Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Тәлинкәдә җиләкләр”

1I кечкенәләр төркеме. 

Нәфис сәнгать өлкәсеннән турыдан-туры белем бирү эшчәнлегенең план-конспекты.

 

Максат: төркемдә уңай атмосфера тудыру; ясаган рәсеменә шатлана һәм нәрсә ясаганы турында әйтә белү; кызыл төсне ныгыту; бармак белән ясарга өйрәнү; рәсемне бөтен кәгазь битендә ясарга сәләтен үстерү; балаларда рәсемгә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Интеграция белем бирү өлкәсе: нәфис сәнгать, танып белү, социализацияләү, коммуникацияләү, музыка.

Сүзлек өстендә эш: җиләк, тәлинкә.

Материаллар һәм җиһазлар: кызыл төстә буяу, түгәрәк кәгазь битләре, салфетка, су б/н стакан, музыкаль уенчык – чыпчык, аудио язма “Чыпчыклар тавышы”, д/у “Рәсем җый”

Алдан алып барылган эш: рәсем карау “Кошлар”, әңгәмә “Кошлар нәрсә ашыйлар?”, кошлар турында шигырьләр һәм әссәрләр уку.

 

Белем бирү эшчәнлегенен барышы:

–                      Балалар, безгә кунаклар килделәр, алар белән исәнәшик. (Исәнмесез)

–                      Безгә тагын кем куннакка килгән? (Чыпчык)

–                      Әйдәгез, чыпчык янына барабыз. (Балалар өстәл янына басалар, өстәл өстендә д/у “Рәсем җый”, музыкаль уенчык – чыпчыкны кабызырга).

–                      Балалар, тыңлыйк, безгә чыпчык нәрсә сөйли?

–                      Чыпчык рәсем карарга җыенган, ә җил искән дә рәсемне тараткан. Хәзер ул белмий нәрсә анда ясалган иде. “Булышыгызчы миңа”,- ди чыпчык.

–                      Әйдәгез әле, балалар, чыпчыкка рәсемне җыеп бирәбез.

Д/у “Рәсем җый”

(Уен вакытында балаларны мактау)

DSCN0261

–                      Рәсемдә нәрсә ясалган? (Тәлинкәдә җиләкләр)

–                      Тагир, җиләкләр ниндий төстә? (Кызыл)

–                      Карина, тәлинкә ниндий формада? (Түгәрәк)

–                      Ә чыпчыклар җиләкләр ашыйлармы?

(Музыкаль уенчык – чыпчыкны кабызу)

 

–                      Минем дуслары бар, – ди чыпчык. Аларнын да җиләкләр ашыйсылары килә. Балалар, әйдәгез әле, чыпчыкның дусларына җиләкләр бергәләп ясык.

(Балалар рәсем ясый торган өстәлләр артына утыралар. Бармак белән (нетрадицион метод буенча) балалар җиләкләр ясыйлар. Рәсем вакытында аудио язуны “Чыпчыклар тавышы” кую. Балаларны рәсем ясаган вакытында мактау. Ясап бетергәч рәсемнәрне мольбертка элеп кую).

–                      Балалар, бүген безгә кунакка кем килде?

–                      Рузаль, чыпчыкка без нәрсә ясадык?

–                      Җиләкләр ниндий төстә?

–                      Сезнен рәсемнәрегез бик охшады чыпчыкка. Ул сезгә рәхмәт әйтә һәм саубуллаша.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“106 нчы “КЫЗЫКЛЫ УЕН” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘКИМОВА ТАҢСЫЛУ ФАТИХ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий