Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Көзге уңыш бәйрәме”

кэз5-6 яшьлек балалар өчен

 

А.б.: Балалар! Буген без халкыбызның иң гузәл бәйрәмнәреңнең берсе – Уңыш бәйрәменә җыелдык. Елның могжизалы фасылында, көн белән төн тигезләшкән вакытта, татар халкы бу бәйрәмне үткәргән.

Ребятки, сегодня мы с вами собрались на праздник урожая. Это день осеннего равноденствия, когда день равняется ночи.

 

1 бала: Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы ялангач.

Соңгы яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

 

2 бала: Көз килде, уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар,

Көзге бәйрәмгә!

 

“Яфраклар коела” җыры.

1 бала: Оча яфрак, уйный яфрак,

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген

Көзнең матур бәйрәме.

 

“Яфраклар белән бию” башкарыла. Бию тәмамлануга “Башаклар” булып киенгән балалар белән Көз керә.

Көз: Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезгә көзге байлык алып килдем.

Здравствуйте, мои маленькие друзья! Я пришла, вам осенние богатства принесла.

(Ипи тапшыра.)

Балалар: Рәхмәт!

А.Б.: Балалар, ә сез беләсезме, ипи безнең өстәлгә килгәнче нинди юллар аша үткәнен?

Ребята, а вы знаете как хлеб попадает к нам на стол?

 

Көз: Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

 

А.Б.: На поля сеятся зёрна, из зёрен вырастают колосья. Колосья набираются солнечным светом и теплом. Поэтому они жёлтенькие, а дождик поит колосики, они становятся сильными и крепкими. Осенью колосья собирают и отправляют на мельницу. Там из них делают муку. А из муки пекут хлеб, любимые пирожки. Вот видите сколько трудов приложено чтоб хлеб появился у нас на столе. Поэтому нужно ценить и беречь каждый кусок хлеба.

Көз: Ай-һай! Быел уңыш бигрәк мул булды! Ул кишер, помидор, чөгендер! Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңышым ничек күп!

 

4 бала яшелчә битлегендә чыгалар.

А.Б.: Әйдәгез уңыш турында җырлап алыйк.

 

“Уңыш җыры” башкарыла.

 

Көз: Яшелчәләрне җыеп бетердек. Хәзер бераз ял итеп алсак та була.

А.Б.: Бәлки без Көзне дә сынап карарбыз.

 

“Көз һәм балалар җыры” башкарыла.

 

Көз: Ә мин сезгә күңелле уеннар да алып килдем. Менә яфраклар, шушы яфракларны тизрәк кәрзингә җыегыз.

А.Б.: Приглашаются ребятки из младшей группы поиграть в игру “Собрать листочки в корзину”.

Көз: Ай! Һай! Нинди уңган балалар! Уңышны җыеп алдым, ә яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аерырга өлгермәдем.

А.Б.: Ребята, давайте соберем овощи и фрукты по корзинкам? Приглашаем ребят средней группы.

Көз: Рәхмәт сезгә ярдәмегез өчен! Минем кәрзиндә кулчатыр бар. Аның белән уйнап алырбыз.

А.Б.: Ребята татарской группы приглашаются на игру “Яңгырдан качабыз”.

Көз: Бигрәк уткен балалар! Алдагы уен “Яшелчәне тәме буенча таны”.

А.Б.: Сейчас поиграем в игру «Угадай овощ на вкус». Приглашаются ребята из старшей группы.

Көз: Булдырдыгыз! Ә хәзер соңгы уен “Галуш киеп йөгерү”.

А.Б.: Ребятки, давайте поиграем в последнюю игру «Бег в галошах».

Көз: Бигрәк матур уйнадыгыз, дусларым!

А.Б.: Безнең әле алтын көз турында җыр да бар.

 

“Алтын көз” җыры башкарыла.

 

Көз: Агачлар яфракларын койды, җәнлекләр кышка әзерләнеп бетте, барлык уңышны җыеп бетердек, кошлар җылы якка очтылар. Барысы өчен рәхмәт сезгә! Алдагы көннәрдә дә сезгә уңышлар телим. Муллыкта, рәхәт тормышта яшәгез, нәни дуслар!

 

Көз киткәннән соң, “Аккошлар биюе” башкарыла.

А.б.: Шуның белән безнең бәйрәм тәмам, икенче елга очрашканга хәтле.

 

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

Бөреле поселогы

“ТИЕНКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка җитәкчесе

ГАПТЕЛЬБАРОВА ГӨЛГЕНӘ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий