кыска. (Торна)

 

Ука-ука тыш кына,

Су коена инештә,

Оча алса да, җирдә йори,

Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк)

 

Кыш һәм җәй буе

Кызыл читек кигән,

Күк ефәктән күлмәге

Ул һәркемнең сөйгәне. (Күгәрчен)

 

Суда юынып алды,

Өсте коры калды. (Каз)

 

Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, оя ясый. (Карлыгач)

 

Алып баручы: Бар нәрсә йокыга талгач,

Бакчалар тынып калгач,

Куактан куакка кунып,

Сайрый сары… (Сандугач).

 

“Сайра, сандугач” җыры башкарыла.

 

Алып баручы: Әйдәгез, мәкаль әйтеш уйныйбыз.

(Балалар түгәрәкләнеп басалар. Алып баручының кулында төйнәлгән кулъяулык.)

Алып баручы: Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Я, әйдәгез, кемнәр тапкыр,

Күрсәтсеннәр үзләрен.

 

Алып баручы: Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җаза бирелә. Башладык!

 

1. Кош канаты белән – кеше дуслары белән көчле.

2. Язгы көн – ел туйдыра.

3. Бер карлыгач – яз ясамый.

4. Ни чәчсәң – шуны урырсың.

5. Каз килсә – яз килә.

6. Язгы хезмәт – көзге хөрмәт.

7. Һава, су, кояш – безгә юлдаш.

 

Алып баручы: Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җиргә тама, көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә!

 

“Кил син, язым” җыры башкарыла

 

Алып баручы: Дусларым, ә хәзер абыйларыгыз сезгә, безнең нәни кошларыбыз өчен нинди матур оялар ясап бирүләре турында шигырь тыңлап үтәрбез.

 

“Кошлар туйдырам”

Җимлек ясап бирде миңа

Абыем Сәлим.

Шунда хәзер кошлар өчен

Җимнәр сибәм мин.

Бире килә күк күгәрчен,

Песнәк һәм чыпчык.

Җыелалар бер-бер артлы

Пыр-пыр очынып.

 

Алып баручы: Гөлдер–гөлдер, гөлдер бу,

Кызыл тәпи кемдер бу?

– Әйе, бик дөрес – бу күгәрчен.

 

Җырлы-биюле уен: “Әйт, күгәрчен”.

Әйт күгәрчен, син генә

Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да ул болай

Яшь кызлар йөри шулай.

Куяннар ничек йөри?

Каргалар ничек оча?

Үрдәкләр ничек йөри?

Сандугач ничек ничек сайрый?

 

Алып баручы: Дусларым, яз җиткәч җылы яклардан кошлар гына түгел, ә бер-бер артлы тезелешеп, аккошлар да кайталар әле, күргәнегез бармы? Әйдәгез, безнең малайларыбыз башкаруында “Нәни аккошлар” биюен карап үтегез.

 

Алып баручы: Хөрмәтле дуслар! Кунакларыбыз! Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Әйдәгез әле, барыбыз бергә җыр белән озатыйк бу күңелле бәйрәмебезне!

 

Бәйрәм “Кояшлы ил” җыры белән (Л.Батыр-Болгари көе, Ә.Рәшитов сүзләре) тәмамлана.

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“Яңа Кенәр балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАРИФҖАНОВА ГӨЛНАРА РӘҮФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий