Яңа фикерләр:

postheadericon Исәнләшү сүзләре: Исәнмесез! Сәлам! Әссәламегаләйкем! Нихәл! Саумысыз!

Баланы исәнләшергә өйрәтәбез.

 

 Исәнмесез! Сәлам! Әссәламегаләйкем! Нихәл! Саумысыз!  (Ф.Юсупов)

 

Җир шарында яшәүче кешеләр бер-берсен нинди сузләр белән генә сәламләмиләр! Борынгы Кытай, Монго­лия, Мисыр кешеләре бер-берсен очратканда «Мал-туарыгыз тазамы!» дип сөйләшеп китә торган булганнар. Бу да — исәнләшү, иминлек теләү. Мал-туар таза булса, ашарга-эчәргә бар, гаиләнең жаны тыныч дигән сүз.

 

Зулуслар үзара очрашкан чакта «Мин сине күрәм» дип исәнләшәләр.

Тибетлылар баш киемнәрен уң куллары белән салып, сул кулларын колак артына куялар һәм телләрен чыгарып алалар.

 

Без, татарлар, «Исәнмесез!» дип исәнләшәбез. Кайвакытта ахырдан кешенең исемен да кушып әйтәбез: «Исәнмесез, Зифа ana!», «Исәнме, Мансур!» — дибез. «Саумысез!» дияргә дә була. Яшьтәшләрнең, дусларның бер-берсена «Сәлам!» дип эндәшүләре гаеп ителми. Тик берүк: «Салам, Таһир бабай” — дип исәнләшә курмәгез. Таһир бабагыз моңа бер дә сөенмәс.

Өлкәннәр белән беренче булып сез –  кечеләр исәнләшергә тиеш.

Кызларны беренче булып малайлар сәламли.

Бер үк кеше белән көненә берничә мәртәбә исәнләшмиләр. Вакытка карап «Хәерле иртә!”, «Хәерле көн!»,«Хәерле кич!» диярга була.

Күрдегезме инде, дөрес итеп исәнләшә белү узе бер һөнәр икән. Исәнләшә белеп тә, саубуллашырга оныта торган булсагыз, сезне барыбер тәрбияле бала димәсләр.

Саубуллашу сүзләребез берничә: «Хушыгыз!», «Саубулыгыз!», «Сау булып торыгыз!»

 

Исәнмесез, иптәшләр! (Х.Гарданов)

Мин иртә белән

Өйләргә керәм,

Иптәшләремнең

Хәлләрен беләм:

Исәнме, Гүзәл,

Исәнме, Рүзәл!

Исәнме, Мәрьям!

Исәнме, Галләм!

Сезгә, дусларым,

Иртәнге сәлам!

 

Исәнме, Азат!

Саумы, Салават!

Авырмыйсызмы?

Хәят һәм Булат!

Исәнме, Иркә!

Сәлам, Мәликә!

Хәерле иртә!

Хәерле иртә!

 

Тәртиплеләр (Ш.Галиев)

Кунак малае авылны

Үзенчә күреп таный.

– Исәнме, сыер апай, – ди,-

Исәнме, үгез абый!

 

Сыер апай, үгез абый

Аңа сокланып кала:

-Шәһәр – шәһәр шул инде,- ди,-

Нинди тәртипле бала!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий